Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның иртәнге сәламләү постына бүген төрле фикерләр килде.
Кемдер дрон һөҗүме турында кисәтүләр вакытында килеп җитми, нишләргә белмибез, балаларны мәктәпкә, бакчага илтергәме, юкмы дип аптырап торабыз дип яза. Ә кемдер киресенчә коткы таратмаска, паникага бирелмәскә өнди, Татарстан хакимиятләре барысын да әйбәт эшли дип түрәләрне яклый.
Иң кызыклы фикерләрне шушы постка җыеп бирдек.
Ә сез ничек уйлыйсыз? Миңнеханов дрон һөҗүмнәре турында төгәлрәк мәгълүмат биреп барырга тиешме?
#Татарстан
@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı
Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның иртәнге сәламләү постына бүген төрле фикерләр килде. Кемдер дрон һөҗүме турында кисәтүләр вакытында килеп җитми, нишләргә белмибез, балаларны мәктәпкә, бакчага илтергәме, юкмы дип аптырап торабыз дип яза. Ә кемдер…
Казанда яшәүчеләр шәһәр хакимиятенең Telegram-каналында да мэрия пилотсыз очкычлар һөҗүме турында вакытында кисәтмәде дип зарлана.
Кешеләр дроннарны сәгать ярым, ике сәгать алданрак күреп алуларын, мэриянең исә соңарып хәбәр бирүен яза.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Кешеләр дроннарны сәгать ярым, ике сәгать алданрак күреп алуларын, мэриянең исә соңарып хәбәр бирүен яза.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
📍Апас районының Югары Ындырчы авылында төрмәдә утырып чыккан элекке тоткыннар һәм Русиянең Украинага каршы сугышында катнашучылар өчен ресоциализация үзәге ачарга җыеналар.
Моңа каршы петиция имзалау башланган.
— Элеккеге тоткыннар белән бергә талаулар, көчләүләр һәм урлаулар башланыр дип куркабыз. Шулай ук төрмәләрдә зур проблем саналган туберкулез таралу куркынычы бар, — диелгән мөрәҗәгатьтә.
Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин халыкка мөрәҗәгать белән чыккан. Ул бу үзәк турында сөйләшүләрнең "күбесе имеш-мимешләргә һәм дөрес булмаган мәгълүматка нигезләнгән" дип язган. Район башлыгы 21 гыйнварда авылда халык җыены булачагы турында игълан иткән.
"Интертат" язуынча, бу үзәкне "Ярдәм" хәйрия фонды рәисе Илдар Баязитов ачарга җыена. Анда төрмәдә утырган элекке тоткыннар һәм Украина сугышында катнашкан Русия хәрбиләре ресоциализация үтәчәк дигән. Хәзер янәшәдә "Яратель" оешмасы зур кошчылык фабрикасы төзи. Үзәктә яшәүчеләр шунда эшләячәк. Ул алардан куркыныч янамаячак, җитди контроль булачак дип ышандырган. Үзәккә каршы чыгучыларны Илдар Баязитов "Путинның канунына каршы чыга" дип гаепләгән.
Югары Ындырчы авыл җирлеге башлыгы Фирдүс Гафиятуллин үзәк ачылышына халыкның каршы булуын раслаган.
Ресоциализация үзәген Ындырчы авылының балалар бакчасын ябып ачмакчы булалар.

Израил 90 фәләстин тоткынын азат итте. Бу Израил белән ХӘМӘС фәләстин радикаль төркеме (АКШ һәм Европа берлегендә террорчы оешма дип табылган) арасында төзелгән Газзә сызыгында атышны вакытлыча туктату турындагы килешү кысаларында башкарылды.
Азат итәр алдыннан Израилнең иминлек көчләре һәм Кызыл Хач вәкилләре һәр тоткынның шәхесен тикшергән, алар медицина тикшеренүе үткән.
AFP агентлыгы язуынча, Бейтуниядәге Офер хәрби төрмәсеннән ерак булмаган урынга кешеләр җыелган, алар азат ителгән тоткыннар утыра торган автобусларны алкышлап каршы алган. Израил 69 хатын-кызны, 12 ир-атны, сигез үсмерне һәм бер балигъ булмаган кызны иреккә чыгарган.
Тулырак 👉Азатлык сәхифәсендә укыгыз.

❗️Якшәмбе көнне АКШта TikTok эшләүдән туктады. Кушымтаны ачканда мондый язу чыга: “Гафу итегез, хәзер TikTokны куллану мөмкин түгел. АКШта TikTokны тыю кануны үз көченә керде, һәм сез аны куллана алмыйсыз. Трамп бу мәсьәләне чишү өчен презилент вазифасына…
Америкада TikTok-ка нәрсә яный? Социаль челтәрне чикләү турында төп сораулар
Кичә АКШта популяр TikTok социаль челтәре эшләүдән туктап торды.
Америкада аңа чикләүләр кертелергә тиеш.
АКШның берничә сәгатьтән үз вазифасына керешәчәк яңа президенты Дональд Трамп социаль челтәрне тыю турында канунны кичектерәчәген белдерде. Шулай да гаять популяр булып киткән видеоплатформаның киләчәге күп сораулар тудыра.
Дөньяның иң популяр видеохезмәтләрнең берсен нигә чиклиләр?
Азат Европа/Азатлык радиосының журналисты, China In Eurasia брифингы авторы Рейд Стэндиш фикеренчә, TikTok’ны тыю — АКШ һәм Кытай арасындагы технологик лидерлык өчен көрәшнең бер билгесе.
Социаль челтәрнең тыелачагы билгеле булгач АКШның берничә эре эшкуары аны сатып алу тәкъдиме белән чыкты.
Бу шартларда TikTok әлегә томаланмыйча, Русиядә ачыла торган платформа булып кала. Әлеге хәл Русиянең Кытайга якынаю омтылышы бәйле була ала.

Азатлык Радиосы
Америкада TikTok-ка нәрсә яный? Социаль челтәрне чикләү турында төп сораулар
Якшәмбе көнне АКШта TikTok берара эшләмәде. Америкада аңа чикләүләр кертелергә тиеш. Дөньяның иң популяр видеохезмәтләрнең берсен нигә чиклиләр? Русиядә челтәр нигә томаланмаган бердәнбер эре чит ил платформасы булып кала? Азатлык аңлатуында укыгыз.
Татарстанда мәдәният өлкәсендә социологик тиешеренү үткәрелгән.
Аның нәтиҗәләрен бүген Татарстан фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов Казанда узган Мәдәният министрлыгының еллык киңәшмәсендә җиткерде.
Тикшеренү күрсәткәнчә, Татарстанда иҗат әһелләре арасында классикларның әсәрләрендәге милли темага кызыксынуы кимегән. Шулай ук халык сәнгатенә игътибар азайган.
Миңнеханов фикеренчә, милли тарихны бозу һәм мәдәнияттә экспериментлар ясау күзәтелә.
— Еш кына иҗат иреге һәм яңа агым кертү лозунгы астында чамасыз эксперименталь формалар куллану бар. Мондый алым милли мәдәнияткә нык зыян китерә. Беркемнең дә шиге калырга тиеш түгел, кешелекнең алдынгы техник, технологик үсеше нигезендә рухи мәдәни кыйммәтләр ята. Шуңа күрә без бүгенге мәсьәләләрне вакытында хәл итү өстенлекле әһәмияткә ия, — диде ул.
Аныңча, академия "Көнбатыш агрессиясе"нә каршы торачак һәм "рухи нигезне" алга сөрәчәк.
Соңгы елларда Татарстанда эксперименталь тамашалар ешайды. Мәсәлән, "Әлиф" иҗат берләшмәсе яңа алымнар кулланып спектакльләр куя. Туфан Имаметдинов җитәкчелегендәге төркем "Әллүки", "Әлиф", "Шамаил" исемле тамашалар әзерләү белән танылган. Актер һәм биюче Нурбәк Батулла "Әлиф" спектаклендәге роле өчен Русия күләмендәге "Алтын битлек" премиясенә лаек булды.

Тикшеренү: Татарстан иҗат әһелләренең милли темага кызыксынуы кимегән
Мәдәният өлкәсендә эксперименталь әсәрләр ясау “мәдәнияткә зыян китерә” дигән нәтиҗәгә дә килгәннәр.
📍Русия Думасы рәисе Вячеслав Володин икенче укылышка җирле үзидарәне оештыру турындагы канун өлгесенә төзәтмә әзерләргә кушкан.
Бу төзәтмәләргә ярашлы, җирле үзидарәләрне үзгәртеп, аны бер дәрәҗәле системга әйләндерү-әйләндермәүне төбәкләргә үзләренә хәл итеп бетерү хокукы биреләчәк. Баштарак канун өлгесе бу үзгәрешләрне бөтен ил буйлап барлык төбәкләрдә дә кертүне күз уңында тота иде.
Моңа кадәр муниципаль реформаны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов берничә тапкыр тәнкыйтьләп чыкты. Җирле үзидарәләрне үзгәртеп, аны ике дәрәҗәле системнан бер дәрәҗәле системга күчерүнең бернинди начарлыгы да юк, әмма Татарстанда бу ярамый торган эш, дигән иде ул былтыр 19 декабрьдә.
Тулырак👉 Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

Вашингтонда АКШның 47нче президенты Дональд Трампның вазифага керешү тантанасы башлана.
Күпсанлы кунаклар арасында – Американың элекке президентлары. Фотода Билл Клинтон, Джордж Буш, Барак Обама.
Инаугурациягә кайбер чит ил башлыклары: Аргентина президенты Һавьер Милей һәм Италия премьер-министры Джорджа Мелони чакырылды. Чарада Кытай башлыгы урынбасары Хань Чжэн да катнаша.

❗️Дональд Трамп, ант китереп, рәсми рәвештә АКШ президенты вазифасына кереште
Трамп — Америка Кушма Штатларының 47нче президенты.
Халыкка мөрәҗәгатен Трамп:"Американың алтын чоры хәзер башлана", дип башлады.
Трампка кадәр үз антын вице-президент Джей Ди Вэнс та китерде. Ул соңгы 70 елда бу вазифага сайланган иң яшь кеше булды, аңа 40 яшь.
Тулырак безнең хәбәрдә укыгыз.

This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
20 гыйнвар Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиевкә 88 яшь тула
Берничә ел элек Азатлык Радиосы Шәймиевнең төп казанышларын һәм хаталарын барлаган иде. Тагын бер кат шул видеоны искә төшереп узабыз.

Хәерле иртә, дуслар! Дөньяда ниләр бар - шулар хакында кыскача.
🔸 Бүген иртән Казан, Сембернең һава аланнары ябылып торды. Очкычлар ни кабул ителмәде, ни очып китмәде. Хәзер аэропортлар эшли.
🔸 Кичә АКШ президенты буларак эшли башлаган Доналд Трамп Русияне телгә алып, Украина белән килешү төземичә "Путин Русияне җимерә" дип белдерде. АКШның Ак йорты белдерүенчә, Украина килешергә әзер.
🔸 Смоленскидагы торак йортка дрон эләккән, янгын чыккан. Төбәк җитәкчелеге корбаннар юк дип ышандыра. Дрон эләккән йорт авиазаводка якын.
🔸 Русия гаскәрләре Харьков, Луһанск, Донецк өлкәләрендә бераз алга уза алган, дип яза DeepState проекты.
🔸 2024 елда Русиянең бюджет дефициты 3,49 трлн сумны тәшкил иткән. Бу - иң зур сан. The Moscow Times язуынча, ел азагында планлаштырылмаган 800 млрд сум акча тотылган.
🔸 Русиянең Юстиция министрлыгы чит ил кешеләренең милеген конфискацияләү процедурасын булдырган. Бу - Көнбатышның Русия Үзәк банкының активларын конфискацияләнергә мөмкинлегенә җавап.
🔸 Барнаулда бер егет тоткарланган, аны военкоматка ут төртүдә гаеплиләр.
🔸 Доналд Трамп Капитолиягә һөҗүм итүдә катнашкан 1,5 мең кешене ярлыкаган.
🔸 Башкортстанның Туймазы районында Махачкала - Уфа маршруты белән М5 юлы буйлап барган автобус янып беткән. Автобуста 12 кеше булган, алар чыгып өлгергән, корбаннар юк.
🔸 Татарстанда көндез -12 градуска кадәр суытачак.
Азатлык сезгә имин, уңышлы көн тели. Безнең белән булыгыз, бездә туган телдә оператив хәбәрләр.

Көн язмасы: "Авыллардан 5 мең кеше читкә барып эшли"
Мамадыш — Украина сугышында Татарстанның иң күп егете үлгән район. Ни өчен монда Украинадан күп мәетләр кайта? Ничек яши бу район?
Мамадыш районы Татарстанның авыл тормышы белән яшәүче районнар арасында Украинадагы сугышта үлгән хәрбиләр саны белән алдынгы урыннарда тора. 40 мең кеше яшәгән җирлектә инде 75 егет һәлак ( бу - Азатлык Радиосының статистикасы, ачык чыганаклардан ачыкланган саннар, 👉 моннан карый аласыз). Мәсәлән, күрше Кукмара районында, халык саны 11 меңгә күбрәк булуга карамастан, үлемнәр саны азрак. Ник болай чыга?
Белгечләр Украина сугышында иң күп үлемнәр 2024 елга туры килде дип саный. 2024 ел башында Мамадыш районы башлыгы исә Украина сугышында 22 кеше үлүен әйткән булган. Ул вакытта районнан 300 ир-егет сугышка киткән дигән. 2024 елда вазгыять ничек — рәсми саннар юк. Сугышта иң күп үлемнәр (23 кеше) 35-44 яшь төркеменә карый.
45 яшьтән өлкәнрәкләр һәм 25-34 яшьлекләр арасында 15шәр үлем теркәлгән. Күпме хәрбинең мобилизациягә эләгеп, яки контракт төзеп үлүе турында мәгълүмат яшерелеп килә. Әлегә 75 үлемнең 6сы гына мобилизациягә эләккән егетләр булуын төгәл әйтеп була. Үлемнәрнең зур өлешен контрактчылар алып торуы ихтимал.
Кыскача әйткәндә, Мамадыш районының бүгенге хәле мондыйрак: авылларда эш юк, эшче көчләрнең чиреге читкә китеп эшли, авылларның өчтән бере юкка чыгарга тора, санкцияләр дә, сугыш пропагандасы үз эшен эшли.
Азатлык башка сәбәпләрне дә ачыклады. Алар да тәэсир итми калмый.
👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә

"Авыллардан 5 мең кеше читкә барып эшли". Мамадышта — Татарстанның иң күп егете үлгән районнарның берсендә — ничек көн итәләр?
Районның бүгенге хәле: эшче көчләрнең чиреге читкә китеп эшли, авылларның өчтән бере юкка чыгу алдында тора, санкцияләр һәм сугыш пропагандасы.