Telegram Group Search
⚡️Казан һава аланы янә ябылып тора.

Казан һава аланы очкычларны кабул итми һәм чыгармый, дип хәбәр итә Росавиация.

@azatliqradiosi
5 гыйнвар, якшәмбе иртәсенә булган башка кайбер хәбәрләр:

🔸Донецки өлкәсендә дрон һөҗүме нәтиҗәсендә "Известия" газетасының штаттан тыш хәбәрчесе Александр Мартемьянов һәлак булган. Шулай ук тагын биш хәбәрче яраланган. Журналистлар Горловкада тапшыру төшереп Донецкига кайта торган булган.

🔸Австрия канцлеры Карл Нехаммер хөкүмәтне оештыру барып чыкмаганнан соң, вазифадан китүен белдерде. Бу хакта ул Х социаль челтәрендә язды.

🔸Анапада волонтерлар коткарган кошларның 90%ы юлда үлгән, дип хәбәр итә орнитолог Александр Дворецкий. Моның сәбәбе — кошларны ташыган вакытта аларны артык тыгыз итеп тутыру һәм аннан соң түрәләрнең бу өлкәдә тиешле белеме булмавы.

🔸Air Serbia Белградтан Казанга очышларны кышкы сезон беткәнче, ягъни март азагына кадәр туктатып тора. Казаннан соңгы очыш 19 гыйнварда планлаштырыла.

🔸Грузия хакимиятләре Тбилисида узган протест чараларында катнашкан чит ил ватандашларын илдән чыгарып җибәрә башлады, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының миграция департаменты. 10 кеше инде илдән киткән. Аларның кайсы ил ватандашлары булуы турында хәбәр ителми.

Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык Радиосы белән калыгыз.

@azatliqradiosi
Azatlıq Radiosı
⚡️Казан һава аланы янә ябылып тора. Казан һава аланы очкычларны кабул итми һәм чыгармый, дип хәбәр итә Росавиация. @azatliqradiosi
❗️Казан халыкара һава аланыннан соң Чаллы белән Түбән Кама арасында урнашкан Бигеш һава аланы да эшләми башлаган.

Шулай ук Ижау һәм Пермь аэропортлары да вакытлыча ябылган.

@azatliqradiosi
📍Үзбәкстанда мәхкәмә, Русия саклану министрлыгы белән килешү төзеп, Украинадагы сугышта катнашкан ил ватандашын 4 ел да 2 айга ирегеннән мәхрүм итте.

Үзбәкстан Җинаять кодексы ватандашларын чит илләрнең армияләрендә һәм башка куәт оешмаларында хезмәт итүне тыя.

Исеме әйтелмәгән 39 яшьлек үзбәк кешесе килешүне 2023 елның июнендә Мәскәүдә имзалаган. Ул Русиягә вакытлы эш эзләп килгән булган, дип яза “Газета.uz”.

Килешүдә аңа ай саен 450 мең сум акча түләнәчәге язылган булган, әмма мәхкәмәгә тартылучының сүзләренә караганда, ул бары тик ике тапкыр 150 мең сум акча алган, шуннан соң түләүләр тукталган.

Үзбәк ир-аты Шахтерски вә Бахмут сугышларында катнашкан һәм аның сүзләренчә, “уннан артык украин солдатын үтергән”. 2023 елның декабрендә ул Үзбәкстанга кайтып, үз теләге белән тәртип саклау оешмасына килгән. Мәхкәмә аның бу гамәлен җәзаны йомшарту чарасы буларак исәпкә алган.

▪️Владимир Путин Русия гаскәре белән контракт имзалаган чит ил кешеләренә җиңел юл белән ватандашлык алырга рөхсәт итте. Документ текстыннан күренгәнчә, Украинада сугыш барганда хәрби хезмәткә бер еллык контракт төзегән чит ил ватандашлары һәм ватадашлыгы булмаган затлар, Русия ватандашлыгын гадиләштерелгән тәртиптә алачак. Шулай ук бу аларның гаилә әгъзаларына да кагылачак.

▪️Шул ук вакытта Үзәк Азиянең кайбер илләре, әйтик Кыргызстан, Таҗыкстан һәм Үзбәкстан хакимиятләре Русиядә эшләүче ватандашларын саклану министрлыгы белән контракт төземәгез дип кисәтеп куйды. Бу илләрдә мондый очраклар "Яллану" дигән җинаять кодексына туры килә һәм аның өчен 10-15 елга иректән мәхрүм итәләр.

@azatliqradiosi
❄️Татарстан шәһәрләрендә Яңа ел рухы

Күбрәк фотолар 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә.

@azatliqradiosi
😷Кытайда яңа вирус тарала

Әлеге вирус кеше метапневмовирусы (HMPV) буларак билгеләнде һәм быел кыш, аеруча төньяк провинцияләрдә, балалар арасында авыру очракларының артуына китерде.

The Independent язуынча, Пекин бу хәлне гадәти кышкы күренеш дип бәяли. «Респиратор инфекцияләрнең иң күп очраклары кышкы сезонга туры килә", ди.

Бу хәл Уханьда Covid-19 таралу турында беренче тапкыр билгеле булганнан соң биш ел үткәч килеп чыкты. Covid-19 соңрак глобаль пандемиягә әверелде.

HMPV нәрсә ул?

▪️Кеше метапневмовирусы (HMPV) – респиратор вирус, ул салкын тию һәм гриппка охшаш билгеләр китереп чыгара.

▪️Авыру гадәттә җиңел уза, әмма аеруча сабыйлар, өлкән һәм иммунитеты зәгыйфь кешеләрдә пневмония барлыкка килә.

▪️Симптомнары: ютәл, бизгәк, томау төшү, хәлсезлек. Инкубация чоры – 3-6 көн.

@azatliqradiosi
Русия баскынлыгындагы Кырымнан «Хизб ут-Тәхрир» эше нигезендә уналты ел ярымга хөкем ителгән тхэквондо тренеры Теймур Абдуллаев Башкортстандагы колониядә штраф изоляторда аңын югалта башлаган, бөеренә һәм бәвел куыгына салкын тидергән.

Бу хакта аның әнисе Диляра ханым хәбәр иткән.

Тоткынның анасы моны улының колониядәге ШИЗОның салкын һәм дымлы камераларында утыруы белән бәйли.

Абдуллаев Башкортостанның Салават шәһәрендәге 2нче санлы төзәтү колониясендә утыра. Узган елның октябрь аена алынган мәгълүматларга караганда, Абдуллаев штраф изоляторында 870 көннән артык уздырган. 12 декабрьдә аны кабат 15 тәүлеккә ШИЗОга япканнар.

«Ул диварлары бозланган ике метрлы бүлмәдә утыра, анда нибары бер артсыз урындык кына. Ятак иртәнге биштән кичке унга кадәр диварга күтәреп куела һәм Теймур көне буена басып яки бетонлы идәндә утырып торырга тиеш, бу аның сәламәтлеген тагын да какшата», ди ана.

@azatliqradiosi
🔹Якшәмбе иртәсендә берничә Русия Телеграм каналлары Украина армиясенең Курски өлкәсендә һөҗүм башлавы турында хәбәр итте.

Украина гаскәрләренең һөҗүме Суджа районы үзәге ягыннан алып барыла, диелә.

Бәйсез расланган мәгълүматлары юк, чөнки бәрелешләр барганда тулы мәгълүмат алу кыен.

▪️ 2023 елның августында Украина гаскәрләре Курски өлкәсенең бер өлешен яулап алды. Соңрак бу җирләрнең якынча яртысы Русия контроленә кире кайтарылган, әмма Украина Суджа районы үзәген һәм якынча 500 квадрат километр җирне контрольдә тота.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
Азатлыкта узган елның иң популяр әңгәмәләре 🎤

2024 елда Азатлык радиосы сайтында иң күп укылган әңгәмәләрне тәкъдим итәбез. Тагын бер кат укып алыгыз, алар бүген дә кызык.

🗞 "Learn Tatar" каналы авторы: "Татар телен төрле милләтләргә танытасым килә" – 10 февраль

Telegram-да татар телен инглизчә өйрәтүче "Learn Tatar" каналы эшләп килә. Аның авторы Айгөл Әхмәтҗан Азатлыкка бу эш белән нигә шөгыльләнүе, инглизчә татар телен кемнәр өйрәнүе, үзенең татар теленә ничек кызыксыну уянуы турында сөйләде.

🗞 Фәнил Күзбәков: "Куркып яшәү — ул яшәү түгел" – 8 февраль

Баймакта булган вакыйгаларның кайтавазы дәвам итә. 6 гыйнвар Дөнья башкорт корылтае утырышында төрмәгә утыртылган активист Фаил Алсынов, протестлар һәм кырыклап җинаять эше ачылган баймаклылар язмышы мәсьәләсе күтәрелде. Профессор Фәнил Күзбәков утырышта булган хәлләрне сөйләде.

🗞 Сәгыйть Хәйри: "Элек гопниклар урамда иде, хәзер хакимияттә" – 14 май

Миңтимер Шәймиев беренче тапкыр Төркиягә килгәч, татар галиме Әхмәт Тимер белән ни турыда сөйләшкән һәм нәрсәдә килешмәгәннәр? Төркия дәүләтенә татарча радио асрау нигә кирәк? Төркиягә китүчеләр Ватанга кайтамы? Бу хакта Әнкарада 33 ел яшәгән журналист Сәгыйть Хәйри белән сөйләштек.

🗞 Айгөл Лайон: "Безнең азат булып яшәргә хакыбыз бар" – 11 апрель

Эстониядә Азат милләтләр лигасының гамәлгә кую конгрессы узды. Анда барлыгы 12 халык вәкиле катнашты. Шул исәптән башкортлар һәм татарлар. Җыенда башкорт активисты Айгөл Лайон рәислек итте. Ул конгресста яңгыраган фикерләрне һәм Баймактагы хәлләр турында сөйләгәнен җиткерде.

🗞 Фәридә Корбангалиева: "Русия хакимияте урыс булмаган халыкларны юкка чыгару сәясәтен алып бара" – 3 июль

Русия Украинага басып кергәннән бирле журналист Фәридә Корбангалиева Путин режимы кылган җинаятьләр турында курыкмыйча яза. Бу җавапсыз калмады, әлбәттә. Русия хакимияте аннан дошман ясады, террорчы һәм экстремист дип атады. Ул моны ничек кабул итте, тормышы ничек үзгәрде?

Барлык әңгәмәләрне безнең сайтта укыгыз.

@azatliqradiosi
2025/01/06 03:55:22
Back to Top
HTML Embed Code: