Telegram Group Search
Воспитанники и педагоги 13 гимназии запустили челлендж «Здоровые каникулы». Ребята приглашают нижнекамцев присоединиться и ждут вас на катках, лыжне и в парках. Начинайте год бодро и спортивно!

Молодцы, ребята. Отличный пример для нас всех


13 нче гимназия тәрбияләнүчеләре һәм укытучылары «Сәламәт каникуллар» челленджын игълан иткән. Балалар түбәнкамалыларны челленджга кушылырга чакыралар һәм сезне шугалакларда, чаңгы юлларында һәм паркларда көтәләр. Елны күтәренке рухта һәм спорт белән башлагыз!

Афәрин! Безнең барыбыз өчен дә менә дигән үрнәк
Зима радует нас возможностью активно проводить время на свежем воздухе. Подборку самых интересных мероприятий, которые проходят в нашем городе, вы найдете здесь.

Уверен, каждый найдет занятие по душе и получит хорошие эмоции. Делитесь фотографиями в комментариях. Выберем три снимка с самым большим числом реакций и подарим авторам новогодние сувениры.


Кыш безне вакытны саф һавада актив үткәрү мөмкинлеге белән сөендерә. Шәһәребездә уза торган иң кызыклы чараларны монда табарсыз.

Һәркем күңеленә хуш килгән шөгыль табар һәм яхшы тәэсирләр алыр дип ышанам. Комментарийларда фотосурәтләр белән уртаклашыгыз. Иң күп реакция булган өч фотоны сайлап алырбыз һәм авторларга Яңа ел сувенирлары бүләк итәрбез.
В праздничные дни, когда многие наслаждаются семейным теплом, медики продолжают самоотверженно трудиться, заботясь о нашем здоровье и безопасности.

От всей души благодарю вас за профессионализм, силу духа и готовность быть рядом в любой момент. Вы — настоящие герои, чей ежедневный труд — это забота о людях.

Пусть в новом году ваша работа будет оценена по достоинству, а здоровье и благополучие станут вашими спутниками. Спасибо!


Күпләр бәйрәм көннәрендә гаиләләре ял иткән вакытта табиблар, сәламәтлегебез һәм иминлегебез турында кайгыртып, фидакарь хезмәтләрен дәвам итәләр.

Профессиональлегегез, рухи көчегез һәм теләсә кайсы вакытта янәшә булырга әзер булуыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Сез - һәркөн кешеләр турында кайгыртып яшәүче чын геройлар.

Яңа елда эшегез лаеклы бәяләнсен, сәламәт һәм имин булыгыз. Рәхмәт!
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Нижнекамские спасатели 62-ой пожарной части освободили собак, застрявших в бетонной трубе. Животные спрятались там 31 декабря, испугавшись шума от фейерверков.

Первый караул 15-го пожарно-спасательного отряда – парни, благодарю вас за человечность.


Түбән Каманың 62 нче янгын сүндерү часте коткаручылары бетон торбада калган этләрне коткарган. Хайваннар анда 31 декабрьдә фейерверк тавышыннан куркып качканнар.

15 нче янгын сүндерү-коткару отрядының беренче каравылчы егетләренә миһербанлыклары өчен рәхмәт белдерәм.
Сегодня мы вспоминаем выдающегося писателя, нашего земляка, Разиля Валеева. В этот день мы отмечаем день его рождения, отдавая дань уважения его таланту, мудрости и вкладу в культуру и литературу не только Нижнекамска, но и всей республики.

Разиль Валеев был человеком, чьи произведения трогали сердца читателей, вдохновляли на размышления и объединяли людей. Его творчество стало настоящим достоянием нашей земли, а его имя навсегда вписано в историю Нижнекамского района.
Пусть светлая память о Разиле Валееве живет в наших сердцах, а его произведения продолжают вдохновлять новые поколения.


Бүген күренекле язучы, якташыбыз Разил Вәлиевне искә алабыз. Бу көнне без аның туган көнен билгеләп үтәбез, талантына, зирәклегенә һәм Түбән Каманың гына түгел, бөтен республиканың мәдәниятенә һәм әдәбиятына керткән өлеше өчен хөрмәт күрсәтәбез.

Разил Вәлиев әсәрләре белән укучыларның күңеленә үтеп кергән, кешеләрне рухландырган һәм берләштергән кеше иде. Аның иҗаты туган җиребезнең чын байлыгына әверелде, ә исеме Түбән Кама районы тарихына мәңгегә язылып калды.

Разил Вәлиев турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә яшәсен, әсәрләре исә яңа буыннарны рухландырып торсын.
Продолжаю делиться итогами года. Теперь о капремонте многоквартирных домов, который удалось сделать в уходящем году.

Хорошо поработали в 97 домах благодаря региональной программе капитального ремонта.
Капитально отремонтировали:
сети теплоснабжения в 20-ти жилых домах
сети горячего, холодного водоснабжения в 18-ти многоквартирных домах
сети водоотведения в девяти многоквартирных домах
сети электроснабжения в 13-ти жилых домах
кровлю на 31-м доме
фасады 21-го дома
Утеплили фасад семи домов
Заменили 26 лифтов в 11-ти домах
Отремонтировали систему противопожарной защиты в двух домах.

Уютные, комфортные дома с хорошей инженерией - один из важнейших приоритетов работы всей команды Нижнекамского района.


Ел йомгаклары белән уртаклашуны дәвам итәм. Узган елда күпфатирлы йортларда башкарылган капиталь ремонт турында җиткерәм.

Капиталь ремонт буенча төбәк программасы нигезендә 97 йортта яхшы гына эшләдек.
Капиталь төзекләндерелде:
20 торак йортта җылылык белән тәэмин итү челтәрләре
18 күпфатирлы йортта кайнар, салкын су белән тәэмин итү челтәрләре
тугыз күпфатирлы йортта су чыгару челтәрләре
13 торак йортта электр белән тәэмин итү челтәрләре
31 нче йортның түбәсе
21 нче йортның фасадлары
җиде йортның фасады җылытылды
11 йортта 26 лифт алыштырылды
Ике йортта янгынга каршы саклану системасы ремонтланды.

Яхшы инженерияле уңайлы йортлар - Түбән Кама районы командасы эшендә иң мөһим өстенлекләрнең берсе.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
В эти дни отмечают свои дни рождения уважаемые жители нашего города и района.

Сегодня почетный гражданин Нижнекамска, ветеран строительной отрасли, общественный деятель Вадим Зиатдинов отмечает свой 80-летний юбилей. Под его руководством в городе были построены важные промышленные и социально значимые объекты.

На днях 85 лет исполнилось аксакалу Нижнекамского района, директору совхоза «Красный Октябрь» - Каенлы, Заслуженному работнику сельского хозяйства России и Татарстана Риану Мутигуллину.

Здоровья, бодрости и долгих лет на радость близким и землякам!


Бу көннәрдә шәһәребезнең һәм районыбызның хөрмәтле кешеләре үзләренең туган көннәрен билгеләп үтә.

Бүген Түбән Каманың мактаулы гражданины, төзелеш тармагы ветераны, җәмәгать эшлеклесе Вадим Зиатдинов үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аның җитәкчелегендә шәһәрдә мөһим сәнәгать һәм социаль әһәмияткә ия объектлар төзелә.

Шушы көннәрдә Түбән Кама районы аксакалы, «Кызыл Октябрь» - Каенлы совхозы директоры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Риан Мотыйгуллинга 85 яшь тулды.

Исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге һәм озын гомер насыйп булсын үзләренә!
2024 год выдался очень продуктивным у строителей, занятых на капремонте важных социальных объектов. Расскажу про основные строительные работы в сфере образования:

🔵Наша гордость – НХТИ, обрёл обновлённые стены – современные, красивые, там хочется творить. Здесь ещё не закончили докомплектовку оборудованием центра компетенций СИБУРа ИНТЕХ, когда завершат, это будет самое крутое здание в городе.
🔵Ещё компания СИБУР помогла заметно преобразить Химлицей №35 – нашу кузницу талантливых выпускников, и уже вкладывается в Детский эколого-биологический центр. Уже к лету следующего года тут откроется современный обучающий центр для юных экологов с новыми направлениями.
🔵Нижнекамский педколледж открыли после капремонта. Постарались создать уютное, светлое и вдохновляющее пространство для будущих учителей и воспитателей.
🔵Компания «Татнефть» помогает капитально отремонтировать школу №6. В 2024 году завершили первый этап. В этом закончим внутреннюю отделку. Будет конфетка!
🔵В школе №11 тоже провели капремонт и планируем закончить в 2025 году. В детском саду №43 также обновили не только интерьеры, но и все важные системы здания.


2024 ел мөһим социаль объектларны капиталь ремонтлау белән шөгыльләнүче төзүчеләр өчен бик уңышлы булды. Мәгариф өлкәсендәге төп төзелеш эшләре турында җиткерәм:

🔵Горурлыгыбыз Түбән Кама химия-технология институтында диварлар яңартылды - хәзер алар заманча, матур, биредә гел иҗат итәсе килә. Монда әле СИБУРның ИНТЕХ компетенцияләр үзәге җиһазларын тулыландырып бетермәделәр, төгәлләгәч, бу шәһәрдәге иң текә бина булачак.
🔵Тагын СИБУР компаниясе 35 нче номерлы Химлицейны яхшы ук үзгәртергә ярдәм итте, һәм инде Балалар экология-биология үзәгенә булыша башлады. Киләсе елның җәенә биредә яшь экологлар өчен яңа юнәлешләр белән заманча укыту үзәге ачылачак.
🔵Түбән Кама педагогика көллиятен капиталь ремонттан соң ачтылар. Булачак укытучылар һәм тәрбиячеләр өчен уңайлы, якты һәм шәп киңлек булдырырга тырыштык.
🔵«Татнефть» компаниясе 6 нчы мәктәпне капиталь ремонтларга ярдәм итә. 2024 елда беренче этап төгәлләнде. Эчке бизәкләүне шуның белән тәмамлыйбыз. Шәп килеп чыга!
🔵11 нче мәктәптә дә капиталь ремонт үткәрелде һәм 2025 елда тәмамларга планлаштырабыз. 43 нче балалар бакчасында интерьерлар гына түгел, бинаның барлык мөһим системалары да яңартылды.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
2025/01/06 21:19:18
Back to Top
HTML Embed Code: