Telegram Group & Telegram Channel
ИКЕНДЕ КҮЛӘГӘСЕ
Тәүлекнең төрле вакытларын төрлечә билгелиләр. Дөньяның бар халыклары да көн белән төнне, иртә белән кичне аерадыр, мөгаен. Әмма кайбер халыклар мондый бүленеш белән генә чикләнми.

Әйтик, ислам динен тотучыларның көнләлек гыйбадәтләре булган намазны үз вакытында уку фарыз кылынганга, бу вакытларны билгеләүгә бик җитди якын киленгән. Мөселманнар иртән, өйлә, икенде, ахшам һәм ястү вакытларында намаз укыйлар, намазлар да шул вакытлар исеме белән йөртелә (ахшам намазы, мәсәлән). Бу вакытларның барысы да кояш йөреше белән бәйле.

🔆 Иртә дип мөселманнар таң яктысы беленүдән алып кояшның офыктан калка башлавына кадәрге вакытны атый. Өйлә ул – кояшның зениттан (яки зәвәлдән) баюга табан авыша башлавыннан алып әйберләрнең күләгәләре шул әйберләрнең үзләреннән ике тапкыр озынайганчы дәвам иткән вакыт. Икенде – күләгәләр икеләтә артканнан алып кояш тәмам офыктан югалганчы араны колачлый. Ахшам – кояш баеп бетүдән башлап тәмам караңгы төшкәнче араны белдерә. Һәм караңгы төшеп бетүдән алып таң беленә башлаганчы вакыт аралыгын ястү яки ясигъ диләр.

♦️ Инде икенде күләгәсенә килик. Икенде вакытында күләгәләр бик озын һәм хәтта шөкәтсезрәк тә булганлыктан, үтә озын буйлы, озын куллы, озын аяклы кешене дә мыскыллабрак икенде күләгәсе дип атыйлар.

Нишләптер, безнең халык гәүдә төзелеше үзенчәлекле кешеләргә төрле исемнәр тагарга һәвәс. Берәү икенде күләгәсе, берәү уклау йөткан, берәү көянтә йоткан икән. Мәгәр кешедән көлү шаярту өчен генә булып калсын иде. Ни дисәң дә, мыскыл итү – бер дә матур күренеш түгел.

group-telegram.com/dr_bormotucher/2782
Create:
Last Update:

BY Dr. Bormotucher

Warning: Undefined variable $i in /var/www/group-telegram/post.php on line 260

Share with your friend now:
group-telegram.com/dr_bormotucher/2782

View MORE
Open in Telegram

Telegram | DID YOU KNOW?

Date: |

In view of this, the regulator has cautioned investors not to rely on such investment tips / advice received through social media platforms. It has also said investors should exercise utmost caution while taking investment decisions while dealing in the securities market. The Dow Jones Industrial Average fell 230 points, or 0.7%. Meanwhile, the S&P 500 and the Nasdaq Composite dropped 1.3% and 2.2%, respectively. All three indexes began the day with gains before selling off. Ukrainian President Volodymyr Zelensky said in a video message on Tuesday that Ukrainian forces "destroy the invaders wherever we can." A Russian Telegram channel with over 700,000 followers is spreading disinformation about Russia's invasion of Ukraine under the guise of providing "objective information" and fact-checking fake news. Its influence extends beyond the platform, with major Russian publications, government officials, and journalists citing the page's posts. Under the Sebi Act, the regulator has the power to carry out search and seizure of books, registers, documents including electronics and digital devices from any person associated with the securities market.
from nl

Telegram Dr. Bormotucher
FROM American