Telegram Group Search
Баку-Грозный очкычы һәлакәте сәбәпле
Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе кайгы уртаклаша
РФ мөселманнары диния идарәсе рәисе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, мөфти Дамир Мөхетдинов Бакудан Грозныйга очкан «Әзәрбәйҗан авиалиниясе»нең пассажир очкычы һәлакәткә юлыгу сәбәпле кайгынамә белән мөрәҗәгать итте
Һәлакәт бүген иртән Казахстанның Актау аэропортында булган. Авиалайнерда 67 кеше, аларның 5се экипаж әгъзасы булган.
Күп миллионлы Россия өммәте исеменнән фаҗига — очкыч һәлакәте һәм кешеләрнең һәлак булуы сәбәпле, аларның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам. Россия мөселманнары гомерләре өзелгән һәм сәламәтлегенә зыян салынган экипаж һәм пассажирлар өчен кайгыруын белдерә, гаиләләренә һәм хезмәттәшләренә югалтуны кичерергә сабырлык һәм көч бирүен теләп, Аллаһы Тәгаләгә дога кылабыз, - диелә кайгынамәдә.

Соңгы мәгълүмат буенча, һәлакәттә исән калучылар да бар.

@DUMRF_TAT
ДУМ РФ татарча
Тарихи мәчеттә намазлар туктатылмаячак Мәскәүнең иң борынгы мөселман гыйбадәтханәсендә төзекләндерү эшләре башлана Бу хакта Тарихи мәчетнең имам-хатыйбы Рамил Садыйков белән сөйләшүдән билгеле булды. Ул 200 еллык гыйбадәтханәдә төзекләндерү эшләре шушы айларда…
Мәскәүдәге Тарихи мәчет вакытлыча ябылды
Архив документларында «Беренче татар мәчете» буларак билгеләнгән
Тарихи мәчеттә төзекләндерү эшләре башланды

2025 ел дәвамында көндәлек гыйбадәтләр мәчет территориясендәге махсус җиһазландырылган бинада укылачак.

Төзекләдерү эшләрен Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе һәрдаим күз уңыңда тота. Бу эш юнәлешенең җитәкчесе, дини идарәнең рәис урынбасары Рәфыйк Фәттахетдинов декабрь аеның соңгы атнасында объекттагы эшләрнең барышын карады. «Ремонт барышында бар коммуникацияне – җылылык, су белән тәэмин итү, ут, һава алыштыру, янгын куркынычсызлыгы системасын алыштыру планлаштырыла. Бинаның тышкы һәм эчке буявы, бизәлеше, шул исәптән михраб бизәлеше дә, алыштырылачак. Декор элементлары мәчетнең архив фоторәсемнәренә карап, элеккеге тарихи рәвешендә торгызылачак», - дип сөйләде ул.

Беренче татар мәчете Россия башкаласында сакланып калган иң борынгы мөселман гыйбадәтханәсе. 1823 елгы мәчет комплексы төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты.

@DUMRF_TAT
Хәйрияче Рәшит Баязитов белән хушлашлык
Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, мөфти
Дамир Мөхетдинов
Рәшит Баязитов вафаты сәбәпле, меценатның туганнарының кайгысын уртаклашты

«Татар халкының рухи тормышын торгызудагы аның күпкырлы эшчәнлеге туган авылы - Түбән Новгород өлкәсенең Камка авылыннан алып,
Себер төбәкләренә кадәр Россия буйлап мәчетләр төзү һәм аларны төзекләндерү кебек мөһим проектларда чагылыш тапты. Бу мираста Мәскәүнең Отрадное районындагы дини комплекс аерым урын алып тора, анда Рәшит Баязитов тырышлыгы белән православие часовнясы, синагога, мәчет һәм будда тарафдарлары гыйбадәтханәсе төзелде.
Дөньяга ачыклык, шәхси рухи эзләнү һәм татар рухи дөньясын кайгыртуы эшмәкәрнең, китаплар авторының, гыйбадәтханәләр төзетүченең үзенчәлекле «визит карточкасы»на әверелде», - диелгән Мөхетдинов имзалаган кайгынамәдә.
 
Рәшит Җаббар улы Баязитов туган авылы Камкада җирләнде.
Раббыбыз кардәшебезне җәннәте белән бүләкләсен иде 🤲🏻
 
@DUMRF_TAT
​​Коръән нәсыйхәте
Кылган гамәлләр йөрәктәге иман белән файдалы була:

وَالَّذِينَ كَفَرُوا أَعْمَالُهُمْ كَسَرَابٍ بِقِيعَةٍ يَحْسَبُهُ الظَّمْآنُ مَاء حَتَّى إِذَا جَاءهُ لَمْ يَجِدْهُ شَيْئًا وَوَجَدَ اللَّهَ عِندَهُ فَوَفَّاهُ حِسَابَهُ وَاللَّهُ سَرِيعُ الْحِسَابِ

«Аллаһка карышучыларның кылган эшләре чүлдәге рәшә кебек. Сусаган кеше аны су дип белә, якынрак баргач, анда берни булмый, әмма үзенең эшләгән гамәле янында Аллаһны таба. Аллаһ алдында ул хисабын тулы итеп бирә. Аллаһ — тиз хисап итүче» («Ән-Нур» сүрәсе, 39 а.)

Җомга көн мөбарәк булсын!

@DUMRF_TAT
Милади 2025 ел яки һиҗри белән 1446-1447 елларга мөселман бәйрәмнәре һәм истәлекле көннәр календарен тәкъдим итәбез
Мәсәлән, мөбарәк Рамазан ае уразасының беренче көне быел
1 мартта башланачак, иншәАллаһ.
30 март - Ураза гаете,
6 июнь - Корбан гаете,
26 июньдә һиҗри белән 1447 нче ел башланачак.

Онытмас өчен календарьны үзегезгә саклап куегыз, хөрмәтле милләттәшләр.

@DUMRF_TAT
​​Мөфти Гайнетдин: «Без үз илебезне яратабыз, без – Ватаныбыз балалары!»
2024 нче елга нәтиҗә
Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе эшчәнлегенә йомгак ясап, без ике төп юнәлешне аерып күрсәтәбез – РФ мөселманнары диния идарәсе корылтае һәм пленумнары билгеләгән бурычларны үтәүдә көндәлек эшчәнлекне һәм иҗтимагый юнәлештәге эшчәнлекне җәелдерү. Икенче юнәлеш террорчылыкка һәм диверсияләргә каршы торуны үз эченә ала, шулай ук Россия конституцион төзелешенең федератив нигезләре белән Россия җәмгыяте һәм Россия цивилизациясенең күп составлылыгы турында үзара гражданлык диалогына кагыла.

Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсенең 2024 ел эшчәнлеге турында тәфсилле язманы безнең рәсми сайттан укыгыз

@DUMRF_TAT
Раҗәб ае
Бүген — 31 нче декабрдә кояш баю белән раҗәб ае керә Раҗәб ае хәрам дүрт айның берсе, аның атамасы гарәп телендәге раҗәбә фигыленнән килеп чыккан һәм «олыларга, зурларга» дигән мәгънәне белдерә.

@DUMRF_TAT
​​Өч мөбарәк һәм дүрт изге (хәрам) ай
Раҗәб ае шәгъбан, рамазан айлары белән бергә 3 мөбарәк ай рәтендә. Шул ук вакытта һиҗри календарьдагы 4 хәрам (изге) айның берсе санала.
Бу хакта Коръәндә әйтелә:

إِنَّ عِدَّةَ الشُّهُورِ عِنْدَ اللَّهِ اثْنَا عَشَرَ شَهْرًا فِي كِتَابِ اللَّهِ يَوْمَ خَلَقَ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضَ مِنْهَا أَرْبَعَةٌ حُرُمٌ ذَلِكَ الدِّينُ الْقَيِّمُ فَلَا تَظْلِمُوا فِيهِنَّ أَنْفُسَكُمْ
«Хакыйкатьтә, Аллаһның айлар саны (елда) — ​унике. Аллаһның Китабында күкләрне һәм җирне яралткан көннән алып шулай язылган. Алардан дүрт ай — ​изге [хәрам]. Бу хак дин, һәм шуңа күрә аларда үзегезгә золым итмәгез…»  («Әт-Тәүбә» сүрәсе, 36 а.).
Әлеге зө-л-кагъдә, зө-л-хиҗҗә, мөхәррәм һәм раҗәб айларында кан кою һәм сугыш тыелган.
Өч мөбарәк ай
Раҗәб белән шәгъбән рамазан ае алдыннан килүче айлар. Моңа бәйле рәвештә, алар мөселманнар ураза тотарга әзерләнә торган вакыт булып тора. Бу айларның кайбер төннәрен Пәйгамбәребез Мөхәммәт салләллаһу галәйһи вә сәлламнең намазда үткәргән. Шундый төннәрнең берсе шәгъбан аеның 15 нче төне. Хәдисләрнең берсендә Аллаһ Илчесе: «Аллаһы Тәгалә шәгъбанның 15 нче төнендә дөнья галәменә рәхмәт күзе белән карар һәм Калб кабиләсенең сарыклары тиресендәге төкләр санынча [тәүбә кылучыны] гафу итәр», — дигән.
Раҗәб аенда 2 изге төн яшеренгән: рагаиб һәм миграҗ, ә шәгъбанда бәраәт төне бар. Алар Аллаһы Раббыбызның кешеләргә карата чиксез мәрхәмәте. Пәйгамбәребез Мөхәммәт салләллаһу галәйһи вә сәллам мондый дога кыла торган булган: «Йә Аллаһым! Раҗәб белән шәгъбан айларын безнең өчен мөбарәк кыл һәм безгә рамазан аен насыйп ит!». Бу сүзләргә Аллаһка инанучыларның Коръәндәге чакыруга буйсынып, рамазан аена әзерләнү теләге салынган. Шуның өчен дә мөселманнарны рухи һәм физик яктан рамазан аена әзерләүче раҗәб белән шәгъбан мөһим мәгънәгә ия.

@DUMRF_TAT
​​Мөфти Гайнетдинның һиҗри өч мөбарәк ай һәм милади яңа 2025 ел белән котлавы

Кадерле кардәшләрем!
Без бәрәкәтле вакыт – мөселман календарендә бер-бер артлы килүче өч ай – раҗәб, шәгъбан һәм рамазан айларына керәбез, әлеге айлар безгә холкыбызны өзлексез һәм даими рәвештә камилләштерергә, рухи яктан чистарынырга һәм Аллаһы Раббыбызга якынаерга дип бирелгән. 2024 елның 31 декабрендә кояш баегач туган раҗәб ае бер үк вакытта Коръәндә хәрам дип билгеләнгән дүрт айның берсе дә. Бу айда һәртөрле гөнаһлы, мәкерле, рәхимсез һәм гаделсез гамәлләрдән аеруча тырышып читләшергә кирәк. Бу мөбарәк айларда безнең бурыч - үз-үзебезне тәрбияләү, моңа фикерләребезне, хисләребезне, ниятләребезне һәм гамәлләребезне начарлыктан, ялганнан, ясалмалыктан, саранлыктан, куркаклыктан арындыру аша ирешелә. Бары тик Аллаһыга тапшырып, Аңа якынаеп һәм Аның ризалыгына омтылып, йөрәкләребезне очраклы, ясалма, үтеп китүчән һәр нәрсәдән арындыру гына безгә фани дөнья сынауларына каршы торырга эчке ныклык һәм көч бирә, шулай ук ахирәт бәхетенә өметләндерә. Иманлы бәндәсенә Аллаһы Тәгалә фани дөньяда яхшылыкка һәм җәмгыять файдасына хезмәт итәргә, гаделсез һөҗүмнәргә каршы торырга һәм тәкъва тулы шәхес үрнәге булырга көч бирә.
Бәрәкәтле өч айның башы гыйбадәтле тормышның яңа башлангычы буларак кабул ителә. Киләчәктә рухи яктан бары тик үсештә булыр өчен рухи омтылышны күтәрү, эчке дөньяны камилләштерү - мөселманның максаты.
Аллаһының рәхмәте, 2025 елда раҗәб ае белән дөньяви календарь елы бер көндә башлана. Һәм һәр яңа елны без, аны мәгънәле итеп яшәргә, бу елны яхшы гамәлләр белән тулыландырырга, аны үзебез һәм якыннарыбыз өчен файдалы итәргә, әби-бабаларыбыз васыять иткән намус һәм каһарманлык кебек дәрәҗәле сыйфатларга лаеклы булырга дигән ниятләрдән башлыйбыз.
Бүген без Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итеп, якынлашып килүче 2025 ел гаиләләребез, җәмгыятебез һәм дәүләтебез өчен бердәмлек, берләшкәнлек, тынычлык һәм игелеклек елы булсын дип сорыйбыз. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә ияреп, Раббыбызга: «Йә Аллаһ, раҗәб белән шәгъбан айларын безгә мөбарәк кыл һәм рамазан аен насыйп ит», - дигән догада калабыз.

Баш мөфти шәех Равил Гайнетдин,
Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисе

@DUMRF_TAT
​​Хәрам һәм мөбарәк айларда ураза
Рамазан аенда ураза тотудан тыш, Аллаһның Илчесе салләллаһү гәләйһи вә сәллам шулай ук мөхәррәм, шәгъбан һәм раҗәб айларында өстәмә уразаларга аерым игътибар биргән. Ләкин ул Рамазаннан башка бер айда да өзлексез ураза тотмаган. Аллаһның Илчесе «ай буе» ураза тоткан дигән риваятьләрне «айның күп өлешен» дип аңлау дөресрәк булыр.

Сәхабә Усәмә ибне Зәйд Пәйгамбәребезгә мөрәҗәгать итеп: «Йә Аллаһның Илчесе, мин синең шәгъбандагы кебек ураза тотуыңны күргәнем булмады», - дигән. Моңа Пәйгамбәребез: «Кешеләр раҗәб белән рамазан арасындагы айга игътибарсыз. Югыйсә, гамәлләребез нәкъ шушы айда Раббыбызга ирешә. Мин гамәлләремнең Аңа ирешүен телим һәм шуңа күрә ураза тотам», - дип җавап биргән. (Әхмәд, ән-Нәсәи).

Хафиз ибне Хаҗәр әл-Әскаләни фикеренчә, «әлеге хәдис раҗәбнең рамазан белән тиң булуын күрсәтә, һәм кешеләр раҗәб аенда рамазандагы кебек гыйбадәт кыла, ә шәгъбанга илтифатлы түгел. Һәм шул сәбәпле Пәйгамбәребез шәгъбанда ураза тоткан. Әлеге хәдис шулай ук раҗәб аендагы уразаның дәрәҗәсенә ишарәли, бу хакта сәхабәләргә билгеле булган һәм алар аны үтәгән» («Табгин әл-гүҗәб»).

Бөек хәдис белгече имам ән-Нәвәви болай язып калдырган: «Безнең кардәшләр (шәфигый галимнәр), хәрам айлар - зө-л-кагъдә, зө-л-хиҗҗә, мөхәррәм һәм раҗәб айларында ураза тоту киңәш ителә, ә аларның иң яхшысы мөхәррам аендагысы, дигән» («әл-Мәҗмүг»).

Имам Шәмсетдин әр-Рамли «Ниһаятүл-мухтаҗ» (3/211) китабында болай дип яза: «Белеп тор: Рамазаннан соң ураза тоту өчен хәрам айлар (зө-л-кагъдә, зө-л-хиҗҗә, мөхәррәм һәм раҗәб) - иң яхшысы. Аларның да иң яхшысы - мөхәррәм, аннан соң раҗәб. Бу нәтиҗә, башка тыелган айларга караганда раҗәбкә өстенлек биргән галимнәр белән булган каршылыктан чыгу юлы. Аннан соң калган айлар килә, һәм алар тигез; аннан соң шәгъбан килә», - дип яза.

Аллаһ яхшырак белүче!

Мәгълүмат «Ислам через призму хадисов» китабына таянып әзерләнде @DUMRF_TAT
Галимнәр нәсыйхәте Кешенең табигате сәламәт, акылы тирән, хыялы киң, фикерләве җитез, күзе ачык булса, шул вакытта сүзе дә матур булыр.
Табигате бай булган кешегә телнең фәкыйрьлеге кыенлык тудырмас яки кешенең табигате бай икән, аның теле бервакытта да фәкыйрь булмас.


Муса Җаруллаһ Бигиев
(1875-1949)

Җомга көн мөбарәк булсын!

@DUMRF_TAT
​​Мөселман корылтае белән төгәлләнгән кавышу тарихы
Муса Бигиевның 150 еллыгы
Әйтергә кирәк ки, Муса әфәнде белән Әсма-Галия ханымның туйлары Чистай каласында узган тантана гына түгел, аңа Русия мөселман җәмәгатчелеге тарихында да әһәмиятле бер вакыйгага әйләнергә насыйп була. Татарлар арасында сәяси хәрәкәт инде күптән башланганга күрә, мулла Ибраһим Камаловның булачак кияүләре һәм дусты Муса әфәнденең, туган сеңлесе Әсма-Галия белән никах көннәрен тәгаенләр өчен Петербурга килүе дә шул хәрәкәтнең бер эпизоды булып калырга хаклы. Форсаттан файдаланып, Камалов ул көннәрдә башкалада җыелган мөселман сәяси активистларын 20 майда Чистайга кунакка – Муса Бигиев белән Әсма Камалованың туй мәҗлесенә чакыра. Туйда бәйрәм итү белән бергә, Русия мөселманнарын борчыган мәсьәләләр турында зур сөйләшү үткәреләчәге турында да кисәтә. Шулай итеп Чистайга биш йөзләп туй кунагы килеп төшә: арада зыялы, алдынгы карашлы, дәртле-гайрәтле, милли мәдәният, дин, мәгърифәт, матбугат өлкәләрендә инде танылып өлгергән милләтпәрвәр затлар күп булганлыктан, туйдагы сохбәтләр милли яңарыш, Русиядә татар вазгыяте, милли мәгариф, дин мәсьәләләре кебек мәүзуглар турында бара. Нәтиҗәдә, нәкъ менә шушы туй барышында Бөтенрусия мөселман корылтае үткәрелүенең кирәкле һәм вакыты җиткән бер чара булуы турында фикергә киленә.
Чистайда 20-22 майда үткәрелгән киңәшмәнең Казан губернасы жандарм идарәсе документларында «1 нче мөселман корылтае» (1-й мусульманский съезд) дип аталуы, бер яктан, әлеге вакыйганың тарихи масштабын яхшы күрсәтә. Икенче яктан, татар халкының һәм ислам диненең киләчәгенә карата зур планнар корып иленә кайткан, омтылыш вә ниятләрен тормышка ашырыр өчен җиң сызганып эшкә тотынган Муса әфәнденең хәтта туе да Русия мөселманнарының иҗтимагый тәрәкъкыятенә хәлиткеч тәэсир ясаган символик бер вакыйгага әйләнүе игътибарга лаек.

Муса Җаруллаһ Бигиев: фәнни-биографик җыентыктан (автор-төзүче: Айдар Хәйретдинов)
Рәссам Л. Хәсьянова рәсеме, «Мәдинә» нәшрият йортының шәхси коллекциясеннән (сурәтне аерым гына рөхсәт белән кулланырга)

@DUMRF_TAT
Сәхабәләр догасы
Йә Раббым!
Миңа бәлаләр, кайгы-хәсрәт, я гөнаһлар язылган булса [Ләүхел-мәхфүздә], ул язылганны юк итүең өчен ялварам! Син Кодрәтең белән юк итә аласың, ныгыта аласың. Син Уммүл-Китаб Хуҗасы. Язылганны бәхет-сәгадәткә, мәгъфирәтеңә, рәхмәтеңә әверелдерүеңне сорап ялварам.🤲🏻

Җомга көн мөбарәк булсын!

@DUMRF_TAT
​​Удачныйдагы Ислам үзәгендә ремонт эшләре янә дәвам иттерелә
Саха-Якутия республикасының әлеге кырыс табигатьле каласында мөселман оешмасы 2015 елда теркәлде. Мәхәллә Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе карамагында эшли.
Удачный шәһәрендә әлегә мәчет юк. Шулай да мәхәлләнең дәресләр һәм намаз үткәрергә аерым агач бинасы бар. Аны киңәйтү эшләре инде ике ел дәвам итә.
Саха-Якутиядә кыш озын һәм салкын 56 градуска кадәр җитә. Быелгы ягулык сезоны алдыннан кардәшләребез бинанының моңарчы кулланган өлешендә җылыту эшләрен төгәлли алган һәм үзәк җылыту системасына ялганган.
Алмаз ятмалары өстендә урнашкан каладагы мөселман үзәгендә ремонт эшләрен төгәлләү еш кына акча булуга гына да бәйле түгел. Кышкы шартлардагы махсус юл, аның вакытында ачылуы һәм бу “зимник” аша ташыла торган төзелеш материалларының калага килеп җитүеннән дә күп нәрсә тора.
Удачный мәхәлләсе рәисе, имам-хатыйб Руфат Хәләвиев билгеләп узганча, РФ мөселманнары диния идарәсенең даими матди ярдәме аларга күп мәсьәләрне хәл итәргә булыша. Декабрьнең соңгы көннәрендә Руфат хәзрәттән дини идарәгә, мөфти Гайнетдин исеменә хат килеп иреште. Ул рәхмәт сүзләре белән сугарылган. “Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе һәм шәхсән мөфтиебез шәех Равил Гайнетдиннең, Удачныйда дини оешма булдырылганнан бирле инде 9 ел дәвамында, һәрьяклап ярдәм күрсәтүе, Якутиядә динебезне торгызу эшендә бәяләп бетергесез ярдәм. Бергәләп куелган көч һәм матди ярдәм нәтиҗәсендә без бурычларны яптык һәм Ислам үзәге бинасын торгызу буенча ремонт эшләрен дәвам итә алдык”, - диелә, аның мөфти Гайнетдин исеменә юллаган хатында.
Шул ук вакытта имам-хатыйб Удачный шәһәрендәге Ислам үзәге бинасы ремонтын тизрәк төгәлләү өчен мөселманнарның ихтыяҗларына битараф булмаган кешеләрнең ярдәменә мохтаҗлыгын яшерми. Аллаһның әҗеренә ирешергә теләсәгез, бар мәгълүмат Удачный мөселман оешмасының рәсми сайтында һәм рәсми сәхифәләрендә бар:
Мәхәлләдә исә гадәти тормыш дәвам итә: намазлар, кичке дәресләр алып барыла. Балалар белән дәресләр вакытлыча туктатылган, ремонт эшләрен төгәлләгәч башланачак.

@DUMRF_TAT
​​Мәскәү Җәмигъ мәчете бер җәй белән бер көз эчендә төзелгән
1904 елның декабрь аенда җәмәгать намазлары даими укыла башлаган
Мәскәү Җәмигъ мәчетендә беренче намаз 120 ел элек укылган! Шул вакыттан бирле миллионлаган мөселман бу җирдә Раббысына сәҗдә кыла.

1901 елда Касыйм сәүдәгәре Хәбибулла Акбулатов белән Малмыж мещаны Сабирҗан Бакиров башкаланың Выползов тыкрыгында җир сатып алганнар. Мәчетне Мәскәү сәүдәгәре Салих Ерзин акчасына төзегәннәр һәм ул 1904 елның җәе белән көзендә төзелеп бетә. Шул елның декабрендә үк мулла Бәдретдин Алимов биредә беренче намазны җитәкли.

Мәскәү Җәмигъ мәчете
2015 елда яңартылды. Россия Президенты Владимир Путинның сәяси ихтыяры, баш мөфти шәех Равил Гайнетдиннең тәкъдиме һәм хәйрияче Сөләйман Кәримовның акчасына мәчет тулысынча яңартылды һәм киңәйтелде.

1994 елда мәчет нигезендә мөфти Гайнетдин җитәкчелегендә Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе оештырылды. Бүген ул илнең 60 төбәгендә эшләүче мәхәлләләрне берләштерә.

Мәскәү Җәмигъ мәчете - рухи-әхлакый кыйммәтләр таянычы, милли мәдәнияткә һәм туган телгә сакчыл мөнәсәбәт гәүдәләнеше.
21 нче гасыр башына кадәр вәгазьләр мәчеттә татар телендә генә алып барылган. Бүген дә Җәмигъ мәчеттә туган телебезне хөрмәт итәбез һәм аны саклыйбыз. Дөньяга тынычлык, махсус хәрби операциядә катнашучы ватандашларыбызга исәнлек, Ватаныбызга җиңү сорап, Аллаһы Тәгаләгә татарча ялварган догалар да һәрдаим яңгырый.

Мәскәү Җәмигъ мәчетенең 120 еллыгы уңаеннан әзерләгән кыска гына видеода мәчет тарихының төп дәверләре күрсәтелә: төзелешкә рөхсәт документлары, мәчетнең иң борынгы - 1906 елгы фотосурәте, 1945 елгы Корбан гаете, 2015 елга кадәрге бина, яңартылган мәчет ачылышы, мәчеттә хезмәт иткән имамнарның сурәтләре һ.б.

@DUMRF_TAT
2025/02/23 16:19:58
Back to Top
HTML Embed Code: