group-telegram.com/DUMRF_TAT/2373
Last Update:
Хәйрия хаҗына барырга гаризалар җыела
Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе пленумының онлайн утырышы узды
30 гыйнварда булган әлеге эшлекле чарада мөфти Дамир Мөхетдинов
«Хаҗ Кәрим-2025» хәйрия программасы буенча хаҗга юлламаларга кандидатлардан гаризалар җыю башлануы турында игълан итте.
Алдан хәбәр итүебезчә, Россия Федераль Җыены Федерация Советы әгъзасы, хәйрияче Сөләйман Кәримов үз малыннан быелгы Хаҗга
5 000 юллама фида кылды.
Россия төбәкләреннән хәйрия хаҗында катнашучылар исемлеге (Дагыстан Республикасыннан тыш) «Защитники Отечества» хәйрия фонды бүлекчәләре белән тыгыз хезмәттәшлектә,
РФ мөселманнары диния идарәсенә караган дини оешмалар аша формалаштырылачак.
Бу эш безнең идарәнең рәисе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин фатихасы белән һәм аның җитәкчелегендә башкарыла.
Гаризалар һәм документлар 2025 елның 1 февраленнән 30 мартына кадәр кабул ителә.
Мәгълүм ки, быелгы Хаҗ йолалары июньнең беренче ункөнлегенә туры килә.
Дин әһелләре, дини оешмаларның активистлары һәм волонтерлары арасыннан кандидатлар урыннардагы оешмаларның рәисләренә мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Документлар исемлеге һәм катнашу шартлары турында тулырак итеп безнең рәсми сайтта язылган:
https://dumrf.ru/common/announcement/24603
@DUMRF_TAT
BY ДУМ РФ татарча


Share with your friend now:
group-telegram.com/DUMRF_TAT/2373