Telegram Group & Telegram Channel
​​Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисенең беренче урынбасары, профессор Дамир Мөхетдиновның «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында чыккан интервьюсыннан

«Безнең халкыбызның миссиясе: динебезне тарату, динебезне саклау һәм аны үстерү»
- Элек-электән Русиядә мәчетләрне татарлар салган. Бу мәчетне дә, башкасын да. Әле дә шундый тенденция дәвам итә – Владивосток булсынмы, Якутия булсынмы – татарлар сала. Гәрчә бүтән мөселман республикаларында да андый бай шәхесләр дә бар. Әмма миңа мәчет салучылар һаман да башлыча татарлар кебек. Бу чыннан да шулаймы?
Әле дә мәчетләр салуны татарлар дәвам итәме?

- Әлхәмдүлилләһ, Без һәрвакыт безнең татар милләтенең бу дәүләттә икенче урындагы милләт икәнен әйтәбез – 5 миллион. Руслар әйтмешли, дәүләт төзи торган милләт. Безнең дә милләтебез, руслар кебек, дәүләт төзи торган милләт. Бу дәүләтнең башында, аңа таш салган вакытта, аның асыл нигезен салган безнең милләтебез. Алтын Урда заманында, Хәзәр, Идел буе Болгар дәүләте вакытыннан шулай, шуңа күрә без горурланабыз. Безнең халкыбызның миссиясе: динебезне тарату, динебезне саклау һәм аны үстерү. Безнең бабаларыбыз ничек өйрәтеп калдырдылар, без бүген шул вазифаны дәвам итәбез.
Карагыз, Түбән Новгород өлкәсендә бүген дүртенче мәчет нигезе салынды. Шул хезмәтнең башында кем тора? Безнең Нижгар татарларларыбыз. Үзләре бүгенге көндә Әмирлекләрдә бизнесларын алып бара, ә чыгышлары белән Нижгарлар. Үземнең ватанымда – Нижгарстанда, Түбән Новгородта мәчет салырга телим дип, бу мәчетне төзергә бер миллиардка якын акча тапшырдылар.

Тулы әңгәмәне әлеге сылтама аша кереп укыгыз һәм карагыз

@DUMRF_TAT

group-telegram.com/DUMRF_TAT/2390
Create:
Last Update:

BY ДУМ РФ татарча

Share with your friend now:
group-telegram.com/DUMRF_TAT/2390

View MORE
Open in Telegram

Telegram | DID YOU KNOW?

Date: |

A Russian Telegram channel with over 700,000 followers is spreading disinformation about Russia's invasion of Ukraine under the guise of providing "objective information" and fact-checking fake news. Its influence extends beyond the platform, with major Russian publications, government officials, and journalists citing the page's posts. The Securities and Exchange Board of India (Sebi) had carried out a similar exercise in 2017 in a matter related to circulation of messages through WhatsApp. Again, in contrast to Facebook, Google and Twitter, Telegram's founder Pavel Durov runs his company in relative secrecy from Dubai. At this point, however, Durov had already been working on Telegram with his brother, and further planned a mobile-first social network with an explicit focus on anti-censorship. Later in April, he told TechCrunch that he had left Russia and had “no plans to go back,” saying that the nation was currently “incompatible with internet business at the moment.” He added later that he was looking for a country that matched his libertarian ideals to base his next startup. In addition, Telegram's architecture limits the ability to slow the spread of false information: the lack of a central public feed, and the fact that comments are easily disabled in channels, reduce the space for public pushback.
from de

Telegram ДУМ РФ татарча
FROM American