Авылда мал суеп ит тураучы абзый белә микән түшнең менә шушы өлеше рибайга, менә шушы өлеше филе-миньонга бара икәнен?
Фәлән көнне Фәләновлар хуҗалыгында үгез бозау суела. Бер ал бот, рибай, стриплойн буш. Кирәк кеше шалтыратыгыз.
Укучыбыз иҗаты
Укучыбыз иҗаты
Бераз татарча FM-радиолар тыңладым. Хәзер яшьләр арасында татар җырларын русча акцент белән җырлау модада икән. Моның өчен бары тик бөтен сузык авазларны русча "э" авазына алыштырырга гына кирәк: "минэм", "синэ", "яратамэн", "бэз бэргэ", "мэңгэгэ"...
Шундый эшләр бар. Фәлән сәгать 00 минуттан иртә чыга алмыйсың. Шуңа күрә 10-15 минут кала проходнойда аяк басар урын калмый кеше җыела. Сезнең эш андый түгелдер бит?
Бер психолог әйтә, чибәр кызларга бик авыр ди, бөтен ир-ат алар белән заигрывать итәргә генә тора ди. Сез андый кыз түгелдер бит?
«Матбугат.ру»га билгеле булганча, «Таяну ноктасы» алып баручысы Луиза Закирова 18 ел эшләгәннән соң ТНВдан китә
Тулырак: https://matbugat.com.ru/news/?id=46458
Тулырак: https://matbugat.com.ru/news/?id=46458
Җиләк-җимешне кышка катырып кую модасы кергәннән бирле иткә урын юк. Сезнең дә шулаймы?
Ярый әле кыш көне сатарга дип җәйдән күпләп көрәкләр алып куймаганбыз. Ә бит узган елгы кыштан соң андый фикерләр бар иде.
Дөрес итеп хисап тотарга өйрәтәм сезне хәзер. Әгәр дә күрсәткечләрегез 10 процентка кимегән икән, "менә 10 процентка кимеде шул әле" дип мәмиләнеп акланып тормагыз. "Безнең фаразлар буенча 20 процентка кимергә тиеш иде, әмма безнең тырышлыгыбыз нәтиҗәсендә 10 процентка гына кимеде" дип хисап тотыгыз.
Кайбер җырчылар бөтенләй югалды, име? Мәсәлән, теге кем. Кем әле ул? Исеме дә искә төшми инде менә.