group-telegram.com/islamiccapital/4923
Last Update:
Ике ел элек без иске татар теле буенча онлайн-курс башлап җибәрдек. Курс өчен махсус дәреслек тә әзерләдек.
Әлегә дәреслекнең беренче варианты белән бүлешергә булдым. Яшермим, бихисап кимчелекләренә карамастан, ул миңа һаман да бик ошый. Дәреслекнең беренче варианты аның соңгы версиясенең төп һәм бердәнбер көндәше булып торачак – бу, бу бер яктан, зур уңыш, икенче яктан, иң авыр кыенлык та. Шуңа дәреслекнең беренче вариантын ирекле куллануга җибәрү минем өчен Рубиконны кичүгә тиң. Дәреслек кечкенә генә, заманында Word'та (!) гына җыелган иде. Аның темалары укытучы белән өстәмә материалларны җәлеп итеп өйрәнүгә юнәлгән.
Рәхим итеп кулланыгыз, таратыгыз:
Яңа басма исә гарәп хәрефләрен белмәүчеләр өчен әлифбаны нульдән өйрәнү бүлекләре белән башланып китеп, катлаулырак темалар белән дәвам иттереләчәк, күләмлерәк, зәвыклырак булачак. Инде шунысы аңлашыла: бастыруга гомумән башка дәреслек китәчәк. Насыйп булса, ул 2025 нче елда нәшер ителәчәк. (Ләкин быел да яңа китапсыз калдырмабыз!)
© CC BY-Noncommercial – Тарату бушлай+79874156900
(Т-Банк)