group-telegram.com/azatliqradiosi/26850
Last Update:
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 27нче февраль. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹АКШ белән Русия Арктикада хезмәттәшлек итү турында сөйләшүләр алып бара дип яза Bloomberg. Сүз табигый байлыкларны үзләштерү һәм сәүдә юлларын үстерү турында бара, диелә. Кайбер галимнәр фикеренчә, бозлар эрү сәбәпле Төньяк океанда ачылачак кораб юллары дөнья сәүдәсен шактый гына үзгәртергә мөмкин.
🔹Бүген Истанбулда РФ һәм АКШ дипломатлары очрашачак. Очрашуда сүз илчелекләрнең эшчәнлеген яхшырту, дипломатлар өчен визалар, банк операцияләре оештыру турында барырга тиеш дип хәбәр итә АКШның Дәүләт департаменты.
🔹Флорида штатыннан Айга яңа җиһаз җибәрелгән. Ул Nova-C Athena дип атала, аны Intuitive Machines ширкәте уйлап чыгарган. Әлеге җиһаз Айның Көньяк котыбына 6 мартта килеп җитәргә тиеш. Модульнең ай миссиясе 10 тәүлек дәвам итәчәк.
🔹Татарстан кешеләр ала торган кредитлар күләме ягыннан Русия төбәкләре арасында беренче бишлеккә кергән: республикада бирелә торган кредитның уртача күләме 141,8 мең сум тәшкил итә. Иң зур кредитларны Мәскәү халкы ала — уртача 183,8 мең сум.
🔹Валюталар курсы: $ = 86.83 сум; € = 90.86 сум; ¥ = 11.96 сум
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.
👉Безнең сайтка кереп, үзегезгә ошаган язмаларны укыгыз. VPN кирәкми!
@azatliqradiosi
BY Azatlıq Radiosı

Share with your friend now:
group-telegram.com/azatliqradiosi/26850