Telegram Group Search
Данирны авыл зиратына хәрби бабасы янына җирләгәннәр. Бабасы янындагы урын әбисенә дип калдырылган булган, тик икесе арасына оныклары ятасы булган.

«Әти 5 ел элек вафат булды. Әбисенең урынына улым кайтып ятты. Әнигә хәбәр итүе бик авыр булды, яше 80нән артык булса да, әни аерым яши. Башта «бик авыр хәлдә» дип хәбәр иткән идек, аннан үзе дә сизенде инде… Минем иң зур теләгем – улымны зиратка алып кайтып җирләү иде. Хәзер улым зиратта ята, һәм анда нәкъ ул булуын да беләбез. Үзе белән булган әйберләре дә кайтты, без аны таныдык...

Яңа елда улын җирләгән Дамир Минһаҗев: «Күңелдә «әйләнеп кайтмасмы» дигән өмет кала»

https://intertat.tatar/news/yana-elda-ulyn-irlagan-damir-minhaev-kunelda-ailanep-kaitmasmy-digan-omet-kala-5870398
😱Тюбингта шуганда, 16 яшьлек малай ташка бәрелгән

Видео: https://intertat.tatar/news/tyubingta-suganda-16-yaslek-malai-taska-barelgan-5870395
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Ильвинаның иҗатын яратасызмы?😍👏
Трамп Украинадагы конфликт тәмамлану срогын әйтте

https://intertat.tatar/news/tramp-ukrainadagy-konflikt-tamamlanu-srogyn-aitte-5870441
«Әтиемнең абыйсы гаиләсендә фаҗига» - шагыйрь Булат Ибраһим ярдәм сорый

https://intertat.tatar/news/atiemnen-abyisy-gailasenda-faiga-sagyir-bulat-ibrahim-yardam-soryi-5870445
Татарстан һәм Башкортстан җырчысы Мурат Гайсин ялгыз булмавы турында хәбәр итте

https://intertat.tatar/news/tatarstan-ham-baskortstan-yrcysy-murat-gaisin-yalgyz-bulmavy-turynda-xabar-itte-5870442
Без ирем һәм 10 яшьлек кече кызыбыз белән Новосибирскига кайтып бара идек. Олы улыбыз безнең белән машинада булмады, ул – паллиатив бала, анда авыр формада ДЦП...

Машина шуып китә башлагач, мин, бәрелү үземә туры килерлек итеп, рульне борырга тырыштым. Ләкин машина әйләнеп капланды», – ди әти кеше.

Ирем миңа машинадан чыкмаска кушты, үзе бала янында тезләнеп тора иде. Безнең яннан узып баручы кешеләр видео төшерде, ләкин беркем дә безнең янга төшмәде, ярдәм тәкъдим итмәде...

Авариядә баласы үлгән гаилә: «Беркем ярдәм итмәде»


https://intertat.tatar/news/avariyada-balasy-ulgan-gaila-uzyp-barucylar-video-toserde-berkem-yardam-itmade-5870412
😍Илнат Фәрхуллинның хатыны ширбәт айларын кайда уздыруларын күрсәтте

https://intertat.tatar/news/ilnat-farxullinnyn-xatyny-sirbat-ailaryn-kaida-uzdyrularyn-kursatte-5870438
Үлгән туганнарыгызның тынычлыгы өчен нишләргә?

https://intertat.tatar/news/ulgan-tugannarygyznyn-tynyclygy-ocen-nislarga-5870429
😋Эченә бавыр фаршы салып кыздырылган пәрәмәч рецепты

https://intertat.tatar/news/bavyr-paramace-recepty-5870227
Вера Тавлиновага 73 яшь, ул иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән 5 катнашучы арасында – 32 көн эчендә 800 мең адым. Ягъни, көненә 25 мең. Төп кыенлык йөрүләргә вакытның күп китүендә булды, дип уртаклаша.

Көненә 25 мең адымны җиңү өчен, иртәнге җидедә чыгарга туры килә, көндез берничә сәгать эчендә 12 мең адым үтәргә, һәм калган өлешен кич белән йөрергә туры килә. Шулай ук атнага 3 тапкыр ул фитнеска йөрүен дәвам итә. Активист хатын-кыз билгеләп үткәнчә, мускуллары ныгыган. Артык авырлыгы булмаса да, сыеклык кимү хисабына 1 килограмм авырлык югалган.

Чаллы пенсионерлары, көненә 25 мең адым атлап, 70 килога ябыккан

https://intertat.tatar/news/cally-pensionerlary-konena-25-men-adym-atlap-70-kiloga-yabykkan-5870364
Нинди дә булса игътибар, аралашу көтеп мөлдерәп күзгә караган кызлар, егетләр, чәчләренә чаллар керсә дә, уйлары, фикер йөртүләре белән сабый хөкемендә булган өлкән апалар, бер сөйләшеп, аралашып калу өчен әллә кайдан килеп чыгып, җил тизлегендә арттан куып җиткән инвалид коляскасында хәрәкәт итүчеләр...

Аларны күргәч, тормышта үзем белгән бер гаиләнең ачы язмышы күз алдыннан узды. Ике балалары да тумыштан инвалид булып, бөтен көчләрен аларны тәрбияләүгә бирделәр, күз карасыдай сакладылар. Ә яшьләре олыгаеп, балаларны карарга көчләре беткәч, башка чара калмагач, аларны приютка бирү соравы туды. Шул чакта аларның өзгәләнүен сүзләр белән аңлатып бирерлек түгел. Туганнан бирле караган газиз балалары бит. Шуңа күрә, интернатка атлап үткәч, «монда тәрбияләнүчеләрнең һәммәсе – кемнеңдер газиз баласы бит» дигән уй үтте. Иң беренче соравым да үзеннән-үзе бирелде: «Бирегә кешеләр нинди сәбәпләр белән эләгә?»

Минем сорауларыма әлеге интернатның мөдире Гөлназ Әсхәт кызы Чиркова җавап бирде: «Төрле сәбәпләр булырга мөмкин. Кемдер балалар йортларыннан күчә, 18 яшьләре тулган инвалид балаларны бирегә урнаштыралар. Бу – хастаханә түгел, ә кешеләрнең даими яши торган урыны. Бездә 40, 50 ел дәвамында гомер итүчеләр бар...

Психик авырулар өчен интернатта күргәннәрем: «Монда яшәүчеләр барысы да ялгыз түгел...»

https://intertat.tatar/news/golnaz-cirkova-in-mohime-bailyk-tugel-kese-bulyp-kalu-5870405
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Бүген Гүзәл Уразованың туган көне💐

Котлыйбыз💫
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❗️Саратов һәм Энгель шәһәрләренә күпләп дроннар һөҗүм иткән, сәнәгать предприятиесе яна


https://intertat.tatar/news/saratov-ham-engel-saharlarena-kuplap-dronnar-houm-itkan-sanagat-predpriyatiese-yana-5870448
Танылган журналист Илнур Фәйзрахманов кабат Донецкига төзелештә эшләргә киткән

https://intertat.tatar/news/tanylgan-zurnalist-ilnur-faizraxmanov-kabat-doneckiga-tozelesta-eslarga-kitkan-5870443
Депутат Яңа ел бәйрәмнәренең гыйнвар өчен хезмәт хакына йогынтысы турында сөйләде

https://tatar-inform.tatar/news/deputat-yana-el-bairamnarenen-gyinvar-ocen-xezmat-xakyna-iogyntysy-turynda-soilade-5898751
Малай туды бит инде. Нәрсә бүләк итәргә, дип баш ваттык. Егет кешенең «аты» булырга тиеш, дип әйтәләр бит инде. Шуңа күрә без сездән чакыру алган көнне үк заказ бирдек. Аннары заказны шәхсән үзем барып алдым...

Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаева Салават Миңнехановның улы Ибраһимга «ат» бүләк иткән

Видео: https://intertat.tatar/news/bulat-bairamov-salavat-minnexanovnyn-uly-ibrahimga-at-bulak-itkan-5870446
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Ришат Фазлыйәхмәтов белән Вадим Захаров җырлый👏🔥😍

Баянда: Нияз Сафиуллин, Булат Шәрипов👏
Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә мөфти, шәех Равил Гайнетдинне кабат 5 ел срокка Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп сайладылар.

Равил Гайнетдин рәислеккә бердәнбер кандидат иде. 1959 елда Шәледә туган Равил Гайнетдин инде 30 ел башкала мәчетендә мөфти. Бик тә гади итеп әйткәндә, гади бер татар малае шундый дәрәҗәгә ирешкән икән, моны танымый булмый, әлбәттә.

Мәскәүдә башлыча Түбән Новгород, Касыйм татарлары – ул алар арасында да танылуга ирешә алган. Сөйләделәр: ул әле яшь чагында Җәмигъ мәчете картлары дәгъва белдергән булган, ди. Хәзер мәчетләрдә сәҗдәгә китә алмаган өлкәннәр өчен урындыклар намаз кылучыларның арткы рәтенә тезелә. Элегрәк картлар ихтирамлырак урында булган – урындыклар рәте имам алдында ук булган. Менә шундагы өлкәннәр: «Нигә бу егет безнеңчә сүләшми, болай дерес тегел», – диешкәннәр. Әмма Равил Гайнетдин аларның күңелләрен яулап ала алган...

Яңа министр, рәис, депутатлар... – 2024 елдагы вазыйфаи затлар билгеләнүе

https://intertat.tatar/news/bilgelanu-5870191
2025/01/08 10:45:45
Back to Top
HTML Embed Code: