group-telegram.com/intertatgazeta/33192
Last Update:
Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисенең беренче урынбасары, профессор Дамир Мөхетдиновның «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында чыккан интервьюсыннан
«Гаяз Исхакый хәзрәтләрнең сүзләре минем башымда һаман тора»
- Бу турыда татарлар күп сөйләргә яраталар инде. Гаяз Исхакыйның «200 елдан соң инкыйраз» дигән китабы бар. Аның буенча татарга 80 ел гына калган, аннары татар бетәргә тиеш булып чыга. Сезнең бу турыда уйлаганыгыз бармы? Татарның киләчәген ничек күрәсез?
- Гаяз Исхакый хәзрәтләрнең сүзләре минем башымда һаман тора. Мин аның бу бәясен, аның шундый аналитикасын ай саен уйлыйм, валлаһи. Ай саен миңа инкыйраз турындагы сүзләр ничек тә булса кире кайта.
Безнең милләтебезнең саны кими бара. Элек вакытта 6 миллион, 7 миллионлык халык идек. Совет заманында, 30 елларда үзбәкләрнең һәм татарларның саннарын чагыштырсак, аларның саннары бертигез булды. Бүгенге көндә үзбәкләр 34 млнга китте, татарлар 5 млн калды.
Тел мәсьәләсен карасак, бер конференциядә шул хакта әйттем. Әгәр дә хәзер Гаяз Исхакый кире кайткан булса иде, ул әйтмәс иде: «Әйдәгез, рус телен укыйк, рус телен мәдрәсәдә өйрәтик», – дип. Ул әйтер иде: «Әйдәгез, татар телен өйрәник, татар телен укытыйк, татар телен яңадан торгызыйк!»
Тулы әңгәмәне әлеге сылтама аша кереп укыгыз һәм карагыз
@DUMRF_TAT
BY Интертат: иң популяр татар сайты
![](https://photo.group-telegram.com/u/cdn4.cdn-telegram.org/file/gxdMtam9JMJNfms3DplIi8PbH4ynurKVsoMix6LBj4LfeApekmlFg8PtiofzTqsppEdXGyKhkNxozyFMYQuW9vReheOEoR2M6rHI6QYIZRaqCTvdd62PedBguA5YkQdI6V9i2PdTbsN6ze_Zgm9IgXOKKvsVjLPKs-yceq_5aqsqYXq6nWCCFnNJdIeBLIDRcC-ldRWH8VCEtVsMcMFnT06J4lnYE65Etk1Lx8Gxb_nloRifIZ5W_GKhxiMAV0ovp4ZVRsjBCpVIFgbadYNHtTErGAuXpyW9qBAiznrvtiNMCn8kec3gw3WWyzXV1OuhN1CpcJk_fiu1Z1pR7jndLw.jpg)
Share with your friend now:
group-telegram.com/intertatgazeta/33192