Минем бер күршем бар. Чит регион татары. Казанда квартир, гафу итегез, фатир снимать итә. Сөйләшергә ярата. Әмма ни сөйләгәнен һич аңлый алмыйм. Сүзләре дә татарча кебек үзе. "Әйе шул", "әйтмә дә инде, күрше" дип баш чайкап торам инде итагать саклап. Шунысы гаҗәп, ул мин сөйләгәннәрне аңлый. Әллә ул да аңлаган кыяфәт кенә чыгара микән, итагать саклап?
Сезнең шулай булгалыймы? Урамда сезгә танышыгыз килеп эндәшә, хәлләрегезне сорый, сез дә аның хәлләрен сорашасыз итәгать итагать саклап. Саубуллашасыз. Соңыннан уйлап куясыз: кем булды икән бу?
КФУ экс-ректорын, Алабуганың элеккеге башлыгы Илшат Гафуровны 22 елга хөкем иттеләр. Кырыс режимлы колония. Шундый хәлләр.
Матбугат.ру
Сезнең шулай булгалыймы? Урамда сезгә танышыгыз килеп эндәшә, хәлләрегезне сорый, сез дә аның хәлләрен сорашасыз итәгать итагать саклап. Саубуллашасыз. Соңыннан уйлап куясыз: кем булды икән бу?
Ә иң авыры беләсезме кемне тану? Сез аны билгеле бер фонда гына күрергә күнеккән кешене. Әйтик, каравылда, сакта, постта, кибет киштәсе янында торучыны, вахтершаны. Чөнки син аны бары тик шушында гына күрергә күнеккәнсең. Мәсәлән, син аның белән һәр иртә исәнләшәсең, ә кичен берәр сәүдә үзәгендә очраса, һич исеңә төшмәячәк кем икәнлеге.
Шуңа күрә әгәр дә шундый эштә эшлисез икән, үпкәләмәгез яме, танымасак.
Сезнең шундый танышларыгыз бармы? Гел болай дип сөйли: "Кем килсен миннән башка бу эшкә? Андый дураклар бүтән юк! Берәү дә килми!" Ә үзе бу эшне югалта башласа, теше-тырнагы белән ябыша, урынын берәүгә дә бирми.