Telegram Group Search
37 яшьлек Рафик, хатыны һәм улы белән Самарадан килгән. Баланың сәламәтлеге белән проблемалары булган. Гаилә аларга ярдәм итә алырлык белгечне озак эзләгән. Узган елны Казаннан остеопат Ләйлә Бәйрәмова турында ишетәләр. Хатын-кыз даими рәвештә кеше үзе өчен эшләгән бөтен нәрсә дә, җан һәм тәннең яңадан тууы дигән идеяне алга сөргән. Ул, кабул итүгә терелүгә ышанган кешеләргә генә килергә кирәк, дип раслый, чөнки аның командасы күңел дәрәҗәсендә эшли. Сабыйның әти-әнисе процедуралар курсын сатып алганнар.
Гаилә клиникага көндезге сәгать икеләр тирәсенә килгән. Процедуралар тәнәфесләр белән берничә сәгать барган. Рафик сүзләренчә, остеопат төрле манипуляцияләр үткәргән: бөтен көченә баланың башын аякларына таба тарткан, бер мизгелдә баланың тыны кысыла башлаган, ә аннары аңын югалткан һәм зәңгәрләнгән. Сабыйны аңга китергәннәр, ләкин остеопат
Тулырак: https://intertat.tatar/news/osteopat-massazynnan-ulgan-sabyiny-gaila-8-el-kotkan-gaeplanuce-belgec-irekta-5870721
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
2025 елның беренче ае әкренләп үтеп бара. Яңа тормыш башладыгызмы инде?😂

Рәмис Гыйльметдинов видеосы
Иртәгә һава торышы нинди булачак?

⚡️Тулырак: https://intertat.tatar/news/23-gyinvarga-hava-torysy2325-5870725
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Салават Фәтхетдинов татар хатын-кызлары турында🔥 Килешәсезме?

📹 Зөлфия Шәвәлиева
Өч аякта торучы бияне ничек сауганнарын күргәнегез бар идеме?

ВИДЕО: https://intertat.tatar/news/oc-ayakta-torucy-biyane-saugannaryn-kurganegez-bar-ideme-5870710
«Минем яңа йөземнән куркалар». Кәләшенең энесе гарипләндергән егет эшсез һәм ялгыз калган

Тулырак: https://intertat.tatar/news/minem-yana-iozemnan-kurkalar-kalasenen-enese-gariplandergan-eget-essez-ham-yalgyz-kalgan-5870586
Самарада бик бай әби ярты миллиардыннан колак каккан, ул моны халыкка чыгарырга теләми

Тулырак: https://intertat.tatar/news/samarada-bik-bai-abi-yarty-milliardynnan-kolak-kakkan-a-ul-mony-xalykka-cygaryrga-telami-5870715
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Алия Закирова җырлый😍Баянда Радик Кадыйров🎶

📹 Зөлфия Шәвәлиева
Журналист Ләйсәнә Садретдинова: «Хәдичә әбиемә 105 яшь тулды»😍

⚡️Тулырак: https://intertat.tatar/news/zurnalist-laisana-sadretdinova-xadica-abiema-105-yas-tuldy-5870707
– Маллар асрау безгә юаныч бирә, – дип дәвам итте Миңнулла абый. – Икебез дә беренче тормыш иптәшләребезне җирләдек. Аннан соң 33 яшендә кызыбыз авариядә һәлак булды... Безнең күрмәгәннәр калмагандыр инде. Тормышыбыз, күргәннәребез турында китап язарлык, берәр китап язучыны җибәрегез әле безгә!

Мин 18 яшемдә Әфган сугышына киттем. 1 ел да 8 ай анда булдым. Нәрсә генә күрмәдем инде: үтереш, агып яткан кан… Үтерделәр дә, кыйнадылар да. Тыныч тормышка кайткач, эретеп ябыштыручы булып эшләдем. Авыл җиреннән беркаяда китәсем килмәде. Өйләндем, тик хатынымны югалттым...

Аннан, кызымны… Кызым вафат булуын нык авыр кичердем. Беренче хатынымныкы булса да, Рәүфә апаң аңа «җил-яңгыр тидертмичә», ятимлекне тойдырмыйча 5 яшеннән үстерде.

⚡️Тулырак: https://intertat.tatar/news/ungannarga-unys-elmaya-acy-kaigylarga-yuanycny-kuplap-syer-asrauda-tapkannar-5870692
Фирдүс Тямаев әнисе янында хастаханәдә: «Бар әниләр дә исән-сау булсын!»

Тулырак: https://intertat.tatar/news/firdus-tyamaev-anise-yanynda-xastaxanada-bar-anilar-da-isan-sau-bulsyn-5870728
Россиядә иминият һәм хәрби пенсияләрне 9,5 процентка индексацияләячәкләр

https://tatar-inform.tatar/news/rossiyada-iminiyat-ham-xarbi-pensiyalarne-95-procentka-indeksaciyalayacaklar-5899418
«Алар күзләрен миннән яшерде. Аннары эштән китәргә кирәклегенә ишарәләделәр. Мин бит кешеләр белән эшлим, ә минем яңа йөзем кешеләрне куркыта», – ди Евгений.

Эшсез калганнан соң, Евгений сөйгәнен дә югалта. Судта шаһит булып катнашкан хатын сөйгәненең яңа кыяфәтен кабул итә алмавын әйтә.

Ул миндә җирәнү хисе тудыра.....

https://intertat.tatar/news/minem-yana-iozemnan-kurkalar-kalasenen-enese-gariplandergan-eget-essez-ham-yalgyz-kalgan
УЗИда игезәкләр көтүемне белдем. Ирем: «Итәк-җиңнәрне җыебрак яшәргә туры киләчәк», – дигәч, мин аптырадым. Әмма ул ачыклап берни дә әйтмәде.

Ә бераздан буш фатирга кайтып кердем: иремнән җилләр искән. Ул мин өйдә юк чакта әйберләрен җыйган да, чыгып киткән. Шалтыратып карадым – җавап бирми. Мин аптырашта.

Әнисенә шалтыраттым. Ул ризасызлык белдерде, балаларың башка ирдән, ди. Янәсе, аның улының балалары була алмый икән. Ул инфекцион авыру белән авырган да, табиблар аңа балаң булмый дигәннәр. Ирем номерын алыштырган...

https://intertat.tatar/news/igezaklar-kotuemne-belgac-irem-taslap-kitte-5870488
Чит ил агентларыннан көләр өчен язмалар әзерләгән Казан журналисты Җәмилә Садриева хәзер үзе өчен борчыла

https://intertat.tatar/news/cit-il-agentlarynnan-kolar-ocen-yazmalar-azerlagan-amila-xazer-uze-ocen-borcyla-5870731
Самарадагы Тарихи мәчеттә музей ачылачак

Сембер фабриканты, Самара шәһәренең элеккеге Казан, ә хәзерге Алексей Толстой урамындагы мәчет төзелешенең баш меценаты булган Тимербулат Акчуринның эш өстәле бу музейның иң уникаль әйберләре арасында. Аны мәчет Советы рәисе Госман хаҗи Илингин Ульяновск өлкәсенең Барыш район үзәгеннән алып кайткан.

Акчуриннар гаиләсенең төп предприятиеләре революциягә кадәрге чорда шунда урнашкан булган бит. Шулай ук булачак музей фондында XVIII гасыр самавырлары, бакыр комганнар, Алтын Урда чоры тәңкәләре һәм башка бик күп борынгы әйберләр бар…


https://tatar-inform.tatar/news/samaradagy-tarixi-macetta-muzei-acylacak-5899357
2025/01/23 07:12:54
Back to Top
HTML Embed Code: