Telegram Group Search
❗️Орскида "Баймак эше"ндә гаепләнүче биш кеше 5 ел колониягә хөкем ителде

Шәһәрнең Ленин районы мәхкәмәсе хөкемдары Алексей Алексеев — Айтуган Абдуллин, Денис Икбаев, Мурат Бикбулатов, Илмир Рыскулов һәм Айбулат Нигаматовка карата хөкем карарын игълан итте.

Алар "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" маддәләре нигезендә гаепләнде.

🟠Прокуратура үтенече белән "Баймак эше"ндә гаепләнүчеләрнең мәхкәмәләре Башкортстаннан читтә үтә. Хәзерге вакытта бүгенге хөкем карарларын да исәпкә алганда, 21 кешегә хөкем карарлары игълан ителде.

Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.

#Баймак_эше
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Бүгенге көнгә Азатлык Радиосы Татарстаннан һәм Башкортстаннан сугышка китеп һәлак булган 8898 кеше исемен таба алды.

Русия буйлап сугышта үлүчеләр саны белән Башкортстан – беренче, Татарстан икенче урында бара.

Бу мәгълүмат ачык чыганаклардан җыела, чынлыкта сугышта үлүчеләр саны зуррак була ала. Хакимият аларның санын яшерә.

🟠Барлык исемнәрне Азатлык хисабында табып була. Анда безгә үлүчеләр турында мәгълүмат та җибәреп була.

#сугышта_үлүчеләр
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Украинадагы сугыштан кайтучыларны Татарстан балалар йортларында "остаз" булып җәлеп итмәкчеләр

Татарстанда "Минем остазым — махсус хәрби операция ветераны" дигән проект башлап җибәрәләр. Аның кысаларда Украинага каршы сугышып кайткан хәрбиләр авыр үсмерләргә, ятимнәргә, балалар йортларында һәм кадет мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләргә остаз булачак.

Президент Владимир Путин Украинага һөҗүмдә катнашучыларны Русиянең "чын элитасы" дип атаган иде. Кремль төбәкләрдән Украинадагы сугышта катнашучыларны хакимияткә эшкә урнаштыруны да таләп итә башлады.

"Остаз"лар балаларны нәрсәгә өйрәтәчәк дип уйлыйсыз? Сезнең фикерләрне көтеп калабыз.
Татарстанда быел беренче тапкыр рәис сайлау булачак

Быел 14 сентябрьдә республика рәисен, җирле үзидарә оешмаларына 7663 депутатны һәм Дәүләт шурасына бер депутатны сайлаячаклар. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтте.

1 гыйнварга булган белешмәләргә күрә, республикада тавыш бирү хокукына ия булган 1,92 млн кеше яши. Татарстанда сәяси фиркаләрнең 19 төбәк бүлекчәсе теркәлгән.

Узган ел ахырында "Бердәм Русия"нең Татарстандагы бүлекчәсе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 2025 елгы сайлауларда фирка әгәр дә үзе риза булса, Рөстәм Миңнехановны хуплаячак, дигән иде.

Быелгы сайлауларда беренче тапкыр Татарстан халкы президентын түгел, рәисен сайлаячак. 2023 ел башында Татарстан Конституциясе туракланды һәм президент атамасы бетерелде. Хәзер ул рәсми төстә "рәис" һәм "глава" дип аталып йөртелә. Төп кануннан "суверенитет", "шартнамә", "ватандашлык" төшенчәләре дә бетерелде.

2020 елда Миңнеханов 83,4 процент тавыш җыйган иде. Оппозиция бу сайлауны имитация дип атады. Миңнехановны сайлау кампаниясен административ ресурс кулланып алып баруда гаепләделәр.
Башкортстанның Стәрлетамак шәһәре туристлардан салым җыюдан баш тарткан

Бүген Стәрлетамак депутатлары шәһәргә килгән туристлардан салым җыюны гамәлдән чыгарган. Салым шәһәр кунакханәләрендә бер тәүлек яшәү бәясенең 1 процентын тәшкил итәргә, әмма шул ук вакытта 100 сумнан да артмаска тиеш иде. 2029 елга аны биш процентка җиткермәкчеләр иде.

Татарстанда туристлардан салым җыюны гамәлдән чыгарган беренче шәһәр исә Чистай булды. Чистай районындагы биш авыл җирлеге дә салымнан баш тартты.

Шәһәрләрнең туристлардан салым җыю хокукы 2024 елның июлендә Русия салым кодексына үзгәрешләр керткәннән соң барлыкка килде. Хәзер муниципаль берәмлекләр турист салымын үзләре кертә һәм аның ставкаларын да үзләре билгели ала.

Салымны җыю эше кунакханәләргә һәм хостелларга тапшырылган.
Русия иреклек дәрәҗәсе ягыннан дөньяда 183нче урында тора

Бу Freedom House-ның яңа хисабында әйтелгән.

100 баллдан Русия ирекләр белән бәйле 12 генә балл җыя алган, бер ел эчендә бер баллны югалткан.

Узган ел сәяси һәм сивил ирекләр белән бәйле иң начар вазгыять Украинаның Русия басып алган төбәкләрендә күзәтелгән. Freedom House исәпләүләренчә, андагы иреклек күрсәткечләре хәтта 0 балл да җыя алмаган. Тибетта (ноль балл) Көньяк Суданда һәм Төркмәнстанда (берешәр балл) вазгыять бераз яхшырак.

Иң ирекле ил дип Финляндия табылган: 100 баллдан 100 балл җыйган. Норвегия, Швеция һәм Яңа Зеландия 99 балл җыйган.

Тулаем алганда дөньяда 19нчы ел рәттән иреклек дәрәҗәсе кими, дип белдерә Freedom House.
Ел башыннан Татарстан Мәскәүгә салымнарны 62%-ка арттырган

2025 елның гыйнварында Татарстанда барлыгы 107,2 млрд сум салым җыеп алынган. Әлеге керемнәрнең 78,5 млрд сумы федераль үзәккә күчерелгән. Бу хакта 26 февральдә республика финанс министрының урынбасары Алла Анфимова матбугат очрашуында белдерде.

Бу узган елдан 62,5%-ка, яки 30 млрд сумга күбрәк. 2024 елның гыйнварында Татарстан үзендә җыелган салымнарның 48,3 млрд сумын күчергән булган.

Республиканың үз бюджетына исә 28,7 млрд сум калган. Бу Татарстанда җыелган барлык салымнарның 26,7%-ын алып тора.

▪️2024 елда Татарстанда барлыгы 1,5 трлн сум салым һәм салым булмаган керемнәр җыеп алынды. Бу сумманың 67%ы — федераль бюджетка күчерелгән, калган 33%ы — республикага калган.
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 27нче февраль. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹АКШ белән Русия Арктикада хезмәттәшлек итү турында сөйләшүләр алып бара дип яза Bloomberg. Сүз табигый байлыкларны үзләштерү һәм сәүдә юлларын үстерү турында бара, диелә. Кайбер галимнәр фикеренчә, бозлар эрү сәбәпле Төньяк океанда ачылачак кораб юллары дөнья сәүдәсен шактый гына үзгәртергә мөмкин.

🔹Бүген Истанбулда РФ һәм АКШ дипломатлары очрашачак. Очрашуда сүз илчелекләрнең эшчәнлеген яхшырту, дипломатлар өчен визалар, банк операцияләре оештыру турында барырга тиеш дип хәбәр итә АКШның Дәүләт департаменты.

🔹Флорида штатыннан Айга яңа җиһаз җибәрелгән. Ул Nova-C Athena дип атала, аны Intuitive Machines ширкәте уйлап чыгарган. Әлеге җиһаз Айның Көньяк котыбына 6 мартта килеп җитәргә тиеш. Модульнең ай миссиясе 10 тәүлек дәвам итәчәк.

🔹Татарстан кешеләр ала торган кредитлар күләме ягыннан Русия төбәкләре арасында беренче бишлеккә кергән: республикада бирелә торган кредитның уртача күләме 141,8 мең сум тәшкил итә. Иң зур кредитларны Мәскәү халкы ала — уртача 183,8 мең сум.

🔹Валюталар курсы: $ = 86.83 сум; € = 90.86 сум; ¥ = 11.96 сум

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

👉
Безнең сайтка кереп, үзегезгә ошаган язмаларны укыгыз. VPN кирәкми!

@azatliqradiosi
❗️Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесен акча белән хәрәмләшүдә шикләнеп тоткарлаганнар.

Аны шәһәр бюджетыннан 2,6 миллион сум урлаган дип шикләнәләр диелә. Тикшерү фаразынча, 2017 елда, Экология һәм табигый ресурсларны куллану департаменты мөдире булып торган чакта, Айнур Исхаков биш карьерны күмдерү (рекультивация) өчен "Тандем+" ширкәте белән килешү төзегән — әмма бу эшләр эшләнмәгән.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❗️Уфада Борис Немцов истәлегенә чәчәкләр салган өч кешене тоткарлаганнар.

Моннан 10 ел элек үтерелгән оппозиционер Борис Немцов истәлегенә сәяси золым корбаннары һәйкәленә чәчәкләр салырга килгән өч кешене тоткарлаганнар. Бу хакта "ОВД-Инфо" хокук яклау проекты хәбәр итте.

Руслан Гайбадуллин, Рәсүл Муллатаһиров һәм тагын бер кешене 7нче полиция бүлекчәсенә китергәннәр диелә. Әлегә аларны нәрсәдә гаепләүләре билгеле түгел.

Русиянең 2014 елда Кырымны аннексияләвенә һәм Донбассны көч белән тартып алу тырышлыгына каршы протест чаралары оештырган Борис Немцов 2015 елның 27 февралендә Мәскәү Кремле янындагы күпердә атып үтерелгән иде.

Мәскәүдә ул үтерелгән урында – Большой Москворецкий күперендә – Немцов истәлегенә халык мемориалы бар. RusNews иртәдән бирле кешеләр мемориалга чәчәкләр китерүен язды.
Соңрак полиция хезмәткәрләренең волонтерларны Немцов үтерелгән урыннан китәргә, чәчәкләрен дә алып китәргә кушуы хәбәр ителде. Волонтерларга имештер биредә "махсус чара" уза дигәннәр.

2017 елда Немцовны үтерү белән бәйле мәхкәмә узды. Сәясәтчене үтерүче – эчке эшләр министрлыгының Чечнядагы "Север" батальоны офицеры Заур Дадаев – 20 еллык кырыс шартлы төрмә җәзасына хөкем ителде. Шул ук эш нигезендә Анзор һәм Шадид Губашевлар 19 һәм 16 еллык кырыс шартлы төрмә җәзасына хөкем ителде. Хәмзәт Баһаев 11 еллык җәза алды.

Үтерүне яллаучыларның кемнәр икәне әле дә билгеле түгел. Немцовның якыннары һәм тарафдарлары үтерүгә Чечня яки Русия җитәкчелегенең катнашы бар дип саный.

@azatliqradiosi
Пермьдә мәчет төзелешенә каршы чыгучы активист Анна Пьянзинага карата нәфрәт һәм дошманлык хисе уяту маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.

Җинаять эшен ачуга февраль башында мәчет төзелешенә каршы узган акция сәбәп булган. Анда гыйбадәт салыначак җирлектә активистлар кар бабайлар әвәли һәм аларны "никаб образы"нда кара пакет һәм тукыма кидерә. Соңрак кар бабайларына төрле шигарләр язылган язулар тоттырылган. Эчке эшләр министрлыгы аларда экстремизм чалымнарын ачыклап, лингвистик экспертиза белешмәсен күрсәткән диелә.

Анна Пьянзина беркемне дә милләтенә яки диненә карап рәнҗетергә яки кимсетергә теләмәвен белдергән. Ул мәчет мигрантлар өчен төзелә дип әйткән.

Мәчетне Пермь шәһәренең Верхняя Курья микрорайонында төзергә җыеналар. Ул 200 мөселманга исәпләнгән. Аның биләмәсендә мәдрәсә салу да көтелә.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🔸Самарда "Аналар һәм хатыннар шурасы" иҗтимагый хәрәкәтен оештыручы Ольга Цуканова "ят агент" бурычларын үтәмәүдә гаепләнеп тоткарланган.

Бу хакта канал "#Разоблачено" телеграм каналы хәбәр итә.

Цуканова берничә тарафдары белән үзе Тикшерү комитетына килгән. Гыйнварда аны эзләүгә игълан иткәннәр иде. Ул вакытта аңа ни сәбәпле җинаять эше ачылуы турында билгеле булмады, 26 февральдә Цуканова телеграм каналында үзен "ят агент" бурычларын үтәмәүдә гаепләүләрен язды.

Активистны әлегә 48 сәгатькә тоткарлаганнар. Тикшерүче аны сак астында калдырырга җыена дип хәбәр ителә.

▪️"Аналар һәм хатыннар шурасы"н һәм Цуканованы 2023 елның 26 маенда "ят агент" дип таныдылар. Акивист телеграм каналда Алтай төбәгеннән мобилизацияләнгәннәрнең мөрәҗәгатен чыгарды. Әлеге мөрәҗәгатьне алар шулай ук " ят агент" дип танылган медиадан алган иде. Әлеге хәлдән соң шура үзенең эшчәнлеген туктатты.

▪️"Аналар һәм хатыннар шурасы"– мобилизациядән соң барлыкка килгән иҗтимагый хәрәкәт. Аның әгъзаларының күбесе – мобилизацияләнгән русияләрнең яки мәҗбүри хәрби хезмәт узучы солдатларның туганнары иде.

▪️Алар мобилизация барышындагы күпсанлы канун бозулар турында сөйләде: сугышка чакыртып алынган, тиешле әзерлек узмаганнарны һәм "срочник"ларны алгы сафка җибәрүләре, хәрбиләрне кирәк-яраклар белән тиешенчә тәэмин итмәүләре, торак һәм ашату белән бәйле проблемнар турында чаң сукты.

@azatliqradiosi
Татарстан заводларына эшчеләрне үзмәшгульләр арасыннан җәлеп итәргә телиләр. ☝🏻

Үзмәшгуль булып теркәлүчеләрнең яртысының кереме юк, диелә. 🤷🏻‍♀️

Бүгенгә Татарстанга 39,1 мең кадр кирәк. Иң зур кытлык — җитештерү өлкәсендә. Анда 11,6 мең эшчегә ихтыяҗ бар. Бу хакта бүген Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко еллык киңәшмәдә белдерде.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
❗️Истанбулда Русия белән АКШ сөйләшүләре тәмамланды.

ТАСС агентлыгы хәбәр итүенчә, сөйләшүләр алты сәгать ярым дәвам иткән.

Ул медиа өчен ябык булган, ил вәкилләре аңлатмалар бирмәгән. Очрашуда илчелекләрнең эшчәнлеген җайлау мәсьәләсе тикшереләчәк дип хәбәр ителгән иде.

Алдагы көнне Русия тышкы эшләр министры Сергей Левров очрашуда «югары дәрәҗәдәге дипломатлар, экспертлар» катнашачагын белдерде. Ул шулай ук очрашу нәтиҗәләре нигезендә «безнең ни дәрәҗәдә тиз һәм нәтиҗәле хәрәкәт итә алуыбыз аңлашылачак» диде.

18 февральдә АКШ белән Русия Согуд Гарәбстанында сөйләшүләр уздырды. Анда вәкилләре илчелекләрне торгызу эшен башлау турында да килеште.

@azatliqradiosi
Төмән өлкәсендәге татар авылы мәктәбенә Украинадагы сугышта үлгән хәрби Ринат Аллагуловка истәлек тактасы куелган — укытучы аны алып куюны таләп иткән.

Денис Мәмәтов ачылышка Коръәннән өзекләр тотып килгән һәм район хакимиятеннән бу тактаны мәктәп бинасыннан салдыруны сораган. Төмән өлкәсе татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина Украинага һөҗүм "каһарманнары" хөрмәтенә мемориаль такталар кую шәригать кануннарын бозмый ди.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#татарлар

@azatliqradiosi
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
"Баймак эше" фигурантларына хөкем карарлары чыга тора.

Узган елның гыйнварында башкорт активисты Фаил Алсыновны яклап чыккан кешеләрне, гаиләләрен тәэмин иткән күпбалалы әтиләрне бишәр-сигезешәр ел төрмәгә утырталар. Кемнәр соң алар? Безнең яңа видеоны карагыз.

Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
❗️Казанда Борис Немцов истәлегенә чәчәкләр салган дүрт кешене тоткарлаганнар.

“Яблоко” фиркасенең Татарстан бүлеге телеграм каналы хәбәр итүенчә, активистлар Зөлфия Ситдыйкова, Севастьян Солтанов, Софья Федорова һәм Рөстәм Кадыйров Ленин бакчасындагы сәяси репрессия корбаннары һәйкәленә килеп ун ел элек үтерелгән Немцовны искә алган. Шуннан алар машинага утырып киткәннәр һәм алар артыннан полиция машинасы ияргән. Соңрак активистларны тоткарлаганнар.

@azatliqradiosi
2025/02/27 19:01:48
Back to Top
HTML Embed Code: