Telegram Group Search
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Беренче каналдан трансляция бара Мәскәүдәге Зур театрдан. Данлыклы "Щелкунчик".
"Мин сине барып залдан караячакмын",- дип утыра Әминә.

PS. Әлеге балетка быел билетлар 500 мең сумга кадәр җитте.
Бүген барлык өйләрдә
Шул киноны карамасам Яңа ел җитмәс кебек...

Туганнан бирле барган традиция бит ул😂
Быел 50 нче елын күрсәтәләр икән телевизордан...
Хәзер күбрәк фон урынына инде ул. Ятланып беткән чөнки🙈
Новогодние зарисовки Дореволюционной России
Бәрәкәте белән килсен!

Бик теләп тә вакыты җитмәгән дип, кичектереп килгән эш-гамәлләреңне кылуыңны телим. Вакыт көтеп тормый ул 😊
Төнге Казан❤️
Берничә көн телевизор караганнан соң инсайт: ил халкы эч катудан интегә икән. Эч катудан төрле каналлардан әллә ничә төрле дару рекламлыйлар...
"Сихерләнгән малай" - 60 ел элек язылган балалар өчен беренче татар балеты! Ул "Раушан" дип аталган булган. Өченче куелыш махсус хореография училищесе укучылары өчен әзерләнгән. (кызганыч, театр репертуары өчен түгел)

Үзебезнеке үзебезнеке инде. Горурлык! Шуңа охшаш хисләр "Шүрәле" балетын карагач туган иде.
Музыкасы ихлас һәм татарча аһәңле. Ясалмалылык юк. Гомумән, Заһид Хәбибуллин белән "чирләп" кайттым. Ярый әле "Татарстан" радиосы архивлары бар. Аларда композиторның башка әсәрләрен, җырларын табып (алар бик аз), тыңлап ләззәтләндем.

Тарихи татар балеты турында монда укый аласыз.
Р.S. Бу спектакль Яңа ел бәйрәмнәрендә генә куела. Сирәк кенә күрсәтелгән "Шүрәле" не карарга теләүчеләр - март аена билетлар табып булмый инде! Кайчан опера һәм балет театры безгә йөзе белән борылыр микән!?!?
Кояш Актанышта гына иде...

Актаныш белән Казан арасы якынайган! Ике яклы юлдан сыздырып кына кайтмалы.(Дөрес, әле ясалып бетмәгән)

Студент чакта 6-7 сәгатьләп бара идек автобустан автобуска утыра-утыра. Хәзер 3,5 сәгатьтә өйдә. Кайтыр ишекләр генә бикләнмәсен🙏
2025/01/10 15:21:34
Back to Top
HTML Embed Code: