Telegram Group Search
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Татарстанга Русия-Украина сугышыннан мәетләр көн саен диярлек кайта. 30 ноябрьдә Кайбыч районында 23 яшьлек Булат Вәлиуллинны күмделәр. Ул Русия гаскәре белән контракт төзеп сугышка июньдә киткән булган. Берничә атнадан соң һәлак та булган. Үзен 30 ноябрьдә генә җирләделәр...

Русия Украинага 2022 елның 24 февралендә бәреп керде. Шуннан бирле бу сугышта Татарстаннан кимендә 3386 ир һәлак булган. Республика шушы сугышта үтерелгән ирләр саны белән Русия төбәкләре арасында икенче урында тора. Беренче урында — күрше Башкортстан.

Ике республикадан шушы сугышта һәлак булган ир-атлар саны 7 меңнән артып китте.

Безнең яңа видеоны карагыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
Алексеевск-Әлмәт арасын машинада узар өчен 3335 сум кирәк булачак.

Сүз яңа түләүле трасса турында бара. Татарстанның Министрлар Кабинеты бу юлдан файдалану бәясен билгеләде. Ул 3335 сум торачак.

Моннан тыш Казандагы Вознесение тракты белән файдаланганнан өчен дә яңа бәя куелды.

2025 елда, машинага карап, йөртүчеләр 176 сумнан башлап 567 сумга кадәр түләргә тиеш булачак.

Ничек сезгә бу бәяләр? Кыйммәтме, түзәрлекме дигәндәй... Кулланганыгыз бармы?
Казан дәүләт мәдәният институты Украинага каршы сугышучыларга ярдәм йөзеннән концерт үткәрәчәк

Быел бу уку йорты 55 еллык юбилеен каршы ала. Юбилейны әнә шундый хәйрия концерты белән билгеләмәкчеләр. Концерт билетларыннан кергән бөтен акчаларны Русия гаскәренә ярдәмгә тапшырачаклар. Бу хакта институтның матбугат хезмәте җиткерә. Билет бәяләре 800-2000 сум.

Кем чыгыш ясаячак? Венера Ганиева белән Салават Фәтхетдинов. Аларның исемнәре афишада бар.

Кем тырышлыгы белән уза бу концерт? Тулырак 👉 монда яздык.

Хакимият татар сәнгатькәрләрен Русиянең Украинаны басып алу сәясәтендә катнаштыру эшен дәвам итә. Җырчылар йә "махсус операция"не хуплыйбыз дип чыгыш ясый, йә һуманитар ярдәм җыюда катнаша. Актив өндәүчеләрнең алгы сафында — Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдинова, Элвин Грей (Радик Юльякшин). Аларга Зәйнәп Фәрхетдинова, Раяз Фасыйхов, Филүс Каһиров, соңрак башкалар да кушылды.

Ә Татарстанга Русия башлаган сугыштан мәетләр кайта да кайта. 3 декабрьгә без Татарстаннан — кимендә 3386 хәрби үлеме турында мәгълүмат таба алдык. Бу хакта 👉 монда кереп укырга киңәш итәбез.

#Татарстан

@azatliqradiosi
Татарстанда ел башыннан бирле Украинадагы сугышта булып кайткан 403 кешене инвалид дип таныганнар

Украинадагы сугышта катнашучыларга инвалидлык бирү тизрәк уза, дип белдергән "Татарстан медицина-социаль баш бюросы" вәкиле Ольга Пузанова. Аның әйтүенчә, документлар сәламәтлек саклау министрлыгыннан килсә, җиде көн эчендә карар чыгарга тиеш.

Татарстанда 2024 елда барлыгы 44 316 кешегә инвалидлык биргәннәр. Шуларның 4812се — 18 яше тулмаган балалар. I төркем инвалидлык алучылар — 18 процент, II — 34 процент, III — 48 процент диелә.

Бүген, 3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә.

👉Тулырак Азатлык Радиосында укыгыз.
Azatlıq Radiosı
Сугышта үлүчеләр саны арта 3 декабрьгә без Татарстаннан — кимендә 3386 хәрби үлеме, Башкортстаннан кимендә 3669 кеше үлеме турында мәгълүмат таба алдык. Соңгы атнада гына Башкортстан исемлегенә — 111 исем, Татарстан исемлегенә 98 исем өстәлде. Ноябрь аенда…
Бу көннәрдә Азатлык Радиосы җыйган исемлектә ике республикадан үлүчеләр саны 7 меңнән артты дип яздык.

Харитада - Башкортстан саннары. Иң күп үлүчеләр түбәндәге шәһәр-районнардан:

🔹Уфа – кимендә 386 кеше.

🔹Белорет районы – кимендә 155 кеше.

🔹Стәрлетамак – кимендә 154 кеше.

🔹Учалы районы – кимендә 125 кеше.

🔹Баймак районы – кимендә 94 кеше.

🔹Әбҗәлил районы – кимендә 90 кеше.

Башкортстаннан сугышка китеп һәлак булучылар арасында кимендә 307се — мобилизациягә эләгүчеләр. Кимендә 601 кеше — Русия саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләр.

Ачык чыганакларда еш кына кешеләрнең сугышка ни рәвешле китүе турында мәгълүмат әйтелми, яшерелә, шуңа бу саннар чынлыкта күпкә зуррак булуын фаразлап була.

Бу хакта тулырак укыр өчен 👉 монда бас.
Көньяк Корея президенты илдә сугыш хәле игълан итте

“Ирекле Корея Республикасын төньяк корея коммунистик көчләреннән яклау, безнең халыкның азатлыгын һәм бәхетен урлаучы төньяк корея тарафлы дәүләткә каршы көчләрнең тамырын корыту, ирекле конституция тәртибен яклау өчен сугыш хәле игълан итәм”, дигән президент Юн Сок Ель турыдан-туры эфирдә чыгыш ясап

Моңа кадәр парламентта күпчелекне тәшкил итүче оппозиция кайбер прокурорларга импичмент белдерү таләбе белән чыккан һәм бюджет тәкъдимнәрен кире каккан иде.

Оппозицион Демократик фирка лидеры Ли Дже Мён сугыш хәле игълан итүне Конституциягә каршы килә диде. "Халык көче" фиркасе лидеры (бу фиркагә президент үзе дә керә) Хан Дон Хун "дөрес әйбер түгел" диде һәм карарны томаларга вәгъдә итте.

Сеул урамнарында танклар күренә. Илдә нинди дә булса сәяси эшчәнлек тыелды. Матбугат чаралары тулысынча дәүләт контролендә була. Парламентка керү һәм чыгу урыннары томаланган дип хәбәр итә Yonhap агентлыгы.
Татарстанда мәктәп укучылары экстремизмга тикшерергә тәкъдим итәләр

Мондый тәкъди белән Татарстан депутатлары чыккан. Алар фикеренчә, үсмерләрнең "хәрби комиссариатларга һәм тимер юл инфраструктурасына ут төртү очраклары" ешайган. Шулай ук алар балаларның кыйммәтләр системы формалашмаган, психикасы тотрыклы түгел, шуңа күрә алар җимергеч йогынтыга бирешергә мөмкин, дип саный.

Күпчелек ата-аналар балаларын наркотикларга тикшерүдән баш тартканга, депутатлар экстремизга тикшерүне мәҗбүри итәргә кирәк дип саный.

Июнь аена булган мәгълүматларга күрә, Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле Русиянең 101 үсмерен террорчылыкта һәм экстремизмда гаепләгәннәр. Алаар Росфинмониторинг исемлегенә кертелгән.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
Azatlıq Radiosı
Бу көннәрдә Азатлык Радиосы җыйган исемлектә ике республикадан үлүчеләр саны 7 меңнән артты дип яздык. Харитада - Башкортстан саннары. Иң күп үлүчеләр түбәндәге шәһәр-районнардан: 🔹Уфа – кимендә 386 кеше. 🔹Белорет районы – кимендә 155 кеше. 🔹Стәрлетамак…
Фотода Әлшәй районының Гайниямак авылыннан Артём Хәйретдинов. Азатлык Радиосы мәгълүматларына күрә, ул Башкортстаннан Украинадагы сугышта һәлак булган иң яшь кеше.

Артем 2006 елның 16 мартында туган. Мәктәпне тәмамлагач, Уфа авиация техникумына укырга кергән, соңрак хәрби хезмәткә чакырылган.

2024 елның маенда Артёмның хәрби контракт төзегәне мәгълүм. Берничә айдан соң — 25 октябрь көнне — ул баскынчы сугышта һәлак була.

Хакимиятнең һәм хәрби җитәкчелекнең срочникларны хәрби контракт төзергә үгетләве турында без инде язган идек. Мәҗбүри вакытлы хезмәт үтәргә дип китеп, соңыннан Русия саклану министрлыгы белән контракт төзегән яшьләр мисаллары күп.

Башкортстаннан сугышта үлүчеләрнең яшенә килгәндә, иң күп үлүчеләр элеккечә — 35-44 яшь төркемендә:

35-44 яшь: кимендә 717 кеше,
25-34 яшь: кимендә 581 кеше,
45+ яшь: кимендә 514 кеше,
18-24 яшь: кимендә 240 кеше.

Тулырак бу хакта 👉 бүгенге мәкаләдә укый аласыз.
Бүген Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров "Туры элемтә" вакытында сорауларга җавап бирде.

Анда күтәрелгән кайбер мәсьәләләр:

Ни өчен һаман республика хөкүмәтендә министрлар "вакытлыча" тамгасы белән йөри?

Хәбиров аңлатканча, бу мәсьәлә Мәскәүдә килештерү процессы белән бәйле. Ул якын арада һәрбер министр федераль министрлыкта расланырга тиеш диде.

Башкортстан премьер-министры булып Андрей Назаров калачак дип тә өстәде.

Салават Юлаев һәйкәле төзекләндерүгә алгач кире кайтарылачакмы?

Төзекләндерү эшләре 1,5 елга сузылачак, ул кире кайтарылачак. Төзәтми мөмкин түгел, һәйкәл нык таушалган, диде Хәбиров.

Вазифасыннан китү сүзләре чынмы?

Хәбиров үзенең вазифадан алыначагы турындагы "имеш-мимеш"ләргә ышанмаска чакырды. Аныңча, мондый хәбәрләр кайбер затлар тарафыннан "хәлне тотрыксызландыру" өчен уйлап чыгарыла. Ул үзенең оппонентларының республика эчендә булуын әйтте. Шул ук вакытта читтә дә дошманнар бар диде.

Канунсыз алтын чыгаручылар белән эш ничек бара?

Махсус комиссия эшли, берничә ширкәтнең лицензиясе алынган. Бу эшне республика башлыгы идарәсе җитәкчесе Азат Бадранов контрольдә тота.

Радий Хәбиров "Туры элемтәне" ел саен оештыра.

👆Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов мондый "Туры элемтә" уздырмый. Миңнехановның Яңа ел алдыннан матбугат вәкилләре белән очрашуы бүләкләр бирешү, чәй эчүгә кайтып кала.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосында укыгыз.
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 4 декабрь, чәршәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Оппозицион Демократик хезмәт фиркасе Көньяк Корея президентны Юн Сок Ёльне вазифасыннан китүне таләп итә. Фирка аңа импичмент игълан итү белән яный. Оппозиция президенты илдә сугыш хәле игълан иткән өчен дәүләткә хыянәттә гаепләмәкче.

🔸Америка журналисты Такер Карслон Мәскәүгә килеп Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавровтан интервью алган. Ул эфирга якын көннәрдә чыгачак диелә.

🔸Тбилиси үзәгендә кичә кич янә протестлар булды. Спецназ аларны уратып алды һәм куып таратты. Протестчылар Грузиянең Европа берлегенә керү сөйләшүләрен туктатып торуга каршы.

🔸Русия сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы үсмерләргә зыянлы һәм куркыныч шартлар булган зводларда эшләргә рөхсәт итү тәкъдиме белән чыкты. Бу тәкъдим кабул ителсә, үсмерләр мондый эшләрдә 16 яшьтән эшли алачак.

🔸Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылында татар мәгърифәтчесе, галим һәм язучы Каюм Насыйри туган һәм яшәгән йортны реставрациялиләр.
2025 елда республикада мәгърифәтченең тууына 200 ел тулуга багышланган бәйрәм чаралары уздырылачак.
Тикшенерү: 2022 һәм 2023 елларда Русиядә көн саен өч хатын-кыз үтерелгән

Русиядә гаиләдә көч кулланган чакта хатын-кызларны үтерү күрсәткечләре тотрыклы рәвештә югары булып кала бирә. 2022 һәм 2023 елларда кимендә 2284 хатын-кыз гаиләдә көч кулланып үтерелгән, шуларның 93 процентнын партнёрлары үтергән. Бу хакта тикшеренүдә әйтелә.

Саннарга караганда, Русиядә һәр ай саен кимендә 95 хатын-кыз, ягъни һәр көн саен өч хатын-кыз үтерелгән.

Русиядә гаиләдә көч куллану турында канун юк. Соңгы елларда Русия думасына мондый канун өлгеләре 40лап тапкыр кертелде, әмма бер генә укылыш аша да үтмәде. 2017 елда Русия Җинаять кодексыннан сугу турындагы маддәне бетерделәр, ә гаиләдә көч кулланган өчен административ җаваплылык кертелде.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосында укыгыз.
Русия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы 16 яшьлек үсмерләрне куркыныч һәм зарарлы җитештерүләрдә эшләтүне тәкъдим итә

Бу үзгәрешләр кертелсә, сәнәгать оешмалары һөнәри белем бирүче уку йортларының студентлары белән килешү төзеп, аларны түләүле практика үтәргә үзләренә ала алачак, дип саныйлар министрлыкта.

Элегрәк моны Татарстан депутатлары да тәкъдим иткән иде, әмма Думада куркыныч эшләргә балаларны җәлеп итүне кешелексезлек дип атадылар.

Казан дәүләт медицина университеты вәкиле Маргарита Максимова "Без туучылар санын арттырырга телибезме? Без бу балаларның сәламәтлеген бозачакбыз һәм туучылар саны артмаячак. Гарип балалар саны артачагы турында әйтеп тә тормыйм", дип кисәткән иде.

Русиядә кадрлар кытлыгы хөкем сөрә, мигрантлар белән проблемнар туып тора. Хакмияит төрлечә эшче куллар эзли.

Бу хакта тулырак 👉 монда укыгыз.
Бу көннәрдә Азатлык Радиосы җыйган исемлектә ике республикадан үлүчеләр саны 7 меңнән артты. Бу — ачык чыганакларда табылган исемнәр генә.

3 декабрьгә без Татарстаннан — кимендә 3386 хәрби үлеме таба алдык. Соңгы атнада гына 98 исем өстәлде.

Татарстанда да иң күп үлүчеләр — башкала Казаннан (кимендә 515 кеше). Районлап үлүчеләр түбәндәгечә:

🔹Казан – кимендә 515 кеше.
🔹Чаллы – кимендә 371 кеше.
🔹Түбән Кама районы – кимендә 182 кеше.
🔹Әлмәт районы – кимендә 148 кеше.
🔹Яшел Үзән районы – кимендә 111 кеше.
🔹Бөгелмә районы – кимендә 101 кеше.

Ә менә иң "тыныч" район — Әтнә. Ул районнан сугышта 13 кеше үлемен таба алдык.

Бу хакта тулырак👉 безнең мәкаләдә укырга мөмкин.
“Бүген Башкортстандагы хокук бозуларны теркәп бару кирәк”

Чит илдәге башкорт милли хәрәкәтенең чираттан тыш Корылтаенда Башкортстанда яшәүчеләрнең кеше хокукларын яклау институты булдырылды.

Башкорт омбудсмены республикадагы кеше хокуклары бозылуны теркәп барачак һәм халыкара оешмаларга, мәхкәмәләргә мөрәҗәгать итәчәк. Милли хәрәкәт фикеренчә, бу "Путин режимы җимерелгәннән соң гаеплеләрне җаваплылыкка тартыр өчен" эшләнә.

Омбудсмен вазифасына милли хәрәкәт активисты, Азат милләтләр Лигасы вәкиле Айгөл Лайон сайланган.

"Башкорт милли сәяси үзәге"нә нигез салган сәяси мөһаҗир Руслан Габбасов сөйләвенчә, башкорт халкының хокукларын яклау үзәген булдыруга ихтыяҗ күптән бар. Хәзерге вакытта Башкортстанда кеше хокуклары омбудсмены вазифаларын элекке эчке эшләр министры Михаил Закомалдин били. "Ул ялган эшләр белән пачкалап кешеләрне утыртты", ди Габбасов. Аныңча, Баймак вакыйгалары Башкортстанда халыкның хокуклары якланмавын ачык күрсәткән.

Тулырак Азатлык Радиосында укыгыз.

👉Төп сайтта
👉Көзге сылтама
Татарстанга чит илләрдән күчүчеләрнең 16 проценты гына татар

Республикага дәүләт програмы ярдәмендә күчеп төпләгән төп милләт — таҗик һәм урыслар булган.

Соңгы җиде елда Татарстанга чит илдән күчүче татарлар саны кими башлаган.

Татарстан хезмәт министры урынбасары Наталья Бутаева сүзләренчә, Татарстанга күчүчеләрнең 27% — таҗиклар, 17% — урыслар, 16% — татарлар, 14% — төрекмәннәр һәм үзбәкләр булган. Алар нигездә Казан, Әлмәт, Яшел Үзән шәһәрләренә төпләнгән.

Татарстанга күченеп кайтырга теләүчеләр өчен махсус програм эшли.

👉Тулырак монда укыгыз.
📍Русия саклану министрлыгы Украинадагы сугышта хәбәрсез югалган Русия хәрбиләренең туганнарыннан ДНК экспертизасы уздыруны сораган 48 мең гариза алган.

Думаның саклану комитеты җитәкчесе Андрей Картаполов бу мәгълүматларны таратмаска чакырган.

"Бу яшерен, шактый сизгер мәгълүмат. Йомгаклау документларын төзегән чакта да бу саннар беркайда да булмасын", дигән Картополов.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
Татарстанда узган ел ришвәтнең уртача күләме 263 мең сум булган булса, быел 377 мең сумга җиткән.

Мондый җинаятьләрнең күпчелеге Казанда, шулай ук Чаллыда, Яшел Үзәндә һәм Түбән Кама районында теркәлгән.

▪️Татарстанда үткәрелгән социологик тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, һәр унынчы кеше ришвәтчелек белән очрашкан. Татарстанда ришвәтчелек очраклары нигездә бюджет акчалары белән бәйле. Бу җинаятьләрдән килгән зыян миллиард сумга кадәр җитәргә мөмкин.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
Русия федераль иминлек хезмәте (ФСБ) Мәскәүдә кулга алынуыннан соң сугышка каршы чыгучы активист һәм программчы Кирилл Парубецның телефонына шымчылык итүче Monokle программын урнаштырган.

Бу – сугышка каршы чыгучы активистларга каршы мондый программ кулланулары турында билгеле булган беренче очрак, дип җиткерә "Первый отдел".

Әле сугыш башланганчы ук Парубец Украинага күчеп киткән булган, хәйриячелектә катнашкан. 2022 елның 24 февраленнән соң качакларга булышкан. Ахыр чиктә ул хатыны белән башка урынга күченү өчен документлар җыярга дип Русиягә кайткан. Әмма быел апрель аенда аның өенә куәт оешмалары вәкилләре килгән. Алар Парубецны кыйнаган, атып үтерү белән янаган диелә. Соңрак мәхкәмә прогррамчыны һшм аның хатынын полициягә буйсынмау турындагы маддә нигезендә 15 көнгә кулга алган.

Утыру урынында (спецприемник) куәт оешмалары вәкилләре Кирилл Парубецка дәүләткә хыянәттә шикләнелүен әйтеп, хезмәттәшлек итәргә: дусты турында әләкләп торырга тәкъдим иткә. Ул ризалашкан, чөнки баш тартса башка проблемнар булыр дип сагайган.

Утыру урыныннан азат ителгәннән соң, ул үзенең телефонында Monokle шымчы программы тапкан. Программ аның кайда булуын, шалтыратуларын күзәтеп барырга мөмкинлек биргән. Хәзерге вакытта Парубец хатыны белән Русиядән киткән, чит илдә яши диелә.

@azatliqradiosi
📍Түбән Кама мэры урам чистартучылар җитмәгәнгә шәһәр халкын кар нык яумасын өчен"Аллаһка ялварырга" чакырган

"Ярый инде шәһәрне чистартып торабыз, әмма алга таба ничек булачак? Әлбәттә, бу карның ни кадәр явуына бәйле. Былтыргы кебек булса, хәлләр шактый катлауланачак. Шуңа күрә безгә карны әз-әз генә бирсен дип Аллаһы Тәгаләдән ялварачакбыз. Аллаһы Тәгаләгә ялварабыз. Хәзрәт тә, атакай да монда. Гөнаһны азрак кылырга, күбрәк сорарга", дигән мэр Рамил Муллин.

Ул киңәшмә вакытында шәһәр урамнарын чистартырга эшчеләр җитми дигән.

Түрә әйтүенчә, Түбән Камага урамнарны чистарту өчен 50 процентлап кеше җитми. Икътисади авырлыкларны ул Украинадагы сугыш белән бәйләп аңлаткан. "Катлаулы вакытта яшәвебезне онытмаска кирәк. Егетләребез җиңү белән кайтсын", дигән ул.

Былтыр Түбән Камада урамнарны чистартуга шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм ителгәннәрне җәлеп иткәннәр иде. Ул чакта Рамил Муллин вазгыять катлаулы булса да, коммуналь хуҗалык эшчеләре карны чистарту бурычын үти алды, әмма эшчеләр җитмәү җитди проблем булып кала дигән иде.

Тулырак👉 Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
Русия-Украина сугышында катнашкан татарлар турында ни уйлыйсыз?

Мордовиядән Миразыйм Исмәгыйлев сугышка үзе теләп кенә түгел, ә улы Ринат белән китеп барган. Икесе дә сугыштан яраланып кайта. Хәзер Исмәгыйлев мәктәпләр буйлап йөри һәм балаларга (шул исәптән татар балаларына да) сугыштагы хәлләр турында сөйли.

Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Дөньяның күпчелек илләре бу сугышны хөкем итеп чыкты.

👉Безнең яңа видеоны карагыз.

#татарлар

@azatliqradiosi
2024/12/05 03:26:27
Back to Top
HTML Embed Code: