Telegram Group Search
Башкортстанда сугышка китү акчасын киметкәннәр.

Белгечләр үлүчеләр саны белән Русия күләмендә беренче урында барган республикада икътисади авырлыклар турында сөйли, салымнар кимүен әйтә. Моннан тыш сугышка кешеләр болай да җитәрлек бара дигән фараз бар.

Тулырак 👉 безнең мәкаләдә укыгыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Azatlıq Radiosı
❗️Air India ширкәте очкычы Һиндстанның көнбатышындагы Әхмәдабад шәһәре һава аланында казага очраган. Бу хакта дәүләт агентлыклары хәбәр итә. Беренчел мәгълүматларга күрә, очкычта 240лап кеше булган. @azatliqradiosi
Беренчел мәгълүматларга күрә, очкычта бөтен экипаж әгъзалары һәм юлчылар һәлак булган.

Җирле полиция хәбәр итүенчә, очкыч йортлар өстенә килеп төшкән һәм корбаннар арасында анда яшәүчеләр дә бар.

Очкычта 12 экипаж әгъзасы, 230 юлчы булган. Юлчыларның 169ы- Һиндстан, 53се Британия, 7се – Португалия һәм берсе Канада ватандашы.

Reuters агентлыгы белдерүенчә, соңгы елларда Һиндстанда һава транспорты үсеш ала. Халыкара һава транспорты берлеге (IATA) баш җитәкчесе Уилл Уолш май аенда бу үсешне "искитмәле" дип атады. IATA җитәкчесе сүзләренчә, Һиндстан якын арада дөньяда өченче иң зур һава транспорты базарына әвереләчәк. Узган ел Һиндстан ил эчендәге юлчылар саны белән рекорд куйды. Тәүлегенә 500 меңнән артык кеше һава транспортын кулланган.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
Бүген “Хәрәкәттә-бәрәкәт” проектының бию остаханәсендә катнашасызмы?

Чара һәр пәнҗешәмбе Кабан күле ярында уза.

Казан мэриясе хәбәр итүенчә, Һәр чара саен кичәнең актив катнашучыларын билгеләп, истәлекле бүләкләр дә тапшырыла.

Җәй азагында йомгаклау чарасы буларак «Бию көрәше» узачак. Әлеге бәйгедә профессионал биючеләр катнаша алмый, иң шәп биючеләр халык арасыннан сайланачак.
Җиңүчеләрне акчалата бүләкләр көтә.

📷«Хәрәкәттә–бәрәкәт» татар телендә бию дәресләре Вконтакте бите

@azatliqradiosi
❗️Татарстанда дроннар һөҗүме куркынычы бар дип кисәтәләр.

Русиянең Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юк итү системында хәбәр сәгать иртәнге 6:10дә чыкты.

@azatliqradiosi
Израил вакыты белән якынча сәгать төнге өчләр тирәсендә Израил Тәһранга һава һөҗүмнәре башлады.

Израил рәсмиләре сүзләренчә, чараның максаты Иранның атом програмын юк итү.

The New York Times газетасы Израил хөкүмәтендәге чыганакларга таянып, һава һөҗүмнәре Иранның атом програмы һәм шулай ук ерак арага оча торган ракетлар ясау програмнары өчен мөһим корылмаларга ясалган дип хәбәр итә.

Аерым алганда Тәһран, Тәбриз, Кирмәншах, Исфахан һәм Нетенз шәһәрләрендәге корылмаларга һөҗүм ителгән. Нетензда Иранның төп уран баету корылмасы урнашкан.

Тәһранда һәм аның якын тирәсендә кимендә алты хәрби ныгытмага һәм Иран югары хәрби җитәкчелеге яшәгән ике торак комплекска һөҗүм ителгән.

Иран дәүләт мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, һава һөҗүмнәрендә Ислам инкыйлабы сакчылар корпусы башлыгы генерал Хөсәин Сәлами һәлак булган.

Израил премьер-министры Бинамьин Нетаньяһу видео мөрәҗәгатендә Иранның атом програмын "Израилнең исән калуына турыдан-туры янау" дип атады. Аның сүзләренчә, Нетенздагы уран баету корылмасы һәм Иранның әйдәп баручы атом өлкәсендәге галимнәре һөҗүмнәрнең төп максаты булып тора. Нетаньяһу сүзләренчә, чара "никадәр кирәк шул кадәр дәвам итәчәк".

АКШ Дәүләт сәркатибе Марко Рубио белдерүенчә, Израил Вашингтонны үз-үзен саклау чарасы булуы турында алдан кисәткән. Һава һөҗүмнәре башланыр алдыннан берничә сәгать элек АКШ президенты Доналд Трамп бу һөҗүм Иранның атом проблемын дипломатик юл белән чишү мөмкинлеген зур ихтимал белән юк итәчәк дип кисәтте.

Израилдә Ираннан җавап һөҗүмнәре ихтималына махсус чаралар игълан ителде.

@azatliqradiosi
Хәзер кыскача башка хәбәрләр

🔸Кичә Һиндстан очкычы казасында һәлак булучылар саны 316 кешегә җиткән дип хәбәр итә The New Indian Express. Очкычта һәлак булган 241 кешедән тыш, җирдә тагын 75 кеше үлгән. Очкычтагы бер кеше исән калган.

🔸Кичә, 12 июньдә Русиядәге сәяси тоткыннарга ярдәм туплау өчен онлайн-марафонда 12 миллион сумнан артык акча җыелган. Чараны бәйсез медиалар Ришвәтчелеккә каршы фонд белән бергә уздырды. Узган ел чарада 25 миллион җыелган иде.

🔸Русиянең ким дигәндә 19 төбәгендә мобил интернетка керү проблемы күзәтелгән. "На связи" проекты игътибар итүенчә, әлеге төбәкләр арасында Башкортстан республикасы да бар.

🔸Тикшерүчеләр Малида "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенең җиде җафалау төрмәсен ачыклаган.

Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык Радиосы белән калыгыз.

@azatliqradiosi
Майндагы Франкфурт шәһәрендә Русиядәге сәяси тоткыннарга теләктәшлек белдерү чарасында татар милли хәрәкәте вәкиле, сәяси тоткын Фазыл Вәлиәхмәтовка да хат язучы табылган.

Бу хакта Азатлыкка чарада катнашучы татар активисты сөйләде.

Аның әйтүенчә, шул юл белән активист Вәлиәхмәтовка теләктәшлек белдерергә теләгән. Хат өлешчә татарча язылган. Теләктәшлек сүзләреннән тыш хатта татарларның Вәлиәхмәтов эшен игътибар белән күзәтүе, аның ялгыз булмавы әйтелгән.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
Azatlıq Radiosı
Израил вакыты белән якынча сәгать төнге өчләр тирәсендә Израил Тәһранга һава һөҗүмнәре башлады. Израил рәсмиләре сүзләренчә, чараның максаты Иранның атом програмын юк итү. The New York Times газетасы Израил хөкүмәтендәге чыганакларга таянып, һава һөҗүмнәре…
✈️Бүген төнлә Казан-Дубай очкычы Израил һәм Иранның үз һава киңлеген ябу сәбәпле, Бакуга төшеп утырган.

Юлчылар әлегә билгесезлектә дип яза Mash Iptash. Аларны отельләргә урнаштырырга тиешләр.

Шул сәбәпле һәм гомумән килеп туган вазгыятьтән чыгып, Росавиация һава ширкәтләренә Израил, Үрдүн, Гыйрак һәм Иранга очышларны тыйды.

«Әлеге карар иминлек тәэмин итү максатыннан кабул ителде», диелә хәбәрдә.

Очышлар 26 июнь 02.59 сәгатькә кадәр тыелган.

@azatliqradiosi
Azatlıq Radiosı
Израил вакыты белән якынча сәгать төнге өчләр тирәсендә Израил Тәһранга һава һөҗүмнәре башлады. Израил рәсмиләре сүзләренчә, чараның максаты Иранның атом програмын юк итү. The New York Times газетасы Израил хөкүмәтендәге чыганакларга таянып, һава һөҗүмнәре…
🇮🇷Израил һөҗүме аркасында Иранның 12 вилаятендә ким дигәндә 95 кеше яраланган.

Бу хакта Иранның Кызыл Ярымай җәмгыяте вәкиле Моджтаба Халидига сылтама белән Tasnim агентлыгы хәбәр итә.

Шулай ук Халиди Көнчыгыш Азәрбайҗан вилаятендә бер коткаручының һәлак булуын әйтте. Тагын берсе җәрәхәтләр алган.

@azatliqradiosi
Израилнең Иранга һөҗүме: "Бу төбәктәге зур сугышның башы"

Бүген Израил Иранга һөҗүм итте. Иранның югары җитәкчесе аятулла Али Хаменеи Иранга һөҗүм өчен Израилне "җитди җавап" көтә дип кисәтте. Иран инде Израил ягына 100гә якын дрон җибәрде.

Якын Көнчыгышны өйрәнү үзәге мөдире Игорь Семиволос без ихтимал төбәктәге зур сугышның башын күрәбез, чөнки мондый нәрсә соңгы егерме елда булганы юк иде ди.

"Соңгы зур низаг ул АКШ гаскәрләренең 2003 елда Гыйракка бәреп керүе булды. Аннан соң мондый вакыйгалар булмады. Хәзер инде Израилнең Иранга каршы сугыш башлавы күренә һәм бу низаг тиз генә бетмәячәк.Израил Газзәдә сугыш башлаганда да берничә айда тәмамларлар дип уйладылар, әмма инде бу низаг 600 көннән артык дәвам итә һәм аның ахыры күренми. Яңа сугышны башлау җиңел, әмма аны туктату бик авыр", ди ул.

Семиволос әйтүенчә, хәзер килеп ирешкән мәгълүматның күпчелеге ялган. Кем үлгән, нәрсә шартлаган – бу хакта төгәл белеп булмый.

"Израил дә, Иран да мәгълүматны үз файдасыннан чыгып бирә. Шуңа күрә бу хәлне бәяләгәндә бик сак булырга кирәк", ди белгеч.

Бәйсез аналитик Майкл Горовиц мондый зур һөҗүм турында АКШ белгән дип саный.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
Татарстанда мобиль интернет начар эшли башлады дип зарланалар.

Сездә эшлиме?
Anonymous Poll
51%
Әйе
14%
Юк
36%
Начар эшли
Azatlıq Radiosı
Татарстанда мобиль интернет начар эшли башлады дип зарланалар.

Сездә эшлиме?
💻Татарстан президенты матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, мобиль интернетка вакытлы чикләүләр иминлек сәбәпле кертелгән.

"Интернет тизлегенең кимүе белән бәйле уңайсызлыклар вакытлыча гына. Әлеге чикләүләр дроннар куркынычы кисәтүе гамәлдә булганда халыкның иминлеген тәэмин итү өчен кертелә. Барлык хезмәтләр дә республика халкының иминлеген саклау өчен даими әзерлек халәтендә", диелгән хәбәрдә.

Бүген халык иртәнге сәгать 5тә үк интернет начар эшләүгә зарлана башлады. Бизнес Online язуынча, аеруча да Казан, Түбән Кама, Алабуга халкы интернет проблемына игътибар иткән.

Кешеләр мобиль интернет эшләмәүгә зарланган.

Кичә дә, бүген дә иртәнге якта Татарстанда дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе кертелде. Бүген ул 3:10нан 7:15 сәгатькә кадәр дәвам итте.

@azatliqradiosi
🇮🇱🇮🇷Израил саклану гаскәре белешмәләренчә, 13июнь киченнән бирле Иран Израилгә 200ләп һөҗүм ракеты очырткан.

Аларның дүрттән берен һава һөҗүменнән саклану системнары тотып кала алмаган, шуңа Израилнең үзәк районнарында үлүчеләр һәм җимереклекләр бар.

The Times of Israel өч кешенең үлүен, 80ләп кешенең, яралануын җиткерә. The Jerusalem Post мәгълүматынча, 150дән артык кеше җәрәхәтләнгән.

Шул ук вакытта Израил дә Тәһранга һава һөҗүме ясады. Израил саклану гаскәре Тәһранда "дистәләгән һәдәф"кә, шул исәптән Иранның һава һөҗүменнән саклану системнарына зарар китерелде, дип ышандыра.

Tasnim мәгълүмат агентлыгы төнлә Тәһранда берничә шартлау булуын җиткерде. Fars агентлыгы Меһрабад һава аланына берничә, снаряд төшкән, дип белдерә. Биредә Иран хәрби һава көчләренең ныгытмасы урнашкан. Анда һөҗүм ясаучы һәм транспорт очкычлары урнашкан.

Иран дәүләт телевидениесе Тәһранның төньяк-көнчыгышында торак комплекска Израилнең һава һөҗүменнән соң 60 лап кеше, шул исәптән 20 бала үлүен яза.

▪️13 июньдә Израил Иранга каршы "Арыслан күтәрелүе" дигән хәрби операция башлады. Аның максаты атом програмы белән бәйле инфраструктураны җимерү, дип белдерелде.

Иранның БМОдагы махсус вәкиле Әмир Саид Иравани Израил һөҗүме аркасында 78 кеше үлүен, 320 кешенең яралануын җиткерде, аларның күбесе тыныч кешеләр.

@azatliqradiosi
2025/06/14 12:29:51
Back to Top
HTML Embed Code: