group-telegram.com/intertatgazeta/33213
Last Update:
Вәсилә апаның үткәне – моңсу тарих. 4 балалы гаиләдә туып-үскән кыз үзе дә зур, тату гаилә булдыру турында хыяллана. Ләкин Ходай аңа зур сынау әзерләп куйган икән. Яшьлек ялгышуы белән никахсыз туган баласын әти-әнисе кабул итмәгәч, нишләргә белмичә, Казахстан якларына китеп бара. Тик сабый климатны кискен алыштыруны кичерә алмый, авырып, дөнья куя. Сабыен җирләгәннән соң берничә ел узгач, Вәсилә апага янәдән туган якларына юл тотарга туры килә. Әтисе үлеп, ялгызы гына калган, яман шеш белән авыручы әнисен карарга дип кайта ул. Пешекче булып та, төзүче булып та, бозаулар караучы булып та эшли. Бер эштән дә читенсенеп тормый. Үзе дә җитди авыру белән көрәшә, катлаулы операция кичерә. Берничә тапкыр кияүдә булып кайтса да, никахларының берсе дә уңышлы булып чыкмый. Шуның өстенә Вәсилә апага табиблар башка әни була алмаячагы турында авыр хәбәр җиткерәләр…
https://intertat.tatar/news/tarbiyaga-alyp-19-bala-alyp-ustergan-vasila-gazieva-5871160
BY Интертат: иң популяр татар сайты
![](https://photo.group-telegram.com/u/cdn4.cdn-telegram.org/file/Osni4D3ByDzItnuyXGOfjWANDbBmIqUFaTR2K_bnHk-WySYPLOV1PlwZ42YIkLDUtbyVCZVfz2WFJE8P23EX4-1TXyIuPxNxKsVTCb1Xnc3HMnOvDL90lygsrcLi8L4UaRYmVw3VuBSd3iyoX5Sc6xdOBqi468nyVkb4jeXUpO2sM4GMwId3mjPK3_ZSnlCrmy-IJRLj5h61euzF3ZsZU7CzMB8djVCnn_Wv1k7ZlZhK_wxaZpPaA_gdJQ6haRqRTdkBvjNOWUWX3Q7ammHOd09Nde8D4aMF4YZMnrtYpUVVzVdQrrFmct5c1IUN26hAxgtQ8ByaxrS8WoRmCjKFqw.jpg)
Share with your friend now:
group-telegram.com/intertatgazeta/33213