Telegram Group Search
Доналд Трампа Владимир Путин белән сөйләшүдән канәгать калмаган

АКШ һәм Русия президентлары Доналд Трамп һәм Владимир Путин кичә кич якынча бер сәгать чамасыы телефоннан сөйләште.

Кремль биргән хәбәргә күрә, Трамп Украинада сугышны мөмкин кадәр тизрәк туктату мәсьәләсен күтәргән. Моңа җавап итеп Владимир Путин Русиянең сөйләшүләр алып бару мөмкинлегенә әзер булуын белдергән, ләкин Мәскәү үзенең "махсус хәрби операция" максатларыннан чигенмәячәген әйткән.

Трамп сүзләренә караганда, сөйләшү "бернинди дә нәтиҗә китермәгән", һәм ул Украинадагы хәлдән "канәгать түгел". Журналистлар сорауларына җавап биргәндә, Трамп шулай ук АКШның Украинага күп санда корал тапшырганын, моны дәвам итүләрен һәм ярдәм итәргә тырышуларын әйткән. Әмма ул шулай ук Джо Байден хакимияте Украинага корал биреп, "илне бөтенләй бушатты", һәм "безгә дә җитәрлек корал калуы мөһим" дигән фикер белдергән.

Русия һәм Украина делегацияләренең Истанбулда сөйләшүләрнең өченче раундына бәйле төгәл даталар турында фикер алышу булмаган, Трамп белән Путинның шәхсән очрашу мөмкинлеге дә каралмаган.

Сөйләшү вакытында шулай ук Иран, Сүрия һәм гомумән Якын Көнчыгыштагы хәл дә тикшерелгән.
Казан бюджеты дефициты 2025 елның беренче яртысында 6 миллиард сумга җитә

2025 елның беренче яртыеллыгы өчен Казан бюджеты 5,996 миллиард сум күләмендә дефицит белән үтәлергә мөмкин. Татарстан башкаласы башкарма комитетының әлеге карар өлгесе хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза.

Документта күрсәтелгәнчә, 2025 елның беренче алты аенда Казан бюджеты 28,6 миллиард сум керем алган. КШуның 15,5 миллиарды — салымнар һәм салым булмаган керемнәр (штрафлар, милек сату, дәүләт пошлиналары), 13 миллиарды — бушка бирелгән акча (субсидияләр, дотацияләр һ.б.).

Бюджетның гомуми чыгымнары 34,6 миллиард сум тәшкил иткән. Шуларның 3,2 миллиарды — гомуми дәүләт мәсьәләләренә, 202 миллион сум — дәүләт иминлегенә, 2,7 миллиард — икътисадка, 414 миллион — транспортка, 2,29 миллиард — юл хуҗалыгына, 668 миллион — ТКХ (торак-коммуналь хуҗалык) өлкәсенә, 650 миллион — шәһәрне төзекләндерүгә, 23 миллиард сум — мәгариф тармагына юнәлдерелгән һәм башкалар.

Ел ахырына дефицит якынча 9 миллиард сумга җитәчәк дип фаразлана.

Быелга Казан бюджеты дефицитсыз кабул ителгән иде.

👉Тулырак монда укыгыз.
"Яндекс. Тәрҗемәче" хезмәтенә мордва телләре өстәлде

"Яндекс" кулланучылары хәзер ике мордва телендә: эрзә һәм мокша телләрендә тәрҗемә ясый ала. Бу телләр "Яндекс. Тәрҗемәче" сайт-кушымтасында да, эзләү системында да эшли башлады.

Бүгенге көндә "Яндекс" хезмәтләрендә Русиянең 12 асаба халкы теле кулланылышта: татар, башкорт, ике мари, удмурт, чуаш, якут, шулай ук эрзә, мокша, осетин, коми һәм тува телләре. Әлеге 12 тел 10 республикада дәүләт телләре статусына ия.

👉Хәбәрне тулырак монда укыгыз.
Мәхкәмә Бөгелмәнең элекке башлыгының туганнары исеменә теркәлгән мөлкәтенең бер өлешен дәүләткә алу карары чыгарды

Татарстан прокуратурасы мәгълүматына караганда, дәүләт кеременә алынган мөлкәтнең гомуми күләме 115 миллион сумнан артып китә. Мәхкәмә карары әле үз көченә кермәгән.

Мәхкәмә дәүләт кеременә Казанның Кави Нәҗми урамында әнисе исемендәге фатир һәм сәүдә бинасын, шулай ук Мәскәүдәге фатирны алу турында карар чыгарган. Моннан тыш, суд Сочида хатынының әтисе исемендәге фатир, җир кишәрлеген һәм торак йортны, шулай ук хатынының әнисе исемендәге Porsche Cayenne автомобилен дә тартып алуны хуплаган.

Бөгелмәдә әнисе исемендәге фатирны һәм Берлек бистәсендә Закировның абыйсы Альберт Газизов исемендәге йортны дәүләт файдасына алу турындагы прокуратура таләбен мәхкәмә канәгатьләндермәгән.

Линар Закиров 28 апрель көнне Бөгелмә районы башлыгы вазифасыннан китте. "Бөгелмә-информ" язуынча, ул бу карарны үз теләге белән кабул иткән.

Кулаклаштыру чорын искә төшерәме? Бу хакта ни уйлыйсыз?

👉Тулырак монда укыгыз.
Казанны Татарстан башкаласы статусыннан мәхрүм итү турында хәбәрләр тарала башлады. Республиканың башкаласын федераль әһәмияттәге шәһәргә әвелдерергә мөмкиннәр.

Моның артында ниләр ята? Казанга башка статус бирү бу республиканы югалту дип саналачакмы?

Язманы тулысынча 👉 безнең сайтта укый аласыз.
Бүген Азат Европа Радиосы (RFE) ачылуга 75 ел. Беренче эфир 1950 елның 4 июлендә АКШ бәйсезлеге көнендә чыга.

1950 еллар башында төшерелгән кайбер фотолар. Аларның аңлатмасы түбәндәге постта ⬇️
Югарыдагы фотоларга аңлатмалар:

1. RFE-ның Мүнһен шәһәрендәге офисында Маҗар хезмәте журналисты.

2. RFE хезмәткәрләре тапшырулар барган илләрдән килгән хатларны ача

3. RFE-ның баш штабы Мүнһендәге "Инглиз бакчасы" (Englischer Garten) янындагы бу комплекс бинасында урнашкан булган.

RFE Европа илләренә сөйләгән, ә 1953 елда ачылган Азатлык Радиосы (RL) – Советлар берлегенә.

4. RFE-га финанс ярдәм сорау брошюрасы.

Радионы финанслауның бер өлеше шәхси иганәләрдән килгән, ләкин эшчәнлегенең зур өлеше АКШ Үзәк Күзләү Идарәсе (ЦРУ) тарафыннан яшерен рәвештә финансланган. Бу шартлар Радиога дәүләт финансланган тапшыручылар кебек дипломатик чикләүләргә дучар булмыйча, "ачыктан-ачык һәм нык бәреп" эшләү мөмкинлеге биргән.

5. RFE-ның төп тапшыру станциясе Португалиянең Лиссабон шәһәре янында урнашкан булган.

RFE/RL Германиядә, Испаниядә һәм Португалиядә урнашкан көчле кыска дулкынлы тапшыру станцияләрен кулланган. Алар атмосферадан сигналларны чагылдырып, мәгълүматны Көнчыгыш Европа илләренә һәм СССРга җиткерә алган. Азатлык Радиосы Тайваньда да тапшыру станциясе тоткан, ул Себернең ерак почмакларына кадәр тапшырулар юллаган.

6. Коралланган сакчы 1955 елда Чехословакия чиге янында, Көнбатыш Германиядә, урта дулкынлы радиотапшыру җайланмасы төягән йөк машинасын саклый.

Коммунистик илләр Азат Европа/Азатлык Радиосы тапшыруларын томаларга керешкәч, Радио шундый мобил тапшыру станцияләрен куллана башлый. Алар "тимер пәрдә"гә бик якын урнашып эшли алган.

7. Польша кызы үзенең коомунизмда яшәүче ватандашларына юллама ясый. Яңалыклардан тыш, Радио тыңлаучыларның үз телләрендә яңа музыка, мәдәни програмнар белән дә күңелен ача.
❗️Татарстанда бүген, 4 июльдә, инде икенче тапкыр дрон һөҗүме турында кисәтәләр.

Төшкә кадәр Әлмәттә заводлардан, балалар бакчаларыннан кешеләрне дә эвакуацияләделәр. Гомумән, республикада мондый кисәтү тәртибе җиде сәгать дәвам итте.

Казан белән Бегиш һава аланы берничә сәгать эшләми торды. Әлегә аларның ябылуы турында берни әйтелми.
2025/07/05 03:56:34
Back to Top
HTML Embed Code: