group-telegram.com/dr_bormotucher/2777
Last Update:
Иске Үтәмеш авылы турындагы язманы күргәч, Лениногорск туган якны өйрәнү музеенда саклана торган моңсу бер документ исемә төште.
...1950-60 нчы елларда иске мәктәп-мәдрәсәләрдә укып чыкканнарның күпчелеге дөньядан китеп бара. Динен, тарихын белүче, борынгы мәдәниятебезнең нигезен тәшкил иткән мөселман язуын таныган кешеләр саны кимегәннән-кими. Иске Үтәмеш авылында яшәгән Мөхәммәтнәҗип Сабит улы (Нәҗип Сабитов) исемле укымышлы картның Шөгер авылында мулла вазифаларын үтәгән Гариф Шәкүровка 1961 елда язган хатында аңа шәригать буенча "Тарика-и Мөхәммәдия тәрҗемәсе" һәм төрек патшалары тарихына багышланган "Тарих-ы Әбел-Фарук" исемле китапларны җибәрүе турында әйтә. Хатының ахырында ул: "Әгәр дә вакыт ирешеп вафат булсам, безнең монда аны укыр-аңлар кеше калмый. Хуш, мулла Гариф, сәламәт яшәгез... Вафатымны ишетсәгез, "Фатиха-и шәриф", "Ихлас-ы шәриф" укып, искә төшерегез", - дип өсти...
Бабайларның урыннары оҗмахта булсын! 🤲
BY Dr. Bormotucher
Share with your friend now:
group-telegram.com/dr_bormotucher/2777