Telegram Group Search
🔹 Добрый вечер, друзья! Сегодня в селе Новый Кинер состоялось торжественное открытие нового парка Зихангиров. В парке люди смогут не только отдохнуть, но и познакомиться с историей космонавтики, с покорителями космоса. "Парк Зихангиров"- это единственное место отдыха в Татарстане, полностью посвященное космической тематике. Схематически представляет собой Солнечную систему с Солнцем в центре. Здесь же установлена стела с взлетающей ракетой.

🔹 Хәерле кич, дуслар! Республикада иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү буенча проектлар тормышка ашырыла. Районыбызда әлеге проект кысаларында Яңа Кенәр авылында "Җиһангирлар паркы" сафка басты.
Бүген әлеге парк тантаналы төстә ачылды. Паркта ял һәм балалар өчен уен зоналары булдырылган, ә иң мөһиме биредә һәркем космонавтика һәм әлеге өлкәгә нигез салучылар белән таныша ала.
🔹 Хәерле көн, райондашлар! "Заря" хуҗалыгында терлекчелектә тугыз айлык эшкә йомгак ясау, техникаларны кышкы саклауга кую буенча семинар киңәшмә уздырылды. Киңәшмәдә район хуҗалыгы җитәкчеләре, специалистлар катнашты. Терлекчелек өлкәсендә югары күрсәткечләргә ирешкән хуҗалыклар билгеләнде, хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырылды. Терлекчелектә тугыз айлык йомгаклар буенча күчмә кубок "Возрождение' хуҗалыгына бирелде.
Соңыннан семинарда катнашучылар белән бергә "Заря" хуҗалыгында техникаларны кышка кую белән таныштык, яңа төзелгән бозаулар торагында булдык.

🔹В хозяйстве АФ "Заря" состоялось совещание по подведению итогов девятимесячной работы в животноводстве, постановке техники на зимнее хранение. В совещании приняли участие руководители хозяйств района и специалисты. Отмечены хозяйства, добившиеся высоких показателей в животноводстве, вручены награды передовикам труда. Переходящий кубок по итогам девяти месяцев в животноводстве был вручен хозяйству ООО АФ "Возрождение".
🔸 Хөрмәтле Россия Федерациясе гражданнары! Барыгызны да Халыклар бердәмлеге көне белән чын күңелемнән котлыйм!

Бу бәйрәм 1612 ел вакыйгалары белән бәйле: Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесе Мәскәүне чит ил басып алучыларыннан азат иткән. Шуннан бирле 4 ноябрь илебездә яшәүче төрле милләт вәкилләренең бердәмлеге көне булып санала.

Безнең һәркайсыбыз үз урынында Ватан иминлеге өчен хезмәт куя, һәм ул һәрвакыт без яраткан һәм белгән көчле, ирекле, бердәм ил булып калсын!

Бәйрәм белән! Барыгызга да иминлек, бәхет телим! Илебез тыныч, күк йөзебез аяз булсын, бөек Россиябез чәчәк атсын!

🔸Уважаемые граждане Российской Федерации! Искренне поздравляю всех с Днем народного единства!

Этот праздник учрежден в память о событиях 1612 года - народное ополчение под предводительством Кузьмы Минина и Дмитрия Пожарского освободило Москву от иноземных захватчиков. С тех пор 4 ноября является символом сплоченности и единства многонационального народа нашей страны.

Каждый из нас на своем месте трудится на благо Родины, и пусть она всегда остается такой, какой мы ее любим и знаем, – свободной, сильной и единой!

С праздником! Здоровья, счастья и добра! Мира и процветания великой России!
🔹 Хәерле кич, дуслар!
Бүген Яңа Кенәр мәктәбендә 2009 нчы елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында Арча районы башлыгы призына көрәш ярышлары узды.
Ярышларда Арча районы мәктәпләреннән 108 көрәшче, 11 үлчәү категориясенә бүленеп бил алышты.
Ярышларны ачу тантанасында Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты доценты Файзрахманов Илнар Илдарович, самбо буенча СССРның спорт мастеры, якташыбыз Мадьяров Фарих Әхмәдиевич катнашты.
Һәр үлчәү категориясендә җиңүчеләргә медаль, грамота һәм бүләк тапшырылды.

🔹Сегодня в Новокинерской школе прошли соревнования по борьбе «Корэш» среди юношей 2009 года рождения и моложе.
В соревнованиях приняли участие 108 юных борцов из школ Арского района, разделенных на 11 весовых категорий. В церемонии открытия приняли участие доцент Поволжского государственного университета физической культуры, спорта и туризма Файзрахманов Ильнар Ильдарович и мастер спорта СССР по самбо, наш земляк Мадьяров Фарих Ахмадиевич.
Победителям были вручены медали, грамоты и призы.
🔸 Уважаемые сотрудники и ветераны органов внутренних дел!
Поздравляю Вас с профессиональным праздником!

От Вашей работы зависит самое главное - покой и безопасность граждан. Верность служебному долгу, мужество, решительность, готовность в любую минуту прийти на помощь - остаются самыми главными качествами для сотрудников полиции.

Желаю Вам безопасной и успешной службы!
Пусть в Ваших домах всегда царят мир и покой!

🔸 Хөрмәтле эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Гражданнарның тынычлыгы һәм иминлеге турыдан-туры сезнең эшегезгә бәйле. Хезмәт бурычына тугрылык, батырлык, тәвәккәллек, теләсә кайсы минутта ярдәмгә килергә әзерлек - полиция хезмәткәрләренең иң төп сыйфатлары.

Сезгә имин һәм уңышлы хезмәт телим!
Өйләрегездә һәрвакыт тынычлык һәм бәрәкәт булсын!
2024/11/14 13:18:45
Back to Top
HTML Embed Code: