"Ватаным Татарстан" һәм "Матбугат.ру" викторинасы
Кактусның бу төре дөньяда иң кечкенә санала. Аның зурлыгы нибары 1-1,5 см
Кактусның бу төре дөньяда иң кечкенә санала. Аның зурлыгы нибары 1-1,5 см
Anonymous Quiz
21%
пейотль
35%
блоссфельдия
44%
нанокактус
"Теодор, домой!" дип кычкырдылар бер балага. Сездә авылда Теодор юк. Ә бездә Казанда бар.
Шагыйрь Роберт Сәлахиев вафат, дип хәбәр итә Татарстан Язучылар берлеге.
Роберт Сәлахиев 1951 елның 18 февралендә Актаныш районы Татар Суыксуы авылында туа. Урта мәктәп, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Озак еллар агроном булып эшли. Шигырьләрендә дә туган туфракка, табигатькә, дөньяга мәхәббәт чагыла иде.
Татарстан Язучылар берлеге мәрхүмнең гаиләсенең һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын.

Рус теленә дә "җ" хәрефе кирәк. Доҗҗи, дроҗҗи, воҗҗи, виҗҗать, приеҗать сүзләрендә кулланырлар иде рәхәтләнеп.
Мондый авылларны ишеткән бар: көрәшчеләр авылы, шәлчеләр авылы, кое казучылар авылы, фермерлар авылы... Ә сезнең нәрсәчеләр авылы? Авылыгыз нәрсә белән дан тота?
Бик күп җырлар бывшийлар турында язылган. Һәм җырчы анда үзенең бывшыена карата битараф булуы турында җырлый. Битараф булганга аның турында җыр язган.
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Чулпан Йосыпова Кукмара районы Балыклы авылы Сабан туенда чыгыш ясаган. Телеграм-канал укучыбыз Матбугат.ру өчен нәни генә интервью алган. Чүт кенә провокационный итеп. Бик үк провокационный да түгел бугай инде.
Сабантуйда булдыгызмы бүген? Нәрсә ошады һәм нәрсә ошамады?
(Комментарийларга фото элсәгез дә каршы түгел без)
(Комментарийларга фото элсәгез дә каршы түгел без)
Татар җәе
Сөенечләр өләшә ул,
Гөлләрдән келәм җәеп,
Былбылларың сайрап тора,
Исәнме, татар җәе!
Сабантуйлар гөрли җирдә,
Дәртле син, җырлы, әйе!
Мәйданнарда милли аһәң,
Күңелле татар җәе.
Җиләк пешә болыннарда,
Үләннәр сихәт чәе,
Мәтрүшкәләр чәчәк ата,
Хуш исле татар җәе!
Иген үсә басуларда,
Мул булыр уңыш, әйе,
Тәмле дә син, ямьле дә син,
Бал-майлы татар җәе.
Халкымның ачык күңеле
Кебек син юмарт, әйе,
Яусын бәхет яңгырлары,
Хуш килдең, татар җәе!
Мирһади Разов
Сөенечләр өләшә ул,
Гөлләрдән келәм җәеп,
Былбылларың сайрап тора,
Исәнме, татар җәе!
Сабантуйлар гөрли җирдә,
Дәртле син, җырлы, әйе!
Мәйданнарда милли аһәң,
Күңелле татар җәе.
Җиләк пешә болыннарда,
Үләннәр сихәт чәе,
Мәтрүшкәләр чәчәк ата,
Хуш исле татар җәе!
Иген үсә басуларда,
Мул булыр уңыш, әйе,
Тәмле дә син, ямьле дә син,
Бал-майлы татар җәе.
Халкымның ачык күңеле
Кебек син юмарт, әйе,
Яусын бәхет яңгырлары,
Хуш килдең, татар җәе!
Мирһади Разов
Баганага әтәчне иң куркусыз кеше менеп ала. Ә кем менгереп куя соң аны анда? 🤔