Telegram Group Search
Кайларда ява? Ә кайларда яуды? Ә кайларда яшенләп?
Иң тыныч һөнәр - китапханәче. Белеп сөйли торган бер танышым шулай диде. Аннан да тынычрак тагын нинди эш бар? Сезнең эш күпкә стресслыракмы китапханәченекенекеннән?
Бүген Актанышта боз яуган. Так-сяк түгел, көчле яуган. Укучыбыз җибәрде.
Телевидение журналисты Энҗе Шәйхетдинова бүген юбилеен бәйрәм итә. Котлыйбыз. Сез дә котлагыз.

“Язмыш төрлечә сынады: 8 яшьтә әтисез калдым” – дип искә ала Энҗе үзенең балачагын:

https://matbugat.com.ru/news/?id=47852
35 яшьтән чүт кенә узган таныш бер кыз. Бер кыз дип... хатын инде. Бик борчуга сабышкан. Картаям ди. Шуңа борчылам ди. Ир-ат булсам уйламас идем дә ди. Хатын-кыз булгач бик кайгырам ди. Яшьлек уза, матурлык уза, нидер эшләргә өлгермәгән кебек хис икән.

Бармы икән моннан берәр дәва? Картаюдан түгел, ә картаям дип борчылудан? Языгыз әле бер киңәш. Ул бу телеграм-каналны укымый инде, әмма без җиткерербез.
Такта чәй эчкәнегез бармы?
Аңламадым. Бармадым. Өйдә калдым.
Күршеләр янына чыккан идем, машина мае турында сөйләшәләр.

Берсе әйтә, инструкция буенча 15 мең саен алыштырасы ди. Икенчесе әйтә, безнең майларның сыйфаты начар, 10 мең саен кирәк ди. Өченче күрше 7 мең саен алыштыра. Дүртенчесе тагын да хитрый концепция уйлап тапкан: иң арзанлы май сала да, 3 мең саен алыштыра. Боларның кайсысы хаклы соң? Сез күпме йөрисез?

Берсе май бик тиз карала, дип кайгыра. Икенчесе щупта маем һаман ак дип шатлана. Өченчесе моның күңеленә шик кертте: май ак булгач начар инде ул, нормальный май каралырга тиеш, ә синең май "не работает" диде.

Кереп киттем.
Сагынырсыз әле кыш көне бу җәйге яшенле, җылы яңгырларны.
Әйе шул
Бүген төшергән фотолар. Кайсы районда икәнен әйтмим инде, ату килеп җитәрсез барыгыз да Теләчегә.
Кулыгызда оныктан калган телефондыр әле, о чем с вами говорить вообще.
Интернетыгыз нихәл?
Моңа рәсем асты табыйк әле
2025/06/15 22:03:08
Back to Top
HTML Embed Code: