Telegram Group Search
2024 елда Татарстанда Украинага каршы сугышта катнашучы 331 мең хәрбигә һәм аларның гаиләләренә, сугыш хәрәкәтләре ветераннарына һәм I, II, III төркем инвалидларга барлыгы 12,4 млрд сум акча түләнгән.

Әлеге мәгълүматны Татарстан социаль фонды җитәкчесе Эдуард Вафин әйтте.

Азатлык Радиосы ачыклаганча, Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан — кимендә 3919, Башкортстаннан — кимендә 4357 кеше һәлак булган. Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми — чынбарлыкта аларның саны күпкә зуррак була ала.

👉Тулырак монда укыгыз.
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Башкортча сөйләшә торган урыс кешесен күргәнегез бармы?

Бар андыйлар да! Видеоны карагыз! 😀

Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 31нче гыйнвар. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Төнлә пилотсыз очкычлар Волгоград өлкәсендәге нефть эшкәртү ширкәтенә һөҗүм ясаган дип белдерә Русия хакимиятләре; һөҗүм аркасында янгын башланган, диләр. Ә менә Воронеж өлкәсендә дрон һөҗүме аркасында бер кеше яраланган. Узган төнне Русиянең 7 төбәгендә 49 дрон юк ителгән дип ышандыра Русия ягы.

🔹Томскидан Адлерга баручы поездда бер ир-ат пычак белән юлчыларга һөҗүм иткән, ике кеше яраланган. Һөҗүм итүчене Новосибирски өлкәсендә кулга алганнар.

🔹Татарстан машина йөртүчеләренең агрессивлыгы буенча Русия төбәкләре арасында — өченче урында. Моны "Дром" автомобиль порталы уздырган тикшеренү ачыклаган. Беренче ике урында — Воронеж өлкәсе белән Саха Республикасы. Ә менә иң тыныч йөртүчеләр Түбән Новгород өлкәсе, Краснодар төбәге, Амур һәм Мәскәү өлкәләре һәм Башкортстанда яши, диелә.

🔹Валюталар курсы: $ = 98.01 сум; € = 102.78 сум; ¥ = 13.37 сум

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

👉
Безнең сайтка кереп, үзегезгә ошаган язмаларны укыгыз. VPN кирәкми!

@azatliqradiosi
"Намаз укыды — ШИЗО. Намазлык урынына сөлгене кулландымы? ШИЗО. Төрмә хезмәткәре белән исәнләшмәде яки башына башлык кимәде дип бәйләнеп тагын штраф изоляторына утырталар."

Шушы көннәрдә берничә кырымтатарны аерым камераларга ябып җәзалаганнар. Сәбәбе — аларның иртәнге намаз кылулары. Төрмә җитәкчелеге моны төрмә тәртипләрен бозу дип бәяләгән һәм мөселманнарны өстәмә җәзага тарттырган. Кырымтатарларны Русия төрмәләрендә ничек мыскыл итәләр? 👉 Шул хакта сөйлибез.

@azatliqradiosi
Русиядә чит ил машиналарына кирәк-яраклар бер ел эчендә 50 процентка кыйбатланган.

Чикләүләр аркасында алмаш өлешләрне кайтарту һәм аларны түләү кыенлаша гына бара. Бәяләр артуга рубльнең арзанаюы һәм инфляция дә сәбәпче.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
❗️Татарстанның Лениногорски районында җиргә нефть аккан.

Нефть ике мең дүрткел метр мәйданга җәелгән. Нефтьнең таралуын туктатканнар, төзекләндерү эшләре уздырыла, пычранган туфрак белән карны чыгаралар диелә.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
Казанның "Водоканал" оешмасы пилотсыз очкычлардан хәрби сак куячак.

Килешү 2025 елның 1 февраленнән 2026 елның 31 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак. Моңарчы Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов оешмаларга дроннан үзләренә сакланырга кушкан иде.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
Радий Хәбиров Уфадагы “Әр-Рәхим” мәчетенең манаралары эшләнеп бетте, ләкин түбәсе “яраксыз хәлдә”, диде.

Башкортстан башлыгы төзелеше 18 елга сузылган "Әр-Рәхим" җәмигъ мәчетендәге эш барышын күрсәтте.

Ике ел элек мәчетнең бер гөмбәзе килеп төшкән иде.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
Azatlıq Radiosı
Татарстан Югары мәхкәмәсе элекке мәгариф министры Энгель Фәттаховны тикшерү изоляторында калдырган

Чаллы мәхкәмәсенең Фәттаховны 21 мартка кадәр тикшерү изоляторында калдыру турындагы карар үзгәрешсез кала. Үзе бу шикаятьне карауда катнашмаган.

Энгел Фәттаховны зур күләмдә ришвәт алуда шикләнеп, былтыр майда тоткарладылар. Шуннан бирле ул Чистайның 5нче тикшерү изоляторында утыра.

Тулырак 👉монда укыгыз.
Юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлеген яңартты:

🔸BBC журналисты Илья Абишев;
🔸педагог Вадим Зицер;
🔸Кемерово өлкәсеннән журналист Андрей Новашов;
🔸тарихчы Владимир Раевский;
🔸блогер Антон Суворкин (Anton S);
🔸"Система" проекты журналисты Дмитрий Сухарев;
🔸BBC журналисты Елизавета Фохт-Бабушкина.
Быел Татарстаннан хаҗга 1 800 кеше барачак.

Моңа кадәр Татарстаннан Мәккәгә хаҗ юлламасы бәяләре үсүе хәбәр ителде: 2025 елда хаҗ юлламалары 458 мең сумнан башланып 1,3 млн сумга кадәр җитәчәк.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
Ачык университет татар зыялылары турында яңа дәресләр башлаган

Дөнья татар яшьләре форумы оештырган Ачык университет "20 гасыр — шәхесләрдә" дигән яңа курс тәкъдим итә.

"Бу курс татар зыялылары исемнәре аша татар тарихының бер дәверен күзалларга ярдәм итәчәк", ди курс авторлары.

Дәресләрне Татарстан Милли музее һәм Татар китабы йорты белән берлектә яздырганнар.

Татар зыялылары турындагы курс 10 лекциядән тора. Һәр лекция уртача 15-30 минут бара. Анда мәсәлән татар теле белгече, мәгариф өлкәсендә татар халкы өчен күп эш башкарган Мөхетдин Корбангалиев, язучы Шәриф Камал, хокук белгече Шәехгаттар Иманаев , фольклор белгече Хәмит Ярми турында сөйләнә.

Гомумән, университет сайтында хәзер 27 курс узып була. Сайтта татар тарихы, заманча татар мәдәнияте, ораторлык осталыгы, акча белеме, татар дизайны, PR-менеджмент нигезләре һәм башка темаларга курслар бар.

Тулыра 👉монда укыгыз.

Курс үзе 👉 монда.
Татарстанга янә дроннар һөҗүме куркынычы бар

Бу хактагы кисәтүне гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җибәрде.

Шул ук вакытта һава аланнарының ябылуы турында хәбәрләр булмады.

Соңгы тапкыр республикага дрон һөҗүме турында 29 гыйнварда кисәткәннәр иде.
"Синең балалар белән яшәргә хакың юк". Төньяк Кавказда аерылышучыларның балаларын мәхкәмә күп очракта әтиләренә бирә

Төньяк Кавказда, хатын-кыз икенче тапкыр кияүгә чыкса, беренче никахтан булган балаларны үзләренә алу мөмкинлеге шактый кими, дип сөйли төбәк адвокатлары. Мәхкәмә утырышларында, бигрәк тә Чечня һәм Ингушетиядә, аларга: "Син яңа тормыш коргансың, балалар белән яшәргә хокукың юк", – дип әйтәләр.

Шул ук вакытта ирнең яңадан өйләнүе табигый дип кабул ителә.

Чечняда яшәүче Сабина җәберләүләр аркасында 13 ел бергә яшәгән иреннән аерылган. Аерылышканнан соң баштагы чорда балаларны күргән, әмма икенче тапкыр кияүгә чыккач, элекке иренең гаиләсе моны тыя башлаган. "Шуннан соң җәһәннәм башланды. Балаларга: "Сезнең әниегез сезне ташлады, башка иргә алмаштырды", дигән коточкыч сүзләр әйтәләр иде. Аларны күрергә рөхсәт итмәделәр", дип сөйләде ул.

Башка тарихлар һәм хокук яклаучы фикерләрен Азатлык Радиосында укыгыз.

👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.
"Азатлык сүзлеге" рубрикасында "идарә" сүзе.

"Идарәгә барып киләм әле" - авыл-район тирәләрендә еш кына кулланыла торган җөмлә.

#азатлыксүзлеге

@azatliqradiosi
Марко Рубио сугышны туктату турында: "Украинага да, Русиягә дә нидер корбан итәргә туры киләчәк"

АКШ дәүләт секретаре Марко Рубио Украина бн Русия арасында сугыш көрчеккә килеп терәлде дип саный. Аның сүзләренчә, президент Дональд Трампның максаты - низагны туктату һәм ныклы тынычлык урнаштыру. Әмма сөйләшүләр барышында ике тарафка да "нидер корбан итәргә туры киләчәк" ди ул.

Журналист Мегин Келлига биргән интервьюда Рубио Путин "коточкыч гамәлләр кылды" дип белдерә, әмма шул ук вакытта Украина Русияне 2014 елгы чикләргә ташлап, җиңә алмаячагын да танырга кирәк ди.

"Без кешеләрне Украинаның бу сугышта Русияне җиңеп кенә калмый, ә аны 2012-2014 елгы чикләргә кадәр җибәррүенә ышанырга мәҗбүр иттек. Нәтиҗәдә алар инде ел ярым көрчеккә терәлгән вазгыятьне финанслауны сорый. Бу кеше газапларын суза гына", диде Рубио.

Аның сүзләренчә, Украина "100 елга артка чигерелде, энергетика системасы җимерелгән, боларны торгызу өчен кемдер түләргә тиеш". "Күп украиннар илдән китте. Ихтимал, алар бөтенләй кайтмас та", ди Рубио.

Бүген шулай ук Дональд Трамп та Русия-Украинага сугышына кагылып, аның администрациясе Русия белән "бик җитди сөйләшүләр" алып барды дип белдерде.

Трамп Русия президенты Владимир Путин бергә сугышны туктатуга бәйле "җитди чаралар" күрербез дип белдерде.
Казанда сүз һәм матбугат иреге таләп итеп пикет узды

Чарага 30лап кеше килгән иде дип хәбәр итә Sota. Алар цензурага һәм сүз өчен эзәрлекләүләргә каршы шигарләр тоткан. Пикетчеларның берсе оппозиция сәясәтчесе, мәрхүм Алексей Навальный турында да палакат тотып торган, әмма "пикетның темасына туры килми" дип полиция аны алып куярга кушкан.

Чараны Татарстанның "Молодежное Яблоко" оешмасы уздырды. Җирле хакимият пикетны килештерде.

Соңгы өч елда Русиядә хәрби цензура кертелгән дияргә дә була. "Гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" һәм "гаскәрне дискредитацияләү" маддәләре эшли башлады.
Медиаларга Украинадагы сугышны бары тик дәүләт карашларына ярашлы гына яктырту рөхсәт ителә.
"Сәнгать түгел, пропаганда"
Прокатка Алтын Урдага бәйле
тагын бер фильм чыкты

Бу атнада кинопрокатка режиссер Константин Бусловның "Усал шәһәр" ("Злой город") тарихи фильмы чыкты. Ул 1238 елда Козельски шәһәренең Батый хан гаскәренә каршы торуына багышланган. Сюжетка ярашлы, Батый шәһәрне җиде атна дәвамында ала алмый, бары тик ярдәм чакырып кына, җиңүгә ирешә. Шул хәлдән соң Батый Козельски атамасын онытырга һәм аны "усал шәһәр" дип атарга куша.

Кайбер экспертлар әлеге фильмны һәм гомумән, тарихи киноларны "сәнгать түгел, пропаганда" дип саный.

"Дзенда бер кеше комментар калдырган: "Мин урыс һәм православ буларак, залдан горурлык хисе белән чыктым". Менә бу куркыныч та инде - безнең тарихны фрагментларга бүләргә тырышу. Тарихның бердәм канвасы җимерлә. Урыслар һәм прасовлавлар өчен бер тарих, бурятлар һәм буддачылар өчен - бер, татар һәм мөселманнар өчен тагын бер тарих. Моның безне кая алып баруын чамалап була. Пафос һәм патриотизм универсальлрәк, илнең бөтен халыклары өчен тарих драмасы чагылган кино төшерү әйбәтрәк булмас идеме! Бу сорау түгел, раслау", дип язды тарихчы Искәндәр Измайлов үзенең Бизнес Онлайн өчен тарихи фильмнар турындагы уйлануларында.

"Теләсә нинди фильм - сәяси заказ", - дип саный Русия мөселманнары Диния назарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов. - Бездә Александр Невскийны халык Эйзенштейн күрсәткәнчә кабул итә. Невский әйтмәгән сүзләрне дә аңа тага. Бу бит кино, бөек корал".

Мөхетдинов тарихи фильмнарда дошман образын примитив, карикатур төстә бирәләр ди. Шуңа күрә Татарстан режиссерларына альтернатив версияләр төшерергә кирәк ди. Мәсәлән 1552 елда Казанны яклау, Кол Шәриф яки Сөембикә турында. "Сөембикә халык хәтерендә аерым урын алып тора, ә аңа хәтта һәйкәл дә куелмаган", ди Мөхетдинов.

Сәясәт белгече Алексей Чадаев исә Казан татарларының үзләрен Алтын Урдага кагылышы барлыгын исбатларга тырышулары гаҗәп дип саный. Болгар үзе дә монгол яуларыннан зыян күргән ди ул. Казан Болгарны яклау турында фильм төшерә алыр иде, Козельски турындагы фильмнан начаррак булмас иде ди.

Бу фильмны карадыгызмы әле?
Гаяз Исхакыйның "Остазбикә" әсәрен тыңлыйбыз.

Әйдә.Online проекты әлеге әсәрне укып, аудиосын әзерләде. Кичкә шуны тыңларга тәкъдим итәбез.

"Остазбикә" повесте баласы булмагач, үзенең иренә икенче хатын алып бирүче хатын турында сөйли. Монда гаилә темасы да, социаль һәм милләт проблемнары да күтәрелә.

Текст татар телен өйрәнүчеләр өчен яраклаштырылган.

https://smarturl.click/4kl1G - VPN кирәкми
https://www.azatliq.org/a/33290515.html - VPN кирәк.

Аудио 👇
2025/02/01 17:13:46
Back to Top
HTML Embed Code: