Telegram Group Search
Сездә авылда груминг-салоннар юктыр. Безгә Казанга килегез, бездә бар.
Здесь был Әлмәндәр
Бүген кыска көн. Эштә ни диясен беләсез.

Әә, кыска көн түгел икән.
Казанда юл бөкеләре. Үзәк урамнар ябылган. Парад репетициясе бара. Тегендә Болгар радиосы концерты, монда кино презентациясе. Тегендә чара, монда чара. Халык. Сездә авылда хәлләр ничек? Бәрәңге утыртмадыгызмы әле?
"Болгар радиосы" бәйрәмендә булдыгызмы? Нәрсә ошады һәм нәрсә ошамады?
Ә сез кайда киенәсез?
Кара төтен чыгарып мунча ягам әле бүген. Ватикандагы сыман.
Традиция буенча бүген шушы фотоны эләбез. Сугышта булган бабаларыгызның исемнәрен һәм авыл-районнарын шушында языгыз. Бу безнең кечкенә генә виртуаль "Үлемсез полк" булыр. Йәгез, әби-бабаларыбыз рухына бер дога 🤲
Булат Окуджаваның менә бу юллары күңелгә аеруча үтеп керә сыман:

Ах, война, что ж ты сделала, подлая:
Стали тихими наши дворы,
Наши мальчики головы подняли —
Повзрослели они до поры,
На пороге едва помаячили
и ушли, за солдатом — солдат…
До свидания, мальчики!
Мальчики,
Постарайтесь вернуться назад.
Нет, не прячьтесь вы, будьте высокими,
Не жалейте ни пуль, ни гранат
И себя не щадите, и все-таки
Постарайтесь вернуться назад.
Ах, война, что ж ты, подлая, сделала:
вместо свадеб — разлуки и дым,
Наши девочки платьица белые
Раздарили сестренкам своим.
Казанда Муса Җәлил музее бар. Шагыйрь Шәүкәт Галиев анда Муса Җәлилнең кызы Чулпанга язган открыткасын күреп ала. Анда болай диелгән: “... җиңгәч, мин өйгә кайтырмын. Синең туган көнеңне бәйрәм итәрбез. Мин сиңа бик яхшы бүләк бирергә җыенган идем, кайткач бирермен”. Шәүкәт ага уйга кала. Үкенечкә калган нинди бүләк булды икән ул? Һәм Шәүкәт Галиев мондый шигырь яза:

Кичер, балам, кичер әткәңне,
Мин сүземдә тора алмадым,
Туган көндә була алмадым...
Тик бурычлы булып калмадым —
Җиңү булды сиңа бүләгем,
Мин тыныч көн сиңа теләдем —
Кадерен бел, балам, кадерен!..

Көткәнсеңдер нәни чагыңда,
Үскәч инде үзең аңладың,
Вакытында кайта алмадым,
Тик барыбер читтә калмадым —
Азат илем сиңа бүләгем —
Мин бит сиңа бәхет теләдем —
Кадерен бел, балам, кадерен!..

Сагынуларым калды мәңгегә —
Җырга барсын сала алмадым...
Белеп киттем якты дөньяда
Мәхәббәтем исән калганын —
Газиз әнкәң сиңа бүләгем,
Мин бит сиңа шатлык теләдем —
Кадерен бел, балам, кадерен!
Куркыныч яңгырый
Татар авылларында иң популяр урам атамалары шушы бугай: Ленина, Советская, Школьная, Молодежная, Центральная һәм Фәлән лет Октября. Сезнең ызбагыз кайсы урамда?
2025/06/26 20:48:05
Back to Top
HTML Embed Code: