group-telegram.com/dr_bormotucher/3045
Last Update:
Әхмәд Вәфикъ паша мөстәкыйль әдәби тел хөкемендә йөргән госманлы төрек теленә карата ник «ләһҗә» сүзен кулланган соң? Бу сорауга төгәл, ышанычлы җавап бирә алмыйбыз. Мөрәттиб (автор-төзүче) үзе сүзлегенең «Мөкаддимә»сендә (кереш сүзендә) бу турыда берни әйтми. Фаразыбызча, сәбәбе Әхмәд Вәфикъ пашаның ганганәгә (традициягә) иярүендә. Мөселман укымышлылары арасында кабул ителгәнчә, госманлы, чыгтай, татар һәм башка төрки телләр уртак төрки телнең ләһҗәләре (шивәләре, диалектлары) саналганнар*. Төрки телләрдә язылган әсәрләрнең телен авторлары, нинди генә төрки телдә язсалар да, гасырлар буе нәкъ менә “төрки” дип күрсәткәннәр. Әхмәд Вәфикъ пашаның госманлы теленә карата «лисан» истыйлахын (терминын) куллануы да фаразыбызга каршы килми, чөнки гарәп теленнән кергән «лисан» сүзе фарсы вә төрки телләрдә һәм тел, һәм диалект мәгънәләрен белдерә алган.
*Кызык (бәлки очраклы) параллель: XVIII гасырда Русиянең рәсми документларында һәм басмаларда рус теле еш кына “российский диалект” дип йөртелгән.
https://www.ras.ru/kunstkamera/6fce8509-bf7d-4287-b2a0-a6acb295e753.aspx
BY Dr. Bormotucher
Warning: Undefined variable $i in /var/www/group-telegram/post.php on line 260
Share with your friend now:
group-telegram.com/dr_bormotucher/3045