Telegram Group Search
Мәхкәмә Бөгелмәнең элекке башлыгының туганнары исеменә теркәлгән мөлкәтенең бер өлешен дәүләткә алу карары чыгарды

Татарстан прокуратурасы мәгълүматына караганда, дәүләт кеременә алынган мөлкәтнең гомуми күләме 115 миллион сумнан артып китә. Мәхкәмә карары әле үз көченә кермәгән.

Мәхкәмә дәүләт кеременә Казанның Кави Нәҗми урамында әнисе исемендәге фатир һәм сәүдә бинасын, шулай ук Мәскәүдәге фатирны алу турында карар чыгарган. Моннан тыш, суд Сочида хатынының әтисе исемендәге фатир, җир кишәрлеген һәм торак йортны, шулай ук хатынының әнисе исемендәге Porsche Cayenne автомобилен дә тартып алуны хуплаган.

Бөгелмәдә әнисе исемендәге фатирны һәм Берлек бистәсендә Закировның абыйсы Альберт Газизов исемендәге йортны дәүләт файдасына алу турындагы прокуратура таләбен мәхкәмә канәгатьләндермәгән.

Линар Закиров 28 апрель көнне Бөгелмә районы башлыгы вазифасыннан китте. "Бөгелмә-информ" язуынча, ул бу карарны үз теләге белән кабул иткән.

Кулаклаштыру чорын искә төшерәме? Бу хакта ни уйлыйсыз?

👉Тулырак монда укыгыз.
Казанны Татарстан башкаласы статусыннан мәхрүм итү турында хәбәрләр тарала башлады. Республиканың башкаласын федераль әһәмияттәге шәһәргә әвелдерергә мөмкиннәр.

Моның артында ниләр ята? Казанга башка статус бирү бу республиканы югалту дип саналачакмы?

Язманы тулысынча 👉 безнең сайтта укый аласыз.
Бүген Азат Европа Радиосы (RFE) ачылуга 75 ел. Беренче эфир 1950 елның 4 июлендә АКШ бәйсезлеге көнендә чыга.

1950 еллар башында төшерелгән кайбер фотолар. Аларның аңлатмасы түбәндәге постта ⬇️
Югарыдагы фотоларга аңлатмалар:

1. RFE-ның Мүнһен шәһәрендәге офисында Маҗар хезмәте журналисты.

2. RFE хезмәткәрләре тапшырулар барган илләрдән килгән хатларны ача

3. RFE-ның баш штабы Мүнһендәге "Инглиз бакчасы" (Englischer Garten) янындагы бу комплекс бинасында урнашкан булган.

RFE Европа илләренә сөйләгән, ә 1953 елда ачылган Азатлык Радиосы (RL) – Советлар берлегенә.

4. RFE-га финанс ярдәм сорау брошюрасы.

Радионы финанслауның бер өлеше шәхси иганәләрдән килгән, ләкин эшчәнлегенең зур өлеше АКШ Үзәк Күзләү Идарәсе (ЦРУ) тарафыннан яшерен рәвештә финансланган. Бу шартлар Радиога дәүләт финансланган тапшыручылар кебек дипломатик чикләүләргә дучар булмыйча, "ачыктан-ачык һәм нык бәреп" эшләү мөмкинлеге биргән.

5. RFE-ның төп тапшыру станциясе Португалиянең Лиссабон шәһәре янында урнашкан булган.

RFE/RL Германиядә, Испаниядә һәм Португалиядә урнашкан көчле кыска дулкынлы тапшыру станцияләрен кулланган. Алар атмосферадан сигналларны чагылдырып, мәгълүматны Көнчыгыш Европа илләренә һәм СССРга җиткерә алган. Азатлык Радиосы Тайваньда да тапшыру станциясе тоткан, ул Себернең ерак почмакларына кадәр тапшырулар юллаган.

6. Коралланган сакчы 1955 елда Чехословакия чиге янында, Көнбатыш Германиядә, урта дулкынлы радиотапшыру җайланмасы төягән йөк машинасын саклый.

Коммунистик илләр Азат Европа/Азатлык Радиосы тапшыруларын томаларга керешкәч, Радио шундый мобил тапшыру станцияләрен куллана башлый. Алар "тимер пәрдә"гә бик якын урнашып эшли алган.

7. Польша кызы үзенең коомунизмда яшәүче ватандашларына юллама ясый. Яңалыклардан тыш, Радио тыңлаучыларның үз телләрендә яңа музыка, мәдәни програмнар белән дә күңелен ача.
❗️Татарстанда бүген, 4 июльдә, инде икенче тапкыр дрон һөҗүме турында кисәтәләр.

Төшкә кадәр Әлмәттә заводлардан, балалар бакчаларыннан кешеләрне дә эвакуацияләделәр. Гомумән, республикада мондый кисәтү тәртибе җиде сәгать дәвам итте.

Казан белән Бегиш һава аланы берничә сәгать эшләми торды. Әлегә аларның ябылуы турында берни әйтелми.
Курскида һәлак булган генерал-майор истәлегенә матәм сәбәпле II Ерак Көнчыгыш сабан туе бина эчендә очрашу рәвешендә генә узган

4 июльдә Владивостокта зурлап Икенче Ерак Көнчыгыш сабан туе узарга тиеш иде. Әмма Приморье хакимиятләре бәйрәмне үткәрттермәгән. Сәбәбе - Русия хәрби-диңгез флоты башлыгының урынбасары, Русия Каһарманы Михаил Гудков үлеменә бәйле матәм көне булу. Гудковның Курскида һәлак булуы турында 3 июльдә хәбәр ителде.

"Курски өлкәсендә булган фаҗигале хәлләр белән бәйле бүген Владивостоктның үзәк мәйданында Сабантуй уздырылмаячак. Бәйрәм Шәһәр көненә һәм Җиңүнең 80 еллыгына багышланырга тиеш иде", диелгән Владивосток хакимияте телеграм каналында.

Ерак Көнчыгышка Татарстаннан делегация барган иде. Аны Татарстан премьер-министры урынбасары, Дөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкләде. Конгрессның матбугат хезмәте матәм көне, Сабантуйның шәһәр үзәгендә үткәрүгә рөхсәт булмавы турында берни язмады, бәйрәм "яңа форматта узды" дип кенә бирде:

"Владивосток шәһәренең 165 еллыгын бәйрәм итү кысаларында II Ерак Көнчыгыш Сабан туе узды. Милли бәйрәм яңа форматта — мәйданда түгел, ә шәһәрнең филармониясендә, милләттәшләр белән җанлы очрашу рәвешендә оештырылды. Бу үзгәрешне Приморье крае губернаторы Олег Кожемяко хуплап чыкты. Владивостокта яшәүче татарлар да яңа форматта үткән Сабан туен җылы кабул итте, рәхмәтләрен җиткерделәр", диелә конгрессның матбугат хезмәте хәбәрендә.

Шәйхразыев Михаил Гудков портретына чәчәкләр дә салган.
Авылың синең кем һәм каян икәнеңне сөйләп бирер

Бүген Казанда, Кремль яр буендагы «Елмай» паркында 5нче тапкыр «Шәҗәрә бәйрәме» гаилә фестивале оештырыла.

Шул уңайдан татар һәм башкорт генеалогиясен белүче һәм Familio сервисына нигез салучыларның берсе Айдар Әхтәриев белән әңгәмәне искә төшерәсе килә. Язма Азатлыкта 2021 елда чыккан иде.

Бер өзек:

- Татар мохитендә еш кына нәсел җебен ачыклау авыр диләр, чөнки иртәме, 19-20нче гасырлар чигендә, син барыбер фамилияң башланып киткән кешегә килеп төртеләсең. Һәм бу синең фамилияң башланып киткән исем генә булачак. Бу очракта нишләргә? Бәлки торак пункт аша ачыклап буладыр?

— Әйе, сез хаклы. Татарларда фамилияләр булмаган диярлек, чөнки 15-16нчы гасырлардан сакланып калган берничә аксөяк фамилиясе бар. Татарстанда да фамилияләрнең 18нче гасырдан сакланып калу очраклары бар, әмма бу гадәттә искәрмә генә. Фамилияләр 19нчы гасыр ахыры-20нче гасыр башында барлыкка килде дип сез дөрес әйтәсез. Хәтта узган гасырның 20нче елларында туган һәм Икенче дөнья сугышында катнашкан буында бертуганнарның фамилияләре төрле булырга мөмкин, чөнки берсе әтисе исеменнән, икенчесе бабасы исеменнән алган. Бу бик еш очрый торган хәл, сугыштан соң фамилияләр даимигә әйләнә, моңа кадәр бу хәл бик үзгәрүчән була.

Мин бер үк кешенең төрле документларда әле әтисе, әле бабасы исемен кулланганын күрдем, ягъни бу мәҗбүри әйбер түгел иде. Кеше идентификациясенең төп элементы - ул торак пункт. Әгәр, мәсәлән, берәр Әбделхәмид Миңнегалинең улы булса, аның, мәсәлән, Шыгай авылыннан булуын да өстәсәк, бу аны таныр өчен җитәрлек тулы идентификациясе булачак, чөнки, мөгаен, шушы авылдан исеме дә, атасының исеме дә шул ук булган башка кеше булмас.

Тулырак монда укыгыз.
“Danke" auf Tatarisch? Татарлар Германиядә халыкара фестивальдә катнашты

Узган якшәмбе Германиянең Бад Науһейм шәһәр паркында 42 нче халыкара фестиваль узды. Фестивальгә килүчеләр Германиядә яшәүче төрле халык мәдәнияте, шул исәптән татарларның да ашлары, киемнәре һәм музыкасы белән танышты – инде өченче ел рәттән әлеге фестивальдә татар мәдәниятен "Ханым" оешмасы тәкъдим итә. Азатлык та әлеге фестивальдә булды.

Danke" auf Tatarisch? ("Рәхмәт" татарча ничек була? - нем.) – дип сорый яңа гына сөтле чәй сатып алган чираттагы бер кунак.
"Рехмет!" – дип чираттагы тапкыр елмаеп аңлата татар ризыклары стенды янында торган Магнус.

Магнус әфәнде – "Ханым" Европа хатын-кызлары берлеге җитәкчесе Гөлнур Даутованың ире. Чәкчәк яки башка татар ризыклары сатып алучылар белән алманча да, татарча да сөйләшә.

Сәүдә ноктасы өстендә татар байрагы күренә, табада кыстыбый кыза, самавырда чәй кайный, оештыручыларны сәламләргә килгән Германия татарлары өчен чәй өстәле гөр килә, Италиядән килгән татар блогеры Ислам Гомәров үзе чиккән сөлге һәм мендәр тышларын сата, фонда фестиваль сәхнәсенә чыгарга әзерләнүче уенчыларның барабан-кубыз тавышлары килә – күз алдыгызга милли базар килдеме? Биредә нәкъ шундый мохит кайный.

Репортажны тулырак монда укыгыз.
2025/07/06 03:33:28
Back to Top
HTML Embed Code: