Telegram Group Search
🔸 Бүген Кырым Республикасы һәм Севастопольнең Россия Федерациясе составына керүенә 11 ел тулды. Россия тарихы Кырым һәм Севастополь белән аерылгысыз бәйләнгән, бу безнең уртак тарихыбыз, уртак телебез, гомуми мәдәниятебез. Кырым һәм Севастопольнең яңадан Россия белән кушылуы - бу тарихи гаделлекне торгызу, туган гаиләгә кайту. Кырым һәм Севастополь - илебезнең мәдәни һәм табигый байлыклары хәзинәсе.

🔸 Сегодня исполнилось 11 лет со дня вхождения Республики Крым и Севастополя в состав Российской Федерации. История России неразрывно связана с Крымом и Севастополем, это наша общая история, общий язык, общая культура. Воссоединение Крыма и Севастополя с Россией - это восстановление исторической справедливости, возвращение на родину. Крым и Севастополь - сокровищница культурных и природных богатств нашей страны.
🔷 Республикакүләм ифтар - 2025

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Тоткан уразаларыбыз, теләгән теләкләребез кабул булсын, еллар, илләр тынычлансын, күңелләребез иман нурлары белән тулсын!
🔸 Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре һәм сәнгать эшлеклеләре, кадерле ветераннарыбыз!
Сезне чын күңелемнән һөнәри бәйремегез - Мәдәният хезмәткәре көне белән тәбрик итәм!
Райондагы бер генә мәдәни бәйрәм-тантана да, бер генә чара да сезнең катнашудан башка узмый. Сәнгатьне үстерүдә, гореф-гадәтләрне саклауда, Арча данын еракларга танытуда сез лаеклы һәм мактаулы хезмәт куясыз. Бәйрәм - сезнең өчен - эш көне. Осталык һәм талантыгызны җигеп, сез, хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, халкыбызга, туган ягыбызга армый-талмый хезмәт итәсез. Фидакарьлелегез өчен рәхмәт сезгә! Бәйрәмегез уңаеннан барыгызга да яңа иҗади уңышлар, сүнмәс дәрт, исәнлек-саулык, бәхет һәм иминлек телим.
🔷 Хәерле иртә! Арчабызга ерак Саха-Якутия республикасыннан кунаклар килделәр. Саха-Якутия республикасының Дәүләт Советы рәисе Еремеев Алексей Ильич җитәкчелегендәге кунаклар “Әлифба” , Г. Курсави исемендәге музейда булып районның үткәне һәм бүгенгесе, Арча шәһәре, аның тарихи, истәлекле урыннары белән таныштылар. Кунаклар җирлегебезгә югары бәя бирделәр һәм тагын киләчәкләрен әйттеләр.

🔷 Доброе утро! Вчера Арский район принял делегацию из Республики Саха (Якутия) во главе с Председателем Государственного собрания Алексеем Ильичом Еремеевым. В рамках визита гости ознакомились с историко-культурным наследием Арского района, посетив музей "Азбука" и музей имени Г. Курсави.
🔷Хәерле көн! Бүген Арча муниципаль районына эшлекле сәфәр белән "Җиһангирлар" инициатив төркеме кайтты (җитәкчесе Хәлил Шәйхенур улы Гайнетдинов). Әлеге очрашуда Мәскәү өлкәсенең Королев шәһәреннән "С.П.Королев исемендәге "Энергия" Ракета-космос корпорациясе"нең баллистика бүлеге башлыгы Рафаэль Фәрваз улы Мортазин да катнашты.
Кунаклар Яңа Кенәр авылында "Җиһангирлар паркы" белән танышты, һәйкәлгә чәчәкләр салды; Яңа Кырлай авылында Тукай эзләре буйлап сәяхәт кылды.
Соңрак Арча үзәк китапханәсендә район халкы, студентлар белән очрашу оештырылды.
🔸 Хөрмәтле район һәм шәһәр халкы, мөхтәрәм дин кардәшләребез!
Сезне мөселманнарның иң зур бәйрәме – Ураза Гаете белән ихлас котлыйм!

Рамазан ае һәрберебезгә, мәрхәмәтле һәм сабыр булып, игелекле гамәлләр кылырга, күңелләребезне пакъләргә мөмкинлек бирде. Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны, фитр-сәдакаларыбызны, ифтар мәҗлесләребезне һәм тәравих намазларыбызны кабул итсен! Әлеге изге бәйрәм көнендә һәр йортта шатлык, аңлашу, иминлек булсын. Күңелләргә иман ныклыгы, тынычлык иңсен. Барыгызга да сәламәтлек, бәхет, бәрәкәтле мул тормыш телим. Ураза Гаете мөбарәк булсын!
2025/03/30 15:51:34
Back to Top
HTML Embed Code: