Telegram Group Search
Кулны сабын белән юарга кирәк. Чөнки сабын кул өслегендәге бактерияләрнең 90 процентыны юып төшерергә сәләтле икән. Ә бактерияләр үлсен өчен су температурасы кимендә +75 градус булырга тиеш. Әмма мондый суда куллар пешүе ихтимал.

Пандемия вакытында антисептикларны бик актив кулландык. Антисептиклар бактерияләргә каршы көрәшә, әмма кулда булган башка пычраклардан арындырмый. Шуңа...

Тулырак: https://shahrikazan.com.ru/news/kish-tabyish/mikroblar-sabynda-iasime
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Зәйнәб Фәрхетдинованың кабатланмас "Талларым" җыры🔥Тавышы хәзер дә үзгәрмәгән сыман)
Җәннәтләр дүрт кешегә гашыйк. Берсе – рамазан аенда ураза тоткан кешеләр
Әбү Һүрайра (радыйаллаһу ганһү) тапшырган риваятьтә Рәсүлуллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм әйткән): «Аллаһ: «Адәм углының эшләгән һәр хәерле эше үзе өчен, әмма ураза алай түгел. Ураза бары тик минем өчен генә. Аның савабын да мин бирермен», – дип әмер итте.

Тулырак: https://shahrikazan.com.ru/news/din/nntlr-drt-kesheg-gashyyk-berse-ramazan-aenda-uraza-totkan-keshelr
Без үзебез күптән әби инде, ашларның да төрлесен пешерәбез, тәмле дә, тик менә балачакта нәнә пешергән умач-чумарларга җитми инде. Аның умачын бик ашыгыч булганда тиз генә уып ашка салалар иде инде. Токмач басып торырга вакыт юк, умач кына удым, дип. Шундый вак кына камыр, үзе шундый тәмле, нәнәнекен карап торганда шундый җайлы да, үзең уа башласаң, андый вак булмый шул менә.

Тулырак: https://shahrikazan.com.ru/news/avyil/nana-asy-sagyndyra-umacly-as
Яз килергә җыена бугай. Ә сез ничек уйлыйсыз?
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Бу минутларда Казанның "Пирамида" концертлар залында Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин концерты бара.

❤️ куярга онытма)
Сыер сатып алган гармунны үзеннән калдырмыйча сугышка чыгып китә. Тик поезда барганда өсләренә снаряд төшеп, вагон рельстан чыга, имгәнүчеләр дә, үлүчеләр дә була. Шул вакытта Кәрам гармунын югала. Сталинград сугышында каты яралана. Бер кулын өздереп, беренче группа инвалид булып авылга кайта. Кулсыз булса да авылның иң оста гармунчысы була. “Идәнгә гармунын куеп, бер кулы белән уйный иде”, - дип сөйли Рафис абый.

Тулырак: https://shahrikazan.com.ru/news/iazmys/tukai-kulibiny-garmuncysy-yrcysy
Ә өстәлдә язу ята. “Синең ышанычыңны аклый алмавым өчен гафу үтенәм. Мин бер атнага киттем. Сау бул”, – дип язган иде ул. Шулчак йөрәгем туктап калгандай булды. Димәк, ул бер атнадан кайта, ә мин яңадан әти-әнием янына кайтырга тиеш буламмы? Ә алга таба нәрсә? Минем тормышым нинди юнәлеш алыр? Мин һаман сәркатиб булып эшлим. Икенче тапкыр аерылышу? Шушы бөтен дөньяда миңа дигән ир тумаган мени? Шулай итеп, мин тагын бәхетемнән колак кактыммы?

Тулырак: https://shahrikazan.com.ru/news/%D3%99y-yazmyish/n-irem-yuynyrga-kerep-kitte-dimk-bezne-tagyn-ber-bkhetle-tn-kt
Ил алдындагы бурычны үтәп – хезмәт итеп, Хәнифнең туган якларына кайтыр көннәре җитә. Әмма шул вакытта егетнең язмышын кыл урталай бүлгән көтелмәгән вакыйга була. Кешеләргә ышанучанлыгы, тугрылыгы, йомшак холыклы булуы аркасында, Хәнифнең беркатлылыгыннан файдаланып, аны тозакка каптыралар – башка кешенең гаебен тагып, гаепсездән гаепле ясап төрмәгә илтеп тыгалар.

Тулырак: https://shahrikazan.com.ru/news/%D3%99y-yazmyish/ata-ana-mkhbbtennn-chitk-tibrelgn-khnif-slim-kochagynda-naz-tapty
Уразада авызны теш пастасы белән чистартырга ярыймы? Уразада тырнак һәм чәч кистерергә ярыймы? Иртән йоклап калып, уразага ният кылынмаган булса, аны кайчанга кадәр кылып була?

Тулырак: https://shahrikazan.com.ru/news/din/uraza-esh-birel-torgan-soraular
Каланхоэ чәчәк атсын өчен нишләргә?
Суны дөрес сипмәү - каланхоэ чәчәк атмауга сәбәп була ала.

Тулырак: https://shahrikazan.com.ru/news/kinas-sandygy/kalanxoe-cacak-atsyn-ocen-nislarga
Марсель 2 яшендә үк сәхнәгә тәүге адымнарын ясады. 4 яшеннән“Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклендә Илсур ролен башкара. Безнең белән гастрольләргә дә йөри, шөкер. Спектакльдә роль биргәч, Марсель шунда ук сүзләр ятларга кереште. Аның кызыксынуын без үстерәбез генә. Әлбәттә, улыбыз театр юлын сайласа, каршы килмәячәкбез.

Тулырак: https://shahrikazan.com.ru/news/shou-biznes/nursana-ham-almaz-xosaenovlar-ikence-kattan-kurep-gasyik-buldym
Туңдыргычка барын да тыкмагыз!
Туңдыргычта әзер ризык булу хуҗабикәләр өчен бик уңайлы. Әмма ризыкларның, яшелчәләрнең һәм җиләк-җимешләрнең барысын да катырырга ярамый.

Тулырак: https://shahrikazan.com.ru/news/torlese/tundyrgycka-baryn-da-tykmagyz
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Бүген Ильмира Нәгыймованың туган көне🥳🎉 Җырчыга 33 тула🎉Аны чын күңелдән котлап, матур теләкләребезне юллап калабыз🙏🏻
Телевидениедә эшләгәндә социаль челтәрләргә танышырга теләк белдереп язучылар күп булды. Аларны игътибарга алмый идем. Ирем Айнур да язган, тик мин күрмәгәнмен. Камал театры гастрольләрен яктыртырга Петербургка баргач, миңа чәчәк бәйләме китерделәр. Мин театрдан берәр актер гашыйк булганмы дип, хәтта актерларны күздән кичергәнем истә. Ә ул чәчәкләр Айнурдан булган. Мин аны соң гына, инде танышкач белдем.

Тулырак: https://shahrikazan.com.ru/news/intervyu/guzal-sagyitova-xodaidan-harvakyt-uz-iarymny-t
Балаң күп булса лаеклы ялга иртә чыгасың
Татарстанда 20 меңнән артык әни лаеклы ялга иртәрәк чыккан.

Тулырак: https://shahrikazan.com.ru/news/kyskaca-ianalyklar/balan-kup-bulsa-laekly-ialga-irta-cygasyn
Күрше-тирәдә ун-уникеләп бала булып, кичке уеннарда урамны гөрләтеп торганыбызны сөйлим дә, улымның гаҗәпләнүенә каршы җавап итеп: “Бигрәк күңелсез яшисез инде сез, балакайларым”, – дип өстәп куям. Мәктәбендә түгел, авылында бала-чага юк диярлек хәзер.

Тулырак: https://shahrikazan.com.ru/news/yazmalar/balanyn-berse-iorakka-baryber-iakynrak-bula-ikan
Авылда калып, беренче баласын 25 яшькә кадәр тапкан әниләргә бер тапкыр 50 мең сум күләмендә дәүләттән ярдәм алу мөмкинлеге бар. Әгәр дә өченче баласын 29 яшькә кадәр таба икән, бу вакытта бер тапкыр 100 мең сум акча бирелә.
Тулырак: https://shahrikazan.com.ru/news/amgyiat/avylda-iasap-bala-tapsan-akca-biralar
Колак ни өчен шаулый?
Колак “шаулый” икән, бу – стресс, колак эчендә чит предмет, шулай ук эчке колак һәм евстахий торбасы патологияләре нәтиҗәсе булырга мөмкин. Белгечләр ассызыклаганча, колак шаулавы барлыкка килүне игътибарсыз калдырырга ярамый. Чөнки....

Тулырак: https://shahrikazan.com.ru/news/salamatlek/kolak-ni-ocen-saulyi
2025/03/06 10:56:32
Back to Top
HTML Embed Code: