Telegram Group & Telegram Channel
Көн язмасы: "Авыллардан 5 мең кеше читкә барып эшли"

Мамадыш — Украина сугышында Татарстанның иң күп егете үлгән район. Ни өчен монда Украинадан күп мәетләр кайта? Ничек яши бу район?

Мамадыш районы Татарстанның авыл тормышы белән яшәүче районнар арасында Украинадагы сугышта үлгән хәрбиләр саны белән алдынгы урыннарда тора. 40 мең кеше яшәгән җирлектә инде 75 егет һәлак ( бу - Азатлык Радиосының статистикасы, ачык чыганаклардан ачыкланган саннар, 👉 моннан карый аласыз). Мәсәлән, күрше Кукмара районында, халык саны 11 меңгә күбрәк булуга карамастан, үлемнәр саны азрак.  Ник болай чыга?

Белгечләр Украина сугышында иң күп үлемнәр 2024 елга туры килде дип саный. 2024 ел башында Мамадыш районы башлыгы исә Украина сугышында 22 кеше үлүен әйткән булган. Ул вакытта районнан 300 ир-егет сугышка киткән дигән. 2024 елда вазгыять ничек — рәсми саннар юк. Сугышта иң күп үлемнәр (23 кеше) 35-44 яшь төркеменә карый.

45 яшьтән өлкәнрәкләр һәм 25-34 яшьлекләр арасында 15шәр үлем теркәлгән. Күпме хәрбинең мобилизациягә эләгеп, яки контракт төзеп үлүе турында мәгълүмат яшерелеп килә. Әлегә 75 үлемнең 6сы гына мобилизациягә эләккән егетләр булуын төгәл әйтеп була. Үлемнәрнең зур өлешен контрактчылар алып торуы ихтимал.

Кыскача әйткәндә, Мамадыш районының бүгенге хәле мондыйрак: авылларда эш юк, эшче көчләрнең чиреге читкә китеп эшли, авылларның өчтән бере юкка чыгарга тора, санкцияләр дә, сугыш пропагандасы үз эшен эшли.

Азатлык башка сәбәпләрне дә ачыклады. Алар да тәэсир итми калмый.

👉 Төп сәхифә
👉
Көзге сәхифә

#Татарстан

@azatliqradiosi

group-telegram.com/azatliqradiosi/26390
Create:
Last Update:

BY Azatlıq Radiosı

Share with your friend now:
group-telegram.com/azatliqradiosi/26390

View MORE
Open in Telegram

Telegram | DID YOU KNOW?

Date: |

In addition, Telegram's architecture limits the ability to slow the spread of false information: the lack of a central public feed, and the fact that comments are easily disabled in channels, reduce the space for public pushback. Recently, Durav wrote on his Telegram channel that users' right to privacy, in light of the war in Ukraine, is "sacred, now more than ever." As the war in Ukraine rages, the messaging app Telegram has emerged as the go-to place for unfiltered live war updates for both Ukrainian refugees and increasingly isolated Russians alike. Telegram, which does little policing of its content, has also became a hub for Russian propaganda and misinformation. Many pro-Kremlin channels have become popular, alongside accounts of journalists and other independent observers. "We as Ukrainians believe that the truth is on our side, whether it's truth that you're proclaiming about the war and everything else, why would you want to hide it?," he said.
from it

Telegram Azatlıq Radiosı
FROM American