group-telegram.com/tatnewstatar/6341
Last Update:
Кукмара районының Мәчкәрә авылында XVIII гасыр азагында төзелгән тарихи мәчеткә ярымай урнаштыру тантанасы булды.
Бу хакта ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты хәбәр итә.
Аллаһ йорты 1791-1793 елларда сәүдәгәр Габдулла Үтәмешев акчасына төзелгән. Ул төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты дип табылды һәм татар архитектурасының уникаль һәйкәле булып тора.
Узган гасырның 20нче елларында мәчетнең манарасын кисәләр. Бинаны ябалар, ә соңыннан авыл хуҗалыгы максатларында файдаланалар. Шуңа да карамастан, мәчет тарихи кыйммәтен бүгенге көннәргә кадәр саклаган.
Объектта реставрация эшләре 2022 елда башланды. Шушы вакыт эчендә бинаның нигезен ныгыту, таш диварлардагы ярыкларны бетерү (һ.б.) буенча авариягә каршы эшләр башкарылды.
ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин белдергәнчә, ике ел элек билгеләнгән максатларга ирешкәннәр.
Объектны яңадан торгызуга Мәчкәрә авылы имам-хатыйбы Мөнир хәзрәт Йосыпов зур өлеш керткән. Ул Аллаһ йортының тарихын өйрәнгән һәм мәдәният һәйкәленә җирле халыкның игътибарын юнәлткән.