group-telegram.com/intertatgazeta/33234
Last Update:
Ркаил Зәйдулланың яшьләр иҗатында тема тарлыгы турындагы сүзе чыннан да урынлы, ләкин шул ук вакытта бу сүзләрне соңгы инстанция дип тә кабул итү дөрес булмас.
Иң башта аларның ни өчен урынлы икәненә төшеник: «Яңа исем» проектының икенче сезоны зур тамаша белән тәмамланды. Яшь иҗатчыларның әсәрләрен Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры артистлары укыды.
Ишетелгән шигырьләрнең 80 проценты мәхәббәт турында дисәк, ялгыш булмас. Алай гына да түгел, чарадан соң тәкъдим ителгән «Казансу» һәм «Чулман» альманахларында басылган 220 шигырьнең 82се (без санадык) нәрсә турында дип уйлыйсыз? Әлбәттә – мәхәббәт! Калганнары – туган җир, әни, яшьлек кебек темаларга язылган.
Тема тарлыгы, әлбәттә, бардыр, ләкин ни өчен бу сүзләр белән тулысынча килешеп булмавын да әйтергә кирәк. Язучылар Союзы рәисенең сүзләренә әйләнеп кайтыйк. Ул Такташның «Үтерелгән пәйгамбәр»ен искә ала. Аны яшьләргә мисал итеп китерә, шулай язарга кирәк дигән фикер үткәрә, әмма бүгенге яшьләр ни өчен алай яза алмаганы, язса да яшерергә, үзгәртергә мәҗбүр булуы хакында әйтергә кирәк...
ТУЛЫРАК: https://intertat.tatar/news/liliputlar-ilenda-yugalgan-gulliverlar-yana-isem-proekty-ham-yas-tatar-adabiyaty-torysy-5871177
BY Интертат: иң популяр татар сайты

Share with your friend now:
group-telegram.com/intertatgazeta/33234