group-telegram.com/DUMRF_TAT/2356
Last Update:
Мөфти Гайнетдин «Яңа Херсонес» музей комплексы белән танышты
Баш мөфти шәех Равил Гайнетдин Севастопольдәге тарих-археология паркында һәм «Новый Херсонес» музей-гыйбадәтханә комплексында булды
Ул тарихи хәтерне ныгытуга, рухи-әхлакый кыйммәтләрне тәрбияләүгә юнәлдерелгән проектның мәдәни-мәгърифәтчел эшчәнлеге белән танышты. Кырым һәм Новороссия музеенда мөфти Гайнетдин Кырым ханлыгына багышланган залдагы экспозиция һәм интерактив материалларны аеруча кызыксынып өйрәнде.
16 гыйнварда мөфти Гайнетдингә «Новый Херсонес»ка барырга Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксенов һәм Севастополь губернаторы Михаил Развожаев ярдәм итте. Симферополь һәм Кырым митрополиты Тихон кушуы буенча комплекста экскурсияне диакон Антоний Камалдинов үткәрде. Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисен җәмәгать эшлеклесе Заур Смирнов озатып йөрде.
Музейда мөфти Гайнетдин Кырымның илебезнең цивилизация һәм дәүләт үсешендәге әһәмиятле урын тотуына тагын бер кат басым ясады.
Аңа кадәр ике көн элек Президент Путин Кырым һәм Севастопольнең социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырган иде, аның барышында Россия лидеры борынгы Кырым җирендәге тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау, аларны төзекләндерү мөһимлегенә игътибар юнәлтеп, Кырымдагы тагын бер рухи һәм мәгърифәтчелек үзәге - Симферопольдәге Җәмигъ мәчете төзелеше тәмамланганын әйткән иде.
@DUMRF_TAT
BY ДУМ РФ татарча

Share with your friend now:
group-telegram.com/DUMRF_TAT/2356