😷Кытайда яңа вирус тарала
Әлеге вирус кеше метапневмовирусы (HMPV) буларак билгеләнде һәм быел кыш, аеруча төньяк провинцияләрдә, балалар арасында авыру очракларының артуына китерде.
The Independent язуынча, Пекин бу хәлне гадәти кышкы күренеш дип бәяли. «Респиратор инфекцияләрнең иң күп очраклары кышкы сезонга туры килә", ди.
Бу хәл Уханьда Covid-19 таралу турында беренче тапкыр билгеле булганнан соң биш ел үткәч килеп чыкты. Covid-19 соңрак глобаль пандемиягә әверелде.
HMPV нәрсә ул?
▪️Кеше метапневмовирусы (HMPV) – респиратор вирус, ул салкын тию һәм гриппка охшаш билгеләр китереп чыгара.
▪️Авыру гадәттә җиңел уза, әмма аеруча сабыйлар, өлкән һәм иммунитеты зәгыйфь кешеләрдә пневмония барлыкка килә.
▪️Симптомнары: ютәл, бизгәк, томау төшү, хәлсезлек. Инкубация чоры – 3-6 көн.
@azatliqradiosi

Русия баскынлыгындагы Кырымнан «Хизб ут-Тәхрир» эше нигезендә уналты ел ярымга хөкем ителгән тхэквондо тренеры Теймур Абдуллаев Башкортстандагы колониядә штраф изоляторда аңын югалта башлаган, бөеренә һәм бәвел куыгына салкын тидергән.
Бу хакта аның әнисе Диляра ханым хәбәр иткән.
Тоткынның анасы моны улының колониядәге ШИЗОның салкын һәм дымлы камераларында утыруы белән бәйли.
Абдуллаев Башкортостанның Салават шәһәрендәге 2нче санлы төзәтү колониясендә утыра. Узган елның октябрь аена алынган мәгълүматларга караганда, Абдуллаев штраф изоляторында 870 көннән артык уздырган. 12 декабрьдә аны кабат 15 тәүлеккә ШИЗОга япканнар.
«Ул диварлары бозланган ике метрлы бүлмәдә утыра, анда нибары бер артсыз урындык кына. Ятак иртәнге биштән кичке унга кадәр диварга күтәреп куела һәм Теймур көне буена басып яки бетонлы идәндә утырып торырга тиеш, бу аның сәламәтлеген тагын да какшата», ди ана.

🔹Якшәмбе иртәсендә берничә Русия Телеграм каналлары Украина армиясенең Курски өлкәсендә һөҗүм башлавы турында хәбәр итте.
Украина гаскәрләренең һөҗүме Суджа районы үзәге ягыннан алып барыла, диелә.
Бәйсез расланган мәгълүматлары юк, чөнки бәрелешләр барганда тулы мәгълүмат алу кыен.
▪️ 2023 елның августында Украина гаскәрләре Курски өлкәсенең бер өлешен яулап алды. Соңрак бу җирләрнең якынча яртысы Русия контроленә кире кайтарылган, әмма Украина Суджа районы үзәген һәм якынча 500 квадрат километр җирне контрольдә тота.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

Азатлыкта узган елның иң популяр әңгәмәләре 🎤
2024 елда Азатлык радиосы сайтында иң күп укылган әңгәмәләрне тәкъдим итәбез. Тагын бер кат укып алыгыз, алар бүген дә кызык.
🗞 "Learn Tatar" каналы авторы: "Татар телен төрле милләтләргә танытасым килә" – 10 февраль
Telegram-да татар телен инглизчә өйрәтүче "Learn Tatar" каналы эшләп килә. Аның авторы Айгөл Әхмәтҗан Азатлыкка бу эш белән нигә шөгыльләнүе, инглизчә татар телен кемнәр өйрәнүе, үзенең татар теленә ничек кызыксыну уянуы турында сөйләде.
🗞 Фәнил Күзбәков: "Куркып яшәү — ул яшәү түгел" – 8 февраль
Баймакта булган вакыйгаларның кайтавазы дәвам итә. 6 гыйнвар Дөнья башкорт корылтае утырышында төрмәгә утыртылган активист Фаил Алсынов, протестлар һәм кырыклап җинаять эше ачылган баймаклылар язмышы мәсьәләсе күтәрелде. Профессор Фәнил Күзбәков утырышта булган хәлләрне сөйләде.
🗞 Сәгыйть Хәйри: "Элек гопниклар урамда иде, хәзер хакимияттә" – 14 май
Миңтимер Шәймиев беренче тапкыр Төркиягә килгәч, татар галиме Әхмәт Тимер белән ни турыда сөйләшкән һәм нәрсәдә килешмәгәннәр? Төркия дәүләтенә татарча радио асрау нигә кирәк? Төркиягә китүчеләр Ватанга кайтамы? Бу хакта Әнкарада 33 ел яшәгән журналист Сәгыйть Хәйри белән сөйләштек.
🗞 Айгөл Лайон: "Безнең азат булып яшәргә хакыбыз бар" – 11 апрель
Эстониядә Азат милләтләр лигасының гамәлгә кую конгрессы узды. Анда барлыгы 12 халык вәкиле катнашты. Шул исәптән башкортлар һәм татарлар. Җыенда башкорт активисты Айгөл Лайон рәислек итте. Ул конгресста яңгыраган фикерләрне һәм Баймактагы хәлләр турында сөйләгәнен җиткерде.
🗞 Фәридә Корбангалиева: "Русия хакимияте урыс булмаган халыкларны юкка чыгару сәясәтен алып бара" – 3 июль
Русия Украинага басып кергәннән бирле журналист Фәридә Корбангалиева Путин режимы кылган җинаятьләр турында курыкмыйча яза. Бу җавапсыз калмады, әлбәттә. Русия хакимияте аннан дошман ясады, террорчы һәм экстремист дип атады. Ул моны ничек кабул итте, тормышы ничек үзгәрде?
Барлык әңгәмәләрне безнең сайтта укыгыз.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! 6 гыйнвар, дүшәмбе иртәсенә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Якшәмбе Русиянең Киров өлкәсе Килмез авылында күп фатирлы йортта чыккан янгында 8 кеше һәлак булган. Аларның барысы да 66-92 яшьлек пенсионерлар. Йортта барлыгы 11 кеше яшәгән. Тикшерү комитеты бу уңайдан җинаять эше ачкан.
🔸АКШ Конгрессының яңа составы бүген президент сайлау тавышларын санау һәм сайлау нәтиҗәләрен сертификацияләү процедурасын уздырачак.
🔸Төньяк Корея 2025 елда беренче тапкыр Япон диңгезенә таба баллистик ракет җибәргән. Бу хакта «Рёнхап» Көньяк Корея агентлыгы белдерде. Япониянең яр буе сагы ракетның төәшүе турында хәбәр иткән.
🔸"Алтын глобус" кинопремиясендә иң яхшы фильм дип Холокост кичергән Маҗарстан яһүденең АКШка күчеп яши башлавы турындагы "Бруталист" фильмы танылды. Аның режиссеры Брэйди Корбет һәм төп рольне башкаручы Эдриан Броуди да "Алтын глобус" алды.
🔸Сүриядә Бәшәр Әсад режимы җимерелгәннән соң Төркия, Иордания һәм Лүбнән Кебек илләрдән 115 меңнән артык сүрияле илгә кайткан. Бу саннар БМОның качаклар эшләре агентлыгы белдерүендә китерелә.

Зеленский: Будапешт меморандумы авторларын төрмәгә утыртырга кирәк
Украина президенты Владимир Зеленский өч сәгать буе Америка блогеры Лекс Фридман белән сөйләште. Әңгәмәсендә ул Русия агрессиясенә каршы тору өчен Украинага ярдәм итүче Көнбатыш илләренә карата кайбер тәнкыйди белдерүләр ясады.
Аерым алганда Зеленский Украина җирләренең бөтенлеге гарантлары буларак чыгыш ясаган һәм 1944 елда Русия катнашында Будапешт меморандумы имзалаган зур дөнья державаларын, АКШ һәм Британияне тәнкыйтьләде. Алар Украинага "төкереп тә бирмәде", диде ул.
"Без моның бернинди дә иминлек гарантияләре булмавын хәзер генә аңлыйбыз. Моны уйлап чыгарган кешеләрне табып, бөтенесен төрмәгә утыртырга иде... Донбасс белән Кырымның бер өлеше басып алынганнан соң Украина бөтен иминлек гарантларына, Будапешт меморандумының бөтен әгъзаларына да рәсми хатлар юллады... Берәрсе җавап бирдеме? Юк. Нигәме? Чөнки төкереп бирәләр".
Зеленский АКШ президенты вазифасыннан китүче Джо Байден хакимиятен дә тәнкыйтьләде. Русия гаскәрләре бәреп кергән чакта Украинага кирәкле хәрби ярдәм бирелмәде диде.
Русия белән солых турындагы сөйләшүләрнең шартлары турындагы сорауларга җавап биргәндә Зеленский Владимир Путинны "саңгырау" дип атады һәм "аның белән бары тик көч позициясеннән генә сөйләшергә кирәк", дип белдерде.
Тулырак 👉Азатлык Радиосында укыгыз.

⚡️Шагыйрә Салисә Гәрәева вафат
Шагыйрә, журналист, җәмәгать эшлеклесе Салисә Гәрәева 86 яшендә вафат булган. Анда деменция иде, соңгы елларда ул Минзәлә картлар йортында яшәде.
"Мәрхүмә соңгы елларын Минзәлә картлар йортында үткәрде. Аны анда бик әйбәт карадылар... Якташлары, авылдашлары аны гел зурлап торды. Даими рәвештә картлар йортына барып хәлен белеп тордылар, туган авылы уртасында әурлап монумент ачтылар, авылга керә торган юлда, шагыйрәнең туган авылы икәне язылган стела куелды, узган ел туган көненә шигырьләр җыентыгы дөнья күрде" дип язды аның якташы Инзилә Әхмәтгәрәева.
Шагыйрәне үзенең үтенече белән 7 гыйнварда Минзәләдә җирләячәкләр.
Салисә Гәрәева 1938 елның 6 ноябрендә Татарстанның Минзәлә районы Тулбай авылында туган. 1958 елда Алабуга китапханә техникумын (1958), Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын (1968) тәмамлый.
1962 елдан бирле Сәлисә Гәрәева Уралда, Чиләбе шәһәрендә яши. 1980 елдан Чиләбе өлкә телевидение һәм радиотапшырулар комитетында редактор буларак хезмәт куя.
1991 елда Салисә Гәрәева Казанга кайта. Биредә ул иҗади һәм журналистлык эшчәнлеген дәвам иттерә. "Татарстан хәбәрләре" газетасында, 1995-2003 елларда "Мәдәни җомга" газетасында бүлек мөхәррире булып эшли.
"Уралым" (1979), "Тау сукмагы" (1988), "Офыклар" (1991), "Йолдыз яңгырлары" 92006) китаплары авторы. 1982 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Тулырак 👉Азатлык Радиосында укыгыз (VPN кирәк).

Азатлык Радиосы
Шагыйрә Салисә Гәрәева вафат
Аңа 86 яшь иде.
2024 елны мөселманнар ничек уздырды: хиҗапны тыярга омтылу, мөфтиләргә кисәтү, мөслимәләрне сак астына алу
2024 елда да мөфтиләр Украина сугышын хуплавын дәвам итте һәм һәрдаим Русия хакимиятен яклап килде.
Әйтик, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин зур делегация белән Русия баскынлыгындагы Украина җирләренә сәфәрен ешайтты.
Русия Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдин аннексияләнгән Кырымга барды.
Моңа карап хакимиятнең мөселманнарга да, мөфтиләргә дә мөнәсәбәте үзгәрмәде, киресенчә, аларның хокукы тагын да кысылганнан кысылды.
Аерым алганда, аерым төбәкләрдә никабтан йөрү тыелды, хиҗапны тыю турында фикер алышу башланды, ә күпхатынлылык фәтвасы өчен мөфтиләргә прокуратурадан кисәтүләр ясалды.
Беренче тапкыр Татарстанда мөслимәләр террорчы оешмада торуда гаепләнеп кулга алынды.
Соңгы елларда барган мәчетләргә ОМОН белән рейдлар үткәрү дәвам итте.
Азатлык Радиосы 2024 елда дини тормышта истә калган төп вакыйгаларны барлады.
👉Төп сайтта.
👉VPN-сыз ачылучы сылтама.
👇Телеграмда

Telegraph
2024 елны мөселманнар ничек уздырды: хиҗапны тыярга омтылу, мөфтиләргә кисәтү, мөслимәләрне сак астына алу
2024 елда да мөфтиләр Украина сугышын хуплавын дәвам итте һәм һәрдаим Русия хакимиятен яклап килде. Әйтик, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин зур делегация белән Русия баскынлыгындагы Украина җирләренә сәфәрен ешайтты. Русия Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил…
Русия саклану министрлыгы Курахово шәһәрен басып алу турында белдерде. Әлеге вакытка бу хакта ниләр билгеле?
Бүген, 6 гыйнвар иртәсендә Русия саклану министрлыгы Украинаның Донецки өлкәсендәге Курахово шәһәрен тулысынча контрольгә алуы турында белдерде. Хәбәрдә әйтелгәнчә, бу "Донбассның көньяк-көнбатыш өлешендәге иң зур торак пункт".
Сугышка кадәр шәһәрдә 19 меңләп кеше яшәгән. 2024 елның октябрендә Русия Селидовоны оккупацияләгән иде, шуннан бирле бу басып алынган иң зур шәһәр булды. Октябрьдә бирле Курахово өчен дә сугышлар дәвам итте, Русия хәрбиләре шәһәргә өч яклап: көнчыгыштан, төньяктан һәм көньяктан һөҗүм ясады.
Украин хәрбиләре шәһәрне югалтуларын рәсми расламады. Әмма фронт сызыгындагы үзгәрешләрне күзәтеп баручы DeepState аналитик проекты Кураховоның күпчелек өлеше Русия контролендә булуын таный. Бу хакта интернетта чыккан фотолар һәм видеолар да сөйли, шәһәрдә Русия байраклары күренә.
Шәһәрнең көнбатыш читләрендә (биредә Курахов электр станциясе урнашкан, ул эшләми) сугышлар дәвам итә. Курахов электр станцтиясенең җиһазларын элегрәк сүтеп алып Украинаның тыл районнарына чыгарганнар иде.
Хәзерге вакытта төп хәрби хәрәкәтләр Кураховодан төньяк-көнбатышта, тагын да зуррак Покровски шәһәре янында бара.
Украина кораллы көчләре баш штабы русияләрнең техника ягыннан да, хәрбиләр ягыннан да югалтулары зур булуын хәбәр итә.
Русия саклану министрлыгы исә үз чиратында Кураховода украин хәрбиләре 12 мең кешене югалтты, ди.
Бу белешмәләрне сугыш шартларында Азатлык Радиосы бәйсез раслый алмый.
👉Тулырак Азатлык Радиосында укыгыз (VPN кирәк).

Русия саклану министрлыгы Курахово шәһәрен басып алу турында белдерде
2024 елның октябрендә Русия Селидовоны оккупацияләгән иде, шуннан бирле бу иң зур басып алынган шәһәр булды.
Башкортстандагы ял базасында Мәскәүдән килгән гаиләләр агуланган, җинаять эше ачылган
Башкортстанның Октябрьски шәһәрендәге "Уязы-Тау" ял базасында гаиләләре белән Мәскәүдән ялга килүчеләр агуланган.
Алдагы көнне Мәскәүдән килгән турист хатын-кыз Октябрьскида ялда агуланулары турында сөйләп видео чыгарды. Хезмәткәрләр тиешле игътибар күрсәтмәде, ә бүлмәләрдә тычканнар йөри, дип сөйләде.
Әлеге видеодан соң прокуратура тикшерү оештырган, башка оешмалар да җәлеп ителгән. Нәтиҗәдә "санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозу" (Русия Җинаять кодексының 236 маддәсе, 1 өлеше) турында җинаять эше ачылган.
Тулырак 👉монда укыгыз.

Агуланучылар арасында балалар да бар диелә. Алар ял базасы хезмәткәрләренең Яңа ел күчтәнәче дип биргән ризыкны ашагач үзләрен начар хис итүләрен сөйли.
Ел ярым эчендә Русия мәхкәмәләре "ят агент"ларга эшчәнлекләренә булган таләпләрне үтәмәгәннәре өчен 25,8 миллион сумлык штрафлар салган.
"Ят агент"лар бу штрафларның алтыдан бер өлешен – дүрт миллионлап кына сумын түләгән.
▪️Быел июнь аенда Татар иҗтимагый үзәгенең Чаллы бүлегенең элекке җитәкчесе Рәфис Кашаповка "ят агент" тамгасы кую кагыйдәләрен үтәмәү турында җинаять эше ачылган иде. Аңарчы аңа "ят агент" эшчәнлеге тәртипләрен бозуда гаепләп ике тапкыр штраф салдылар. Аны "ят агент" дип 2023 елның гыйнварында тамгаладылар.
▪️Русиядә "ят агентлар" турында канун 2012 елда кабул ителде. Ул чит илдән финанс ярдәме алган һәм, хакимият фикеренчә, сәяси эшчәнлек алып барган, керем алуга корылмаган теләсә нинди оешманы "ят агент" дип атарга мөмкинлек бирә. Мондый эшчәнлек критерияләре канунда билгеләнмәгән, шуңа хакимиятләр аерым алганда бәйсез мәгълүмат чараларын эзәрлекли ала. Йогынтысы оешмаларга гына түгел, шәхси затларга да булырдай итеп, канунны берничә мәртәбә кырыслаттылар.

Мәхкәмәләр ел ярым эчендә "ят агент"ларга 25,8 млн сумлык штрафлар салган
Статистикадан күренгәнчә, штрафлар салу очраклары арта бара. "Ят агент"лар бу штрафларның алтыдан бер өлешен генә түләгән.
2024 елда сез нинди видеолар карадыгыз?
Быел Азатлык Радиосының YouTube-каналы 36 мең язылучыга җитте. Ел дәвамында безнең каналның язылучылары икеләтә (!) артты. Бу Азатлык Радиосы тарихында — иң яхшы, иң уңышлы ел.
2024 ел дәвамында канал тамашачылары без әзерләп чыгарган видеоларны 6,9 млн тапкыр карады. Шунысы кызык: кешеләр без әзерләгән контентны күбесенчә телефоннан карый (барлык карауларның 92%ы кесә телефоннарына туры килә). Географиягә күз салсак, быел иң күп тамашачыбыз Башкортстаннан булды, икенче урында — Татарстан, өченче урында — Мәскәү шәһәрендә яшәүчеләр.
2024 елда чыккан һәм ел дәвамында иң күп карау җыйган видеоларны барлыйк.
🔹№1. Фаил Алсынов хөкеменә реакция: "Без бит урыс түгел!"
Баймактагы протестлар барган вакытта чыгарылган видеода башкорт җырчысы Алтынай Вәлитов сөйли. Әлеге видео 18 гыйнварда дөнья күрде һәм шуннан бирле 296 мең карау һәм 3461 комментар җыйды.
🔹№2. Халык Радий Хәбировның отставкага китүен таләп итте
Шулай ук, Баймактагы протестларга бәйле әлеге видео 15 гыйнварда чыкты һәм шуннан бирле 243 мең карау җыйды.
🔹№3. Фаил Алсыновны яклап меңләгән халык ОМОНга каршы чыкты
17 гыйнварда урнаштырылган әлеге видео 171 мең карау һәм 1 меңнән артык комментар җыйды.
🔹№4. Фаил Алсынов: Төрмәләрдә утырырга язмасын да инде
18 гыйнварда чыккан әлеге видео 164 мең карауга иреште. Саннардан күренгәнчә, безнең аудитория Баймактагы протестларны зур кызыксыну белән күзәтеп, карап барды.
🔹№5. Миңнеханов Эрдоган белән татарча сөйләшә, Яки "чәкчәк дипломатиясе"
23 октябрьдә дөнья күргән бу видео 157 мең карау җыйды. Ул Казанда узган БРИКС саммитына килгән кунаклар, Татарстан президенты Рөстәм Миңенхановның ничек итеп төрле дәүләт җитәкчеләрен татарча да сәламләвен күрсәтә.
2024 ел дәвамында Азатлык Радиосының YouTube-каналында күп караулар җыйган башка видеолар да бар. Алар турында тулырак 👉безнең сайтта укыгыз.

🧕Хабаровски өлкәсе Амурски шәһәрендә Русия паспорты алырга килгән 16 яшьлек чечен кызын тоткарлаганнар.
Чечняның кеше хокуклары вәкиле Мансур Солтаев кызның әтисенә сылтанып әйтүенчә, моңа кыз ябынган хиҗап сәбәп булган, “әлеге кием җәмгыять өчен куркыныч тудыра” дигәннәр.
Соңрак мөслимәне азат иткәннәр, хәзер гаеплеләрне җавапка тарттырмакчылар.
Кызның әтисе Украина сугышында Русия ягында катнашканлыгы әйтелә.
Украинаның үзендә хиҗап өчен мөслимәләрне тоткарлау очраклары булганы юк. Элек Азатлык Радиосы тумышы белән Донецкидан, әнисе ягыннан татар булган Украина мөслимләләре лигасы башлыгы Айшә Иса белән сөйләшкән иде.
“Украинада яулыклы мөслимәләргә караш яхшы. Үзем дә төрле дәрәҗәдәге очрашуларда катнашам, һич кенә яулык аркасында кимсенгәнем, эзәрлекләнгәнем булмады”, диде ул.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укый аласыз.

⚡️Канада премьер-министры Джастин Трюдо үз вазифасыннан китүен белдерде
Трюдо дүшәмбе көнне Либераллар партиясе лидеры вазифасыннан китәчәге турында әйтте. Ул яңа лидер билгеләнгәнче, премьер-министр булып калачак. Канаданың парламенты эшчәнлеге 24 мартка кадәр туктатылып торачак.
Канадада хөкүмәт кризисы узган елның ахырында башланды. 16 декабрьдә Канада финанс министры Христя Фриланд вазифасыннан китте. Аның Трюдо белән каршылыгы АКШ тарафыннан кертелергә мөмкин тарифлар мәсьәләсендә көчәйде.
Моннан тыш, Трюдога оппозициядә булган “Яңа демократлар” партиясе басым ясады.
Джастин Трюдо Либералллар партиясен 2013 елдан бирле җитәкләп килде һәм 2015 елда Канада премьер-министры итеп сайланды.

Хәерле иртә, дуслар! Татарстан белән Башкорстанда, Русиядә Яңа ел яллары дәвам итә. Сезгә ара-тирә дөньяда, Идел-Урал төбәгендәге хәлләрдән хәбәрдар булыр өчен Азатлык эшли.
Димәк ниләр бар:
🔸Украинага АКШ президенты Дональд Трампның махсус кешесе килергә тиеш иде, әмма аның сәфәре кичектерелегән. Сәбәпләре билгесез. Сәфәр 20 гыйнварда узачак инаугурациядән соң булачак.
🔸 АКШның Конгрессы Доналд Трампның президент сайлауларында җиңүен рәсми игълан итте. Трампта - 312 тавыш, Камала Һарриста - 226 тавыш.
🔸 Херсонда кичә кич бер кеше һәлак булган, биш кеше җәрәхәтләнгән. Сәбәбе - Русиянең дроннар һөҗүме.
🔸 Русиянең Петрозаводск шәһәрендә баш катлы йортта газ шартлаган. Кимендә дүрт кеше зыян күргән, ике кешене җимерекләр астыннан чыгарганнар.
🔸 Преднестровьеда электр утны сүндереп тору сигез сәгатькә озайтылган. Танылмаган республиканың хакимиятләре Молдова аларга ярдәм тәкъдим итмәде дип белдерә, ә Кишинев алар үзләре ярдәмнән баш тартты дигән иде.
🔸 Тибетта Непал белән чиктәш җирлектә җир тетрәү аркасында 32 кеше һәлак булган.
🔸 Башкортстанда салкыннар төшүе көтелә. Салкынайта.
🔸 Бүген керәшен тартарлары Раштуаны бәйрәм итә.

Праваслаулар Раштуаны каршы алды
Татарстан белән Башкорстанда керешен татарлары бу бәйрәмне бик ярата, олылый. Кайбер чиркәүләрдә керәшенчә келәүләр сакланып кала бирә. Мәсәлән, Казанның Тихвин чиркәвендә бу гадәтне сакларга тырышалар. Менә Раштуага бәйле берничә дини сүз. Аларны ни аңлатканын беләсезме?
❄️ Таң җолдызы
❄️ Җомак
❄️ Изге кенәгә
❄️ Җазык
❄️ Кач кылу
❄️ Келәү итү
❄️ Шишәрә
❄️ Үгет
❄️ Тәре
Мәсәлән, шишәрәнең ни икәнен беләсезме? Ул - керәшен татарлараның бәйрәм ризыгы. Күз алдына китерер өчен аны бавырсак дип аңлатып була. Уңган керәшен татар хатыннары аны су яки сөткә тоз, шикәр, он салып, тыгыз камыр баса. Вак кына турап майсыз табада куырып ала. Кайберәүләр аны майда да кыздыра. Раштуага менә дигән сый, аны Олы көнгә дә әзерлиләр.
Керәшенчә, татарча келәү итү ничек була ул дип уйлаучыларга менә 👉👉👉 бу видеоны карарга тәкъдим итәбез. Ул өч ел элек Казанның Тихвин чиркәвендә төшерелде. Келәүләрнең үзенчәлекле сүзләренә, язмаларына игътибар итегез.
#Башкортстан
#Татарстан

YouTube
Тихвин чиркәвендә керәшеннәр Раштуаны каршылады
Казанның Тихвин чиркәвендә үткән быелгы Раштуа келәвен Владимир атакай уздырды. Келәү башланганда чиркәүдә 30лап кеше булса, соңга таба аларның саны 50гә җитте.
Оригинал видео: https://www.azatliq.org/a/31037101.html

Azatlıq Radiosı
Праваслаулар Раштуаны каршы алды Татарстан белән Башкорстанда керешен татарлары бу бәйрәмне бик ярата, олылый. Кайбер чиркәүләрдә керәшенчә келәүләр сакланып кала бирә. Мәсәлән, Казанның Тихвин чиркәвендә бу гадәтне сакларга тырышалар. Менә Раштуага бәйле…
Керәшен татарларының кайбер дини сүзләре:
Таң җолдызы - таң йолдызы
Җомак - Җәннәт
Изге кенәгә - Инҗил, Евангелие
Җазык - гөнаһ, тыелган гамәл
Кач кылу - чукыну
Келәү итү - Ходайга ялвару, дога итү
Үгет - вәгазь
Тәре - изге сурәт, икона
Үлеләр өсте — зират
Кәбен кою - никах (венчание)
Белә идегезме?
әйе - 🙂 юк - 😎
@azatliqradiosi
Таң җолдызы - таң йолдызы
Җомак - Җәннәт
Изге кенәгә - Инҗил, Евангелие
Җазык - гөнаһ, тыелган гамәл
Кач кылу - чукыну
Келәү итү - Ходайга ялвару, дога итү
Үгет - вәгазь
Тәре - изге сурәт, икона
Үлеләр өсте — зират
Кәбен кою - никах (венчание)
Белә идегезме?
әйе - 🙂 юк - 😎
@azatliqradiosi
📍Көн язмасы: Украинадагы сугыш 2025 елда тәмамланырмы?
Инде өч диярлек ел дәвам иткән кан коешлы сугыш быел тәмамлана алачакмы? Трамп Русия белән Украина арасында солых килешүен төзүдә чыннан да уңышка ирешәчәкме? Белгечләр һәм күзәтүчеләр ихтимал сценарийлар барлый һәм үз фаразларын китерә.
Безнең материалда берничә фикер яңгырый. Берсе мондыйрак.
— Трамп администрациясе, әлбәттә, сугышны тәмамларга тели, ләкин алар бу сугыштан тышкы сәясәттә зур җиңелү белән чыгарга теләмәс. Украинага басым ясап, Путин белән арттан гына килешү төзү ихтималын күз алдына китерүе дә кыен. Бу Трамп өчен Путинның ультиматумын кабул итеп, шул шартлар буенча сөйләшүләргә баруын аңлатыр иде.
Трамп белән Путинның беренче сөйләшүеннән соң ук, Путин үз таләпләрен янә аңлаткач, яңа этап башланачак. Бу этап, чынлап та, көч кулланып, тынычлыкка мәҗбүр итү планын тормышка ашыру булачак. Ул ничек башкарылачак, күпме дәвам итәчәк, нәрсәдән торачак – моның белән хәзер американ стратегларының зур төркеме шөгыльләнә.
Алар Трампка 2025–2026 елларда Кремльгә нинди дәрәҗәдә басымны арттыру, аны башка сөйләшү позициясенә этәрү өчен "юл харитасын" булдырырга тырыша
Нинди басымнар була ала? Укыйк!
👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә

Украинадагы сугыш 2025 елда тәмамланырмы? Белгечләр фикере
Инде өч диярлек ел дәвам иткән кан коешлы сугыш быел тәмамлана алачакмы? Трамп Русия белән Украина арасында солых килешүен төзүдә чыннан да уңышка ирешәчәкме? Белгечләр һәм күзәтүчеләр ихтимал сценарийлар барлый һәм үз фаразларын китерә.
Казанда идарәче ширкәтләр шәһәр халкын алар яши торган йортларда яшеренү урыннары булмавы турында кисәтә башлаган.
👉 Монда яздык.
116.RU хәбәрчеләре шундый мәгълүмат язылган элмәтакталарны Идел буе һәм Вахитов районнарында очраткан.
Мәгълүмат йортка керә торган җирдә эленгән, анда өйнең идән асты яшеренү өчен туры килми дип язылган һәм якындагы имин урынның адресы бирелгән диелә.
🔹21 декабрь көнне Казанга өч тапкыр дроннар һөҗүм итте. Нәтиҗәдә Совет, Киров һәм Идел буе районнарындагы йортлар зарарланды, корбаннар булмады.
🔹 Татарстан хакимияте Казанга барлыгы 8 дрон һөҗүме булган дип белдерде. "Аларның берсе сәнәгать ширкәтенә очкан, берсе елга өстендә үк бәреп төшерелгән, алтысы — торак йортларга һөҗүм иткән. Сәнәгать ширкәте хезмәткәрләре ышыклану урынына эвакуацияләнгән", диелә.
фото: 116.ру