Telegram Group Search
Русиянең төрле төбәкләрендә журналистлар һәм хокук яклаучыларда тентүләр уза. Сыктывкарда «Револьт-үзәк» мәдәни киңлегендә тентү дәүләткә хыянәт турындагы җинаять эше белән бәйле булырга мөмкин.

Бүген, 8 июль иртәсендә хокук саклау оешмалары хезмәткәрләре Русиянең төрле төбәкләрендә журналистларна тентү белән килгән, дип хәбәр итә ОВД-Инфо.

🔻Калининград шәһәрендә — Sotavision белән хезмәттәшлек иткән журналист Екатерина Ткачевада, ә Карелиядә — «Новая газета» белән эшләгән журналист Валерий Поташовта тентү уздырылган.

🔻"Общественный вердикт" хәбәр итүенчә, Йошкар-Олада хокук яклаучылар Ирина Протасова һәм Ольга Васильева йортларында тентү үткәрелә.

🔻Медуза язуынча, Иркутскида — җәзалардан зыян күргән тоткыннар хокукларын яклаган хокук яклаучы Святослав Хроменковта тентү узган.

🔻Моннан тыш, Сыктывкар шәһәрендә ФСБ хезмәткәрләре «Револьт-үзәк» бәйсез мәдәни платформага тентү белән килгән. Север Реалии басмасы бу дәүләткә хыянәт турындагы җинаять эше белән бәйле булырга мөмкин дип яза, ләкин "Новая газета Европа" моны кире кага. SOTAvision хәбәренчә, Ткачевадагы тентү дә "Револьт-үзәк" һәм дәүләткә хыянәт турындагы җинаять эше белән бәйле.
🤬1😢1
Безнең тавышны БМОда да, базарда да ишетергә тиешләр

Июль башында Берлинда Русия асаба халыкларының ябык форумы узды. Активистларның иминлеге максатларыннан чыгып, әлеге чара хакында алдан игълан ителмәде, оештыручылар деколонизация тарафлы җәмәгать активистларын шәхси чакырулар аша туплады. Азатлык Радиосы журналисты да әлеге очрашуда булды.

Ике көнлек түгәрәк өстәлләр, дискуссия панельләре, ачык бәхәсләр вакытында асаба халыклар һәм халыкара хокук, Русиядә тарихның милли үзтәңгәллекне юуу чарасы буларак кулланылуы, асаба халыкларның үзенчәлекле белем мирасы, сугышка каршы феминизм хәрәкәте, асаба халыкларның каршылык хәрәкәте хакында сөйләшенде.

👉Мәкаләне монда укыгыз.
👍7🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Хөкемдар Ризван Йосыпов балаларының АКШ ватандашлыгы булуын раслаган, әмма бу хакта Русия хакимиятләренә белдерелде дигән. Татарстан Югары мәхкәмәсе хөкемдары Ризван Йосыпов сүзләренчә, аның хатыны Эльвира һәм 19 яшьлек улы Гаязга АКШ ватандашлыгы турында…
Татарстан Югары мәхкәмәсенең элекке хөкемдары Ризван Йосыповның улына Америка ватандашлыгын яшерү өчен штраф салынган

Гаяз Йосыпов 40 000 сум штрафка тартылган.

Мәхкәмә эше быелның март аенда башланган. Апрель ахырында эшне вакытлыча туктатканнар — гаепләнүченең мәхкәмәдә катнашу мөмкинлеге юк дип күрсәтелгән. Шул ук вакытта эш карточкасында "гаепләнүченең кайда булуы билгеле" диелгән. 21 майда эш яңадан дәвам иттерелгән. Гаяз Йосыповның мәхкәмәдә ничек акланганы билгеле түгел.

Mash Iptash мәгълүматына караганда, аның әнисе — Эльвира Йосыповага ачылган җинаять эше Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә карала. Әмма мәхкәмә сайтына караганда, эш әле башланмаган — эш материаллары хөкемдарга 20 июньдә тапшырылган. Мәхкәмә мәгълүматларына караганда, Йосыповага чит ил ватандашлыгын хәбәр итмәүгә кагылышлы ике эпизод нигезендә гаепләү белдерелгән.

Татарстан Югары мәхкәмәсе хөкемдарының балаларының АКШ ватандашлары булуы 2023 елда ачыкланган иде. Гаилә моны җентекле яшергән. Хәзер Ризван Йосыповны шуның өчен вазифасыннан мәхрүм итәргә тиешләр, дип язды Mash.

Басма мәгълүматынча, Ризван һәм Эльвира Йосыповлар балаларын Америкага барып тудырулары турындагы мәгълүматны яшергән, Казанда, өйдә тудылар дип алдаган. Ә балаларының ватандашлык алу эшләрен яшерен генә АКШ консуллыгы аша эшләгәннәр диелә.

Mash каналы мәгълүматына караганда, тикшерү барышында Ризван Йосыповның улының телефонында чит ил кешеләре белән язышу табылган — ул анда АКШта хәрби хезмәт үтү мөмкинлекләре белән кызыксынган.

2025 елның июнендә Ризван Йосыпов Татарстан Югары мәхкәмәсе хөкемдары вазифасыннан китүе рәсми рәвештә билгеле булды.

Йосыпов бу вазифада 2010 елдан бирле эшләде.

Ул Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормашның тикшерү изоляторында тотуны озайтучы хөкемдарларның берсе булды.

👉Тулырак монда укыгыз.
4🔥1👏1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Русиянең төрле төбәкләрендә журналистлар һәм хокук яклаучыларда тентүләр уза. Сыктывкарда «Револьт-үзәк» мәдәни киңлегендә тентү дәүләткә хыянәт турындагы җинаять эше белән бәйле булырга мөмкин. Бүген, 8 июль иртәсендә хокук саклау оешмалары хезмәткәрләре…
ФСБ «7x7» проектының элеккеге мөдире һәм «Револьт-үзәк" оештыручыларның берсе Павел Андреевка каршы дәүләткә хыянәт итү турында җинаять эше ачкан.

Русиянең Комидагы ФСБ идарәсе Павел Андреевка каршы дәүләткә хыянәт итү маддәсе нигезендә (Русия Җинаять кодексының 275нче маддәсе) җинаять эше кузгаткан. Бу хакта «Комиинформ» һәм ТАСС хәбәр итә.

Тикшерү мәгълүматына караганда, 2019 елдан башлап Андреев "чит ил махсус хезмәтләре вәкилләренә Русия иминлегенә каршы юнәлдерелгән эшчәнлектә ярдәм күрсәткән һәм акча алган", шулай ук "НАТО илләре вәкилләре һәм Русиядә күзләү һәм диверсия эшчәнлеге алып баручы чит ил махсус хезмәтләренең оешмалары белән яшерен элемтәләр урнаштырган".
👎1🌚1
Apple Русия тел активистларының үтенечен тыңлады. iPhone-га милли телләрдә клавиатуралар өстәү таләбе уңышка ирешерме?

Бу хакта язманы 👉 безнең сайтта укыгыз.
🔥103
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 9 июль, чәршәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Татарстан җирлегендә иртәнге 2:45 сәгатьтән дрон һөҗүме кисәтүе кертелде.

🔸Мәскәү янында ике дрон бәреп төшерелгән. Бу хакта шәһәр мэры Сергей Собянин хәбәр итте. Шереметьево һава аланы очышлар җибәрми һәм кабул итми.

🔸Курски өлкәсе җитәкчелеге белдерүенчә, "Городской" пляжына һөҗүм нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган, өчесе дә ирләр. Җиде кеше яраланган, шул исәптән, биш яшьлек малай.

🔸Русия бүген төнлә Украинага 740 дрон һәм ракет җибәргән. Бу сугыш башланганнан бирле иң зур һөҗүм.

🔸АКШ күзләү идарәсе үзәге башлыгы Джон Рэтклифф президент Доналд Трампка Украинада химик корал куллануның дәллиләрен китерергә әзер дип белдерде.

🔸Русиянең Псков өлкәсендә дрон һөҗүме һәм аның нәтиҗәләре турында нинди дә булса мәгълүмат, шул исәптән фото һәм видео тарату тыелды.
🔥2
ФСБ Сарытау өлкәсендә тимер юл күперен шартлатырга җыенган кешене үтерүләрен белдерде

ФСБ белдерүенчә, Русия ватандашы тимер юл күперен шартлатырга, Украина Кораллы көчләренә кушылырга теләгән. Яшерен урыннан шартлаткыч алып чыккан вакытта аны кулга алырга тырышканнар, ләкин ул корал тотып каршылык күрсәткән, һәм нәтиҗәдә атып үтерелгән. Башка нечкәлекләр китерелми.

Ел башыннан Русиянең төрле төбәкләрендә ФСБ хезмәткәрләре террор гамәлләре һәм диверсияләр әзерләүдә шикләнелүчеләрне тоткарлау вакытында 10лап кешене атып үтергән.

Һәр очракта да каршылык күрсәтү турында әйтелә. Февраль аенда, мәсәлән, шул ук Сарытау өлкәсендә губернаторга һөҗүм әзерләгән дип шикләнелүче кешене ФСБ вәкилләре атып үтерде.

Шулай ук махсус хезмәттләр Псковта вокзалны шартлатырга теләгән дип фаразланучы Үзәк Азиядә туган ике кешене, һәм Мәскәү тирәсендә "яһүдләрнең дини оешмаларына" һәм метрога һөҗүм әзерләгән дип шикләнелгән бер кешене атып үтерүләре турында хәбәр иткән иде.
🌚3🤬2😢1
Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русияне ике эш нигезендә гаепле дип тапты: MH17 очкычы казасы һәм Украинада кеше хокуклары бозу

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе, Украина һәм Нидерланд биргән шикаятьләр нигезендә, Русияне ике эштә гаепле дип тапты. Бу эшләр Донбасс күгендә бәреп төшерелгән MH17 рейсына һәм Украинада кеше хокукларының тупас бозылуына кагыла, дип хәбәр итә Associated Press.

Мәхкәмә нәтиҗәләренә караганда, 2014 елда 298 кешенең үлеменә китергән очкыч казасы өчен җаваплылык Русия өстендә. Бу — Мәскәүне әлеге вакыйга өчен гаепле дип таныган беренче халыкара мәхкәмә карары.

🔻Украинадан килгән шикаятьләр нигезендә дә мәхкәмә Киев ягына басты. Украина ягы 2014 елдан башлап Русия тарафыннан кеше хокукларының даими бозылуы турында хәбәр иткән. Шул бозулар арасында: газаплаулар, иректән канунсыз мәхрүм итү, кешене кимсетүле мөгамәлә, мәҗбүри хезмәткә тарту, украин балаларының канунсыз күчерелүе, тыныч халыкны үтерү кебек очраклар бар.
Бу да — халыкара мәхкәмәнең беренче тапкыр Русияне Украинадагы кеше хокукларын бозуда җаваплы дип таныган очрагы.

🔻2014 елның 17 июлендә Амстердамнан Куала-Лумпурга очкан "Малайзия һава юллары" очкычы бәреп төшерелде. Тикшерүчеләр дәлилләгәнчә, бортны Русиядә эшләнгән ракет шартлаткан. Очкыч калдыклары Украинаның Русия яклы фетнәчеләр җирлегенә төшә. Очкычта булган барлык 298 юлчы да һәлак була.
4🔥1
Бүгенге көнгә Азатлык Радиосы Татарстан белән Башкортстаннан сугышта үлгән 11802 кеше турында мәгълүмат таба алды.

Сугышта үлгән хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.


Русия буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан — беренче урында, Татарстан икенче урында бара.

▪️Барлык исемнәрне Азатлык Радиосы хисабында табып була. Анда безгә үлүчеләр турында мәгълүмат та җибәреп була.

#сугышта_үлүчеләр
@azatliqradiosi
🎉3😢2🔥1🌭1
Татарстанда йөзләрне һәм машина номерларын таный торган Бердәм видеокүзәтү платформасы әзерләнә

Бу хакта бүген Татарстанның дигитал үсеш министрлыгының ярты еллык коллегиясендә министр урынбасары Альберт Яковлев хәбәр итте. Ул әлеге эчке эшләр министрлыгы белән берлектә эшләнүен әйтте.

Яковлев сүзләренчә, яңа платформа төрле видеоаналитика системнарын бер комплекска берләштерәчәк һәм киңәйтелгән мөмкинлекләргә ия булачак: йөзләрне тану, транспорт номерларын ачыклау, хәвеф тудыручы хәлләрне һәм шикле активлыкны ачыклау мөмкинлеге бар. «Бу технологияләрне бер платформага туплау хокук саклау оешмаларының эш нәтиҗәлелеген һәм җәмәгать иминлеге дәрәҗәсен сизелерлек арттырачак», — дип белдерде ул, проектның нечкәлекләренә кермичә генә.

Яковлев шулай ук, бүгенге көндә "Имин шәһәр" проекты кысаларында республика буенча урнаштырылган 83 меңнән артык видеокамерадан алынган мәгълүмат эчке эшләр оешмаларына ачык булуын әйтте. Әлеге камералар Татарстанның Геопорталында тупланган.

▪️Йөзләрне танучы системны кертүдә Татарстан Кытай тәҗрибәсе кулланды, шулай ук Кытай ширкәтләре дә җәлеп ителде. Бу башлангыч Синҗан-Уйгыр автоном бүлгесендәге хәлләргә дә охшаш. Көнбатыш басмалары Синҗан автоном төбәгендә халык өстеннән даими контрольне арттыру өчен заманча технологияләр кулланылуы турында тикшерүләр уздырып аны бәян итеп тора.
👎61🤬1🙏1
Хәерле иртә! 10 июль, атнакич иртәсе нинди хәбәрләр китергән?

・Татарстанда иртәнге 5тән дроннар һөҗүме куркынычы игълан ителде. Бу атнада мондый кисәтү өченче тапкыр яңгырый.

・Русия төнлә Киевка дроннар һәм баллистик ракетлар белән һөҗүм иткән. Ике кеше һәлак булган, 16 кеше зыян күргән.

・Бүген Малайзиядә АКШ Дәүләт сәркатибе Марко Рубио Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашачак – Reuters. Бу мәгълүматны Русия түрәләре дә раслады.

・Украинадагы сугышта Башкортстан түрәсе үлгән. Учалы районы идарәсе башлыгы урынбасары Айдар Загиров үлемен Учалы районы башлыгы раслады. Загиров Русия саклану министрлыгы белән контракт төзегән булган.

・Биткоин янә тарихи рекорд куйды. Coinbase базарында төнлә ул 112 мең доллар күрсәткечен узды. Элекке рекорд 111 мең булган иде, аннан соң криптоакча 75 меңгә кадәр төшкән иде.

Азатлык татар телендә башкалар сөйләмәгән хәбәрләрне җиткерә. Безнең белән калыгыз!
3🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Хәерле иртә! 10 июль, атнакич иртәсе нинди хәбәрләр китергән? ・Татарстанда иртәнге 5тән дроннар һөҗүме куркынычы игълан ителде. Бу атнада мондый кисәтү өченче тапкыр яңгырый. ・Русия төнлә Киевка дроннар һәм баллистик ракетлар белән һөҗүм иткән. Ике кеше…
Татарстанда дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе гамәлдән чыгарылды

Республикада дроннар төшүе, шартлаулар яки зыян күрүчеләр турында хәбәрләр булмады. Азатлык Радиосы вазгыятьне күзәтеп тора.

Телеграм-каналларда казаннар интернетның эшли башлавын яза. Моңарчы аның эше чикләнгән иде.
👍4🔥1
Башкортстанның Бурангул авылы халкына Крыктытау янында җиләк җыярга тыя башладылар

Авылның "ВКонтакте" төркемендә авыл халкына урманга һәм печәнлекләргә йөрү тыелуы турында хәбәр чыкты, дип яза "Пруфы". Бу урыннар барысы да Крыктытау сыртына терәлеп тора, ә анда якын арада геологик эшләр башланырга тиеш.

Чикләүләр "янгын куркынычы чоры кертелү" белән аңлатыла. Крыктытау янындагы Салават утары ягына шлагбаумнар куелган, чикләү билгеләре эленгән.

— 2021-2022 еллардагы кебек эссе, коры җәйләр булганда да мондый тыюлар юк иде. Без урманга җиләккә, мал артынан, печән чабарга иркен йөрдек. Нәрсә эшлиләр анда? Ни яшерәләр? Нәрсәдән, кемнән шулай саклыйлар? — дип яза җирле халык пабликта.


▪️"Русская медная компания" (РМК) Крыктытау сыртын геология эзләнүләре, аннан соң бакыр чыгару өчен әзерли. Урман, чишмә югалудан курыккан җирле халык март аеннан бирле протестлар оештыра, имзалар җыя.

#Башкортстан
😡4😱3🤬21
Сугышта яшьләр күпләп үлә. Башкорстаннан 5 егет тарихы

Азатлык Радиосы хисабында Башкортстаннан кимендә 450 үлгән хәрби – 24 яшькә кадәр. Социаль челтәрләрдә мондый үлемнәр иң зур игътибар уята, халык "әле тормыш күрмәгән, татымаган" яшьләрнең китүенә шакката. Сугышка ачыктан-ачык каршы чыгарга курыккан кешеләрдән "нигә мондый яшь кешеләрне җибәрәсез" кебегрәк фикерләр дә чыга.

Саннар кеше югалту фаҗигасенең никадәр зур булуын күрсәтә. Әмма һәрбер сан артында күпме ана кайгысы, күпме түгелгән яшь, челпәрәмә килгән тормышлар ята?

Көн язмасында Башкортстаннан яшь егетләр тарихын тәкъдим итәбез. Алар Владимир Путин ихтыяры белән башланган сугышка китә һәм анда һәлак була.

👉 Бу сылтама VPNсыз ачыла
👉
Мәкаләгә даими сылтама

#сугыш
3😢2🎉2🌭1
2025/07/14 06:17:42
Back to Top
HTML Embed Code: