Хоккей белән бу сезонга шундый хәлләр.
Митчелл Миллер Аксубайдан мәллә ул? Радик Сабировка охшаган.
Йоклап тордыгызмы? Алайса, салкын акыл белән языгыз әле, "Ак барс" ни өчен шулай уйнады? Сәбәпләре нидә? Нәрсә җитми командага?
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Розалия Зәкиевадан матбугатрулыларга видеокүчтәнәч
Forwarded from Институт прикладной семиотики АН РТ
TatSoft — сезнең ярдәмчегез!
26 апрель — Ана теле көне уңаеннан Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты үз әбунәчеләренә күчтәнәч әзерләде.
🎁 TatSoft боты
🔸татарча текстны урысчага тәрҗемә итә
🔸урысча текстны татарчага тәрҗемә итә
🔸татар сөйләмен текстка әйләндерә
🔸татарча текстны сөйләмгә әйләндерә
Татар телен өйрәнүчеләр, белгечләр, журналистлар, гомумән, телебезне сөючеләр күңеленә хуш килер дип өметләнәбез.
Рәхим итеп кулланыгыз!
Яңалыкларны безнең каналда күзәтеп бара аласыз
26 апрель — Ана теле көне уңаеннан Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты үз әбунәчеләренә күчтәнәч әзерләде.
🎁 TatSoft боты
🔸татарча текстны урысчага тәрҗемә итә
🔸урысча текстны татарчага тәрҗемә итә
🔸татар сөйләмен текстка әйләндерә
🔸татарча текстны сөйләмгә әйләндерә
Татар телен өйрәнүчеләр, белгечләр, журналистлар, гомумән, телебезне сөючеләр күңеленә хуш килер дип өметләнәбез.
Рәхим итеп кулланыгыз!
Яңалыкларны безнең каналда күзәтеп бара аласыз
Кызлар! Ну ярар, иреннәрегезне кабартасыз инде, безнең сүзне тыңламыйсыз. Ну аны хотя бы сизелмәслек итеп кенә кабартыгыз. Карале, иреннәрен кабарткан бит бу дип текәлеп карап торырлык булмасын.
Бүген зубатка дигән балык ашадым. Татарчасы ничек була аның? Кыяфәтен Яндекстан карый күрмәгез. Ник карадыгыз инде, төнлә йоклый алмаячаксыз бит!
Этикет буенча ничек? Лифттан беренче кем чыгарга тиеш? Соңгы кергән кешеме, әллә хатын-кызмы? Сезнең авылда ничек каралган?
Ана теле - үзең өчен, чит телләр - дөнья белү өчен. Туган телебезне саклау - безнең бурыч.
Җомга вәгазендә ишеткәннәрдән.
Җомга вәгазендә ишеткәннәрдән.
Бераз хәбәрдар булыр өчен төрле татар радиоларын тыңлап йөрдем бу арада. Яңалыклар, реклама, һава торышы, джингл-мингл ише җирләрдә ди-джейлар тавышларын әйләндереп-боргалап куялар. Шундый мода чыккан икән. Тренинг үткәрүчеләр шулай өйрәтә, күрәсең. Тыңлаучыларда тавыш истә калыр өчендер инде. Радийщиклар бармы монда? Сездән аңлатма көтәбез))
Бер танышым шактый дәрәҗәле һәм җаваплы урында эшли. Ә яшүсмер улы велосипед белән ризык ташый. Улының хезмәт хакы зуррак. Менә шундый замана.