Бүген Мәлбагыш авылы "Мәллә " бинасында 163 укучы һәм аларның укытучыларын хөрмәтләү чарасы узды.
Бу чара яшь талантлы балаларга, олимпиадаларда югары нәтиҗәләргә ирешкән укучыларга багышланды.
Талантлы балалар безнең районыбызның горурлыгы!
Аларның тырышлыгы һәм укытучыларының хезмәте белән, киләчәктә дә яңа уңышларга ирешергә насыйп булсын!

В преддверии праздника Дня легкой промышленности поздравил наших сотрудников фабрики "Азнакай киемнэре". Уважаемые труженицы , вы — одни из лучших профессионалов в отрасли легкой промышленности в нашем районе, и ваш труд неоценим для её развития и поддержания высоких стандартов качества. Спасибо за вашу преданность делу и вклад в общее благосостояние нашего района.
Пусть ваши усилия вдохновляют на новые свершения, а достижения приносят радость и удовлетворение. С праздником вас, дорогие труженицы!

Сезне ихластан иң олы һәм мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете белән котлыйм.
Әби-бабаларыбыздан калган рухи байлыкка якынаю, әхлакый яктан камилләшү мөмкинлеге биргән изге Рамазан ае бар дөнья мөселманнарына бердәмлек шатлыгын бүләк итә. Корбан бәйрәме якыннарыбызга һәм тирә-юньдәгеләребезгә мәрхәмәтлелек күрсәтергә мөмкинлек бирә.
Безнең республикада, шул исәптән районыбызда да төрле конфессия вәкилләре арасында татулык яшәп килә. Киләчәктә дә бу татулык сакланып, мөселманнарыбыз гомумкешелек идеалларын таратыр, хәйрия эшенә үз өлешләрен кертер дип ышанам.
Күңелләрегездәге барлык якты уйлар һәм хыяллар тормышка ашсын. Әлеге изге бәйрәм һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык, иминлек алып килсен. Барыгызга да күңел тынычлыгы, иман байлыгы, бәрәкәтле озын гомерләр телим.
Корбан гаете мөбарәк булсын!
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Азнакаебызда Корбан бәйрәме уңаеннан зур хәйрия ашы үткәрелде.
Биредә төрле яшьтә һәм милләттән якынча 2000 кеше җыелды: шәһәр халкы, мөмкинлекләре чикләнгән азнакайлылар, мохтаҗ һәм аз керемле кешеләр, герой егетләребезнең гаиләләре һәм хәрби операцияләрдә булган солдатларыбыз. Ил-көннәребез имин булып, киләсе гаетләрне дә саулыкта, шатлыкта бергәләшеп каршы алырга насыйп итсен🙏 Чалган корбаннарыбыз, кылган догаларыбыз һәм ихлас теләкләребезне Аллаһ кабуллардан кылсын.

Хөрмәтле Азнакай халкы һәм район кунаклары!
Сезне халкыбызның иң яраткан һәм күркәм бәйрәмнәренең берсе – Сабантуй белән чын күңелемнән котлыйм!
Гасырлардан килгән бу бәйрәм буыннарны берләштерә, гореф-гадәтләребезне саклый һәм күңелләргә шатлык өсти. Сабантуй – ул халкыбызның хезмәт сөючәнлеген, дуслыгын һәм юмартлыгын гәүдәләндерә.
Язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң, без игенчеләребез, терлекчеләребез һәм җирдә хезмәт куючыларның казанышларын билгеләп үтәбез.
Авыл хуҗалыгы ветераннарына һәм авыл хезмәтчәннәренә аерым рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Нәкъ менә сезнең тырышлыгыгыз белән Сабантуй ел саен зур вакыйгага әверелә, аны олысы да, кечесе дә көтеп ала.
Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, тынычлык һәм игелекле, матур тормыш телим! Сабантуйлар котлы булсын!