Telegram Group Search
Илһам Шакировны «халык дошманы» улы дип, нинди уку йортына алмыйлар?
Anonymous Quiz
32%
Алабуга педагогия институты
29%
Казан университеты
39%
Минзәлә педучилищесы
Кайсы композитор консерваториядә укыган Илһамга махсус җырлар иҗат итә?
Anonymous Quiz
51%
Нәҗип Җиһанов
25%
Мансур Мозаффаров
24%
Җәүдәт Фәйзи
Кайсы җырны Илһам Шакировның визит карточкасы дип атарга була?
Anonymous Quiz
82%
Иске кара урман
11%
Көзге ачы җилләрдә
7%
Дөнья матур, дөнья киң
«Шигърияттә – Тукай, музыкада – Сәйдәш, сынлы сәнгатьтә – Урманче, сәхнәләрдә – Илһам». Әлеге канатлы сүзләр кайсы шагыйрьнеке?
Anonymous Quiz
28%
Хәсән Туфан
51%
Сибгат Хәким
21%
Нури Арсланов
Илһам Шакиров исемендәге III Республика премиясе лауреатлары билгеле!

Легендар җырчы Илһам Шакиров туган көндә, ике елга бер мәртәбә Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе тапшырыла. Ул җырчының исемен мәңгеләштерү максатыннан 2020 елда гамәлгә кертелде.
Быел әлеге премиягә «Хатын-кызлар вокалы» номинациясендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Даян кызы Сөнгатуллина;
- «Ир-атлар вокалы» номинациясендә Татарстанның атказанган артисты Артур Муллаян улы Исламов;
- «Халыкчан башкару» номинациясендә Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фазлытдин кызы Билалова һәм Илшат Әнәс улы Сибагатуллин лаек булдылар.
Нариманов исемендәге татар мәктәбендә музыка дәресе, Мәскәү, 1920 нче еллар.

Абдрахман Апсәләмов – сул яктан беренче.
Боларны белү бар кешегә дә кирәкле!

👉Кешеләрне үткәннәре өчен хөкем итәргә ашыкмагыз — сез әле үзегезнең киләчәгегезне белмисез.

👉Бу тормышта иң кыйммәтле сүз — кешегә әле исән чагында әйтелгән хәерле җылы сүз.

👉Акчасы күп булган кеше бәхетле түгел – баласы сау-сәламәт булган кеше бәхетле.

👉Әйткән сүзләр өчен кайчак бик үкендерә. Шуңа да әйтми калган сүзләрегез өчен үкенмәгез.

👉Аң бул: синең арттан һәрчакта, һәрвакытта да өчәү күзәтә: югарыдан — АЛЛАҺ, эчтән — НАМУС, тыштан — КЕШЕЛӘР.

👉Яныңа килеп, синең турында яхшы, ә башка кешеләр турында начар сөйләгән кешегә һич тә ышанма.

👉Рәхмәтле булып яши белгән кешенең догасы бары ике сүздән тора — «Аллаһка шөкер!»

👉Матурлык - игътибарны, изгелек йөрәкне яулый.

👉Күбрәк бүләкләр бир һәм оныт! Бүләк бирсәләр ал һәм һәрчак исеңдә тот!

👉Раббың Аллаһны үзеңә яхшы, рәхәт чакта искә ал — сиңа авыр чакта ул сине исенә төшерер.

👉Кемгәдер начар була башлагансың икән, димәк, ул кеше өчен син бик күп яхшылык эшләгәнсең.

👉Кемгәдер йөрәгеңне, күңелеңне бушатудан алда аның сер "савыты" тишек түгелме икәнен яхшылап тикшереп ал.

👉Бу дөньядан үзең белән бернәрсәне дә алып китеп булмый. Ләкин үзеңнән соң нәрсәнедер, нидер йә кемнедер калдырырга була.

Олы хөрмәт һәм изге теләкләр белән: Рөстәм хәзрәт Гәрәев,
Биккол авылы мәчете
Баш мөхәррир урынбасары Алсу Шакирова блогыннан: «Мактанышу көне бездә.

Журналның соңгы ике санын укырга вакыт та булмаган иде. Бүген укыдым әле. Гыйнварны укып кына бетергән идем,типографиядән февраль саны менде.

Шәп язалар инде безнең кызлар! Күңелгә үтеп кереп, геройларны яратып! Үтемле итеп, детальләрне кызганмыйча! Менә шулай дип мактап чыктым кызларны. Кайсы язмага алынсаң да башыннан азагына кадәр укып чыга торган.

Сирәк язам мин хәзер. Тансыктырган. Дүрт ел күңелемдә йөрткән героем турында язмам керде февраль санына. Ат йөрәкле җайдак Адель һәм аның Кай исемле аты турында. Үземне Адельнең әнисе урынына куеп елый-елый яздым мин аны.

Соңгы ике санда юмористик «Үз дөньям» рубрикасының авторы да мин 😄. Ирләр берәр кайда китсә берәр нәрсә ватыла бит әле, име? Менә шундый бер кичем турында яздым. Бу юлы газовик булырга туры килде».
Колхозчы татарлар. 1932 ел.

Урнашу урыны: Россиянең хәзерге заман тарихы Дәүләт үзәк музее (Мәскәү шәһәре).
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм махсус хәрби операция каһарманнарына багышланган «Сезне Ватан онытмас!» дип исемләнгән мелодраманың премьерасы булды.
Спектакльне Әмирхан Еникинең «Бала», «Кем җырлады?», «Ана һәм кыз» хикәяләре буенча Шамил Фәхретдинов әзерләгән. Биредә сугыш китергән ачы хәсрәтнең, бу фаҗиганең кеше тормышына ничек тәэсир итүе тасвирлана. Мелодрама яшь буында туган телебезгә, туган илебезгә карата патриотик рух тәрбияләүгә ярдәм итә.

Спектакль Бөек Җиңүнең
80 еллыгына һәм махсус хәрби операция каһарманнарына багышлана.
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
«Сөембикә» журналы кунакка килеп киткән иде — «Хуҗабикә» рубрикасы өчен паэлья пешердек. Ритсибен «Сөембикә»нең февраль санында таба аласыз.

P.s. Мин үзем әллә ни хуҗабикә түгел кәнишне, шулай да дөрес туклану яклы. Кызлар, ханымнар, үзебезне яратыйк һәм аш бүлмәсе колына әйләнмичә генә тәмле ашыйк.🩷
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Игезәк җырчылар Татарстанның атказанган артистлары Айдар һәм Алмаз Юнысовлар:

«Бу җырны баянга гына җырларга булдык, чөнки әниләргә әйтәсе килгән сүзле җырда аранжировка кирәкми төсле. Үзебезчә, гади итеп чын күңелдән кабул итегез, хөрмәтле әниләр!

Яраткан әниләрегезгә җибәрсәгез була бу җырны, куансыннар әле исән чагында».
2025/02/19 13:41:45
Back to Top
HTML Embed Code: