Telegram Group Search
Азнакаебызда Корбан бәйрәме уңаеннан зур хәйрия ашы үткәрелде.

Биредә төрле яшьтә һәм милләттән якынча 2000 кеше җыелды: шәһәр халкы, мөмкинлекләре чикләнгән азнакайлылар, мохтаҗ һәм аз керемле кешеләр, герой егетләребезнең гаиләләре һәм хәрби операцияләрдә булган солдатларыбыз. Ил-көннәребез имин булып, киләсе гаетләрне дә саулыкта, шатлыкта бергәләшеп каршы алырга насыйп итсен🙏 Чалган корбаннарыбыз, кылган догаларыбыз һәм ихлас теләкләребезне Аллаһ кабуллардан кылсын.
Хөрмәтле Азнакай халкы һәм район кунаклары!

Сезне халкыбызның иң яраткан һәм күркәм бәйрәмнәренең берсе – Сабантуй белән чын күңелемнән котлыйм!

Гасырлардан килгән бу бәйрәм буыннарны берләштерә, гореф-гадәтләребезне саклый һәм күңелләргә шатлык өсти. Сабантуй – ул халкыбызның хезмәт сөючәнлеген, дуслыгын һәм юмартлыгын гәүдәләндерә.

Язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң, без игенчеләребез, терлекчеләребез һәм җирдә хезмәт куючыларның казанышларын билгеләп үтәбез.

Авыл хуҗалыгы ветераннарына һәм авыл хезмәтчәннәренә аерым рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Нәкъ менә сезнең тырышлыгыгыз белән Сабантуй ел саен зур вакыйгага әверелә, аны олысы да, кечесе дә көтеп ала.

Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, тынычлык һәм игелекле, матур тормыш телим! Сабантуйлар котлы булсын!
Азнакаебызда Сабантуйлар гөрләп узды!
Хәерле дүшәмбе иртәсе белән, дуслар!
Редкие, но оттого еще более ценные встречи с нашими земляками. Сегодня я имел честь увидеться с нашими отважными бойцами и их супругами. Раушан, демобилизованный участник специальной военной операции, вернулся с передовой, потеряв ногу. Его несгибаемая воля и мужество служат вдохновляющим примером для всех нас. Рамис, в свою очередь, приехал в родной край в краткосрочный отпуск, чтобы набраться сил и побыть в кругу родных. Эти бойцы – наши защитники, наша опора, и мы безмерно благодарны им за их подвиг и самоотверженность.
2025/06/18 18:07:44
Back to Top
HTML Embed Code: