💔Татарстан оешмаларына "Изге Вәли көне"нә багышлап чаралар үткәрмәскә киңәш иткәннәр.
"Битараф булмаучы гражданнар" моңа тискәре фикер белдерергә мөмкин, дип саныйлар республиканың мәдәният министрлыгында. Янәсе чараны үткәрмәүне сорап, мәдәният министры белән Татарстан президенты исеменә хатлар юллый башлаулары бар.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Русия хөкүмәте әзерләгән 2030 елга кадәр авыл агломерацияләрен үстерү планын тәнкыйтьләде.
Аныңча, бу Татарстан мәнфәгатен исәпкә алмый.
— Татарстанда 32 таяну пункты билгеләнгән. Аларның барысы да — район үзәкләре һәм барысы да төзекләндерелгән җирлекләр. Русия авыл хуҗалыгы төбәкләрнең башка ысулын кабул итмиме? Авыл хуҗалыгын саклау өчен район үзәкләрен түгел, башка урыннарны сайларга кирәк. Мисал өчен, районда 4-5 зур авылны сайларга була. Ни өчен сез Русия авыл хуҗалыгы министрлыгының фикере белән килештегез? — дип мөрәҗәгать итте ул Татарстан авыл хуҗалыгы министры урынбасары Марсель Мәхмүтовка.
Ә сез Марат әфәнде белән килешәсезме?
👉Тулырак безнең сайтта укыгыз.
#Татарстан #татарлар #авыл

Стәрлетамакта чүплек корылмасы төзүгә каршы 30 меңгә якын имза җыелган.
Чүплек эшкәртү корылмасында коммуналь калдыкларны яндырырга җыеналар ди активистлар.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан

"Авыллар бушап калачак". Татарстанда терлек саны 5%ка кимегән.
Терлек булмаса, авыл бетә, ди рәсмиләр.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Терлек булмаса, авыл бетә, ди рәсмиләр.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Милли активистлар ПАСЕдан Русияне — империя, ә милли республикаларны — колонияләр дип тануны сорый
Русиянең азчылык халыклары һәм милли республикалары исеменнән чыгыш ясаучы активистлар Европа шурасының парламент ассамблеясенә (ПАСЕ) мөрәҗәгать юллаган.
Алар хатларында Русияне — империя, ә андагы милли республикаларны "мөстәкыйльлекләрен тулысынча югалткан, рәхимсез колониаль сәясәткә дучар булган" җирләр дип тануны сорый.
Бу хакта мөрәҗәгатьне язган һәм имзалаган кешеләрнең берсе, элекке Советлар берлеге җирләрендәге алманнарның активисты Вячеслав Бодров (Редекоп) хәбәр итте.
Хат астында "Азат халыклар төркеме"нә керүче 12 активист имза калдырган.
Алар арасында үзләрен "Сөргендәге Татарстанның хөкүмәте" дип атаучы төркемнең рәисе Рәфис Кашапов, "Бердәм Көч" чечен милли-азатлык хәрәкәте җитәкчесе Җамбулат Сөләйманов, Ойрат-калмык конгрессы вәкиле Мария Очир-Горяева, ногай активисты Әнвәр Курманакаев, Дагыстан милли үзәге җитәкчесе Җабраил Мирзоев, "Азат Черкесия" милли-азатлык хәрәкәте лидеры Ибраһим Яганов бар.
Активистлар шулай ук Украинадагы сугышка милли республикалардан ирләрне күбрәк җибәрүләренә игътибар итүне, "милләтләргә азатлык һәм бәйсезлек хокукы бирелгәнгә кадәр" Русиягә каршы кертелгән чикләүләрне гамәлдән чыгармауны сорый.
Мөрәҗәгатьне 2024 ел ахырыннан бирле әзерләгәннәр. Ә хәзер "Ирекле халыклар төркеме" вәкилләре ПАСЕга җибәрелгән әлеге хат астында имзалар җыюын дәвам итә.
▪️"Азат халыклар төркеме" милли республикаларның вәкилләреннән, шулай ук Русиянең репрессиягә дучар ителгән һәм асаба халыклары вәкилләреннән 2024 елның ноябрендә оешты. Бу берләшмә үз халыкларының проблемнары турында халыкара оешмаларга җиткерүне максат итеп куя. Русияне деколонизацияләү проблемына дөньядагы башка илләрнең дә игътибарын җәлеп итәргә тели.

Хәрби комиссариатка күченүе турында хәбәр итмәүчеләрне 20 мең сумга кадәр штрафка тартмакчылар
Бу хактагы канун өлгесе Русия думасына кертелгән.
Әлеге вакытта алты айдан күбрәк вакытка яшәү урыныннан күчегеп китеп, бу хакта хәрби комиссариатка хәбәр итмәгән өчен 5 мең сумга кадәр штраф каралган.
Депутатлар өч айдан артыкка киткән очракта хәбәр итмәү өчен штраф күләмен 10-20 меңгә кадәр җиткерергә тәкъдим итә.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 14нче февраль. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹Журналист Фәридә Корбангалиеваның Казанда яшәүче әти-әнисенә куәт оешмалары вәкилләре килгән һәм кызлары турында сорау алган. Русия Чехиядә яшәүче Корбангалиеваны үзенә экстрадицияләргә тели.
🔹Русиянең Белгород, Воронеж һәм Ростов өлкәләрендә төнлә 50 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән дип хәбәр итә саклану министрлыгы. Зыян күргән кешеләр юк диелә.
🔹АКШ президенты Доналд Трамп бүген Русия, АКШ һәм Украина вәкилләре Мүнһенда иминлек конференциясендә очрашачак дип белдерде. Ә киләсе атнада, Трамп сүзләренчә, Украинадагы сугыш мәсьәләсе буенча очрашу Согуд Гарәбстанында да узачак.
🔹АКШ төрмәсеннән азат ителгән русияле Александр Винник Мәскәүгә кайтып җиткән — Винник АКШ төрмәсеннән Марк Фогельгә алмашу нәтиҗәсендә азат ителгән. АКШ ватандашы Фогель Русия төрмәсендә утыра иде, ул да бу атнада азат ителде һәм өенә кайтып китте.
🔹АКШның вице-президенты Дҗей Ди Вәнс Украина буенча сөйләшүләр шаккатыргыч нәтиҗәләргә китерәчәк дип белдерде. "Бу килешү күп кешене шок хәлендә калдырачак" диде ул.
🔹Русиядә чәчәк бәйләмнәренең бәясе 40%ка арткан. Хәзерге вакытта бер лалә чәчәге — якынча 160 сум, роза гөле 250 сум тора. 8 мартка бәһаләр тагын 20-25%ка кыйммәтләнергә мөмкин.
🔹Валюталар курсы: $ = 91.03 сум; € = 94.92 сум; ¥ = 12.34 сум
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.
👉Безнең сайтка кереп, үзегезгә ошаган язмаларны укыгыз. VPN кирәкми!

Азатлык Радиосы
Азатлык Радиосы — ничек бар, шулай
Азатлык Радиосы — Идел-Урал, көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыш Европа, Кавказ, Үзәк Азия һәм Якын Көнчыгыш төбәкләренә һәм халыкларына ирекле мәгълүмәт җиткерү хезмәте
Чернобыль АЭСындагы саркофагка бүген төнлә дрон килеп бәрелгән.
Әлеге саркофаг Чернобыль атом станциясенең җимерелгән дүртенче энергоблогын саклар өчен төзелгән. Саркофагка бәрелгән дрон турында Украина президенты Владимир Зеленский хәбәр итте, дронны Русия җибәргән диде. МАГАТЭ бу инцидентны раслады.
Дрон килеп бәрелгәннән соң янгын башланган, аны берничә минутта сүндергәннәр. МАГАТЭ саркофагның эчендә дә, аның тирәсендә дә радиация "нормаль һәм тотрыклы" дәрәҗәдә кала бирә дип белдерә.

Татарстанда Ураза һәм Корбан гаетләренең көннәре билгеләнде.
Быел Ураза гаете — 30 мартта, ә Корбан гаете 6 июньдә бәйрәм ителәчәк.
30 март якшәмбегә туры килә, шуңа күрә бәйрәм уңаеннан өстәмә ял көне булмаячак. Ә менә 6 июнь — җомга көн, ул көнне Татарстан халкы ял итәчәк.
Әлеге даталарны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов раслаган.

Башкортстанда мәхкәмә приставлары бурычлы кешеләрдән йөзләп машина тартып алып сугышка җибәргән.
Шулай ук башкортстаннардан кесә телефоннары, көймәләр, мопед, бензин пычкылары тартып алып фронтка җибәргәннәр. Нигездә исерек килеш машина йөртеп кабат тотылган кешеләрнең яки зур бурычлары булганнарның милкен тартып алулары әйтелә.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Шулай ук башкортстаннардан кесә телефоннары, көймәләр, мопед, бензин пычкылары тартып алып фронтка җибәргәннәр. Нигездә исерек килеш машина йөртеп кабат тотылган кешеләрнең яки зур бурычлары булганнарның милкен тартып алулары әйтелә.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Русия белән Украина һәлак булган хәрбиләрнең мәетләре белән алмашкан.
Ул хакта Русия ягы хәбәр итте.
Дума депутаты Шәмсәил Саралиев сүзләренчә, Русия — 45 мәетне, ә Украина 757 мәетне үзенә кайтарган.
Моңа кадәр соңгы шундый алмашу 24 гыйнварда булган иде. Ул вакытта да Русия ягы Украинага 757 украин хәрбиенең мәетен кайтарган, ә Украина Русиягә 49 мәетне тапшырган.
Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — шушы сугышның 1087нче көне.

Башкортстанда Хәбиров газ кертү белән мактана, Хәбибов сугышта катнашучылар гаиләләренә утын бирүне җиңеләйтергә куша
Башкортстан вице-премьеры, спорт министры Руслан Хәбибов Украинага каршы сугышучы хәрбиләрнең гаиләләренә утын сатып алуны җиңеләйтергә кушкан.
Урман хуҗалыгы министрлыгына агач сатып алуда ташламалар әзерләргә дә кушылган.
Нефть һәм газ табучы Башкортстанда йортларга газ кермәгәнме әллә?
Республика башлыгы Радий Хәбиров сүзләренчә, Башкортстанда 1,5 млн кешегә газ кертелгән. Әмма ул язган пост астында "бездә газ юк", "безгә кайчан кертеләчәк" дип сораучылар да күп. Зианчура, Илеш, Мәчетле районнары, Салават шәһәре тирәсендә яшәүчеләр газ сорап язды.
Мәсәлән, Алмира Вәлиева Илеш районы авылларына кайчан газ кертәсез инде дип сорый: "Авыллар бушап калуы сезгә файдалырак дигән хис кала. Хакимиятнең бер генә сәбәбе – финанс мөмкинлек юк. Финанс мөмкинлек булсын өчен тырышыгыз!" дип язган ул.
Илеш районы хакимияте башлыгы урынбасары Тимур Рамазанов районда җиде авыл газсыз, ләкин аларга газ кертү өчен әлегә акча каралмаган дип белдерде.
👉Кемгә утын, кемгә газ дигәндәй, мәкаләне кереп укып чыгыгыз.

Мәскәүнең Украинага һөҗүменә булышу өчен миллиардлаган сум акча түгүче Башкортстанда әле дә газсыз авыллар шактый. Зианчура, Илеш, Мәчетле районнары, Салават шәһәре тирәсендә яшәүчеләр газ кертүне сорый. Ләкин әлеге район-шәһәрләрнең хакимиятләре газ керү…
Русия юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлеген яңартты:
🔸"Пепел" басмасының баш мөхәррире Никита Парменов
🔸социолог Лев Гудков;
🔸журналист Сергей Ауслендер;
🔸 публицист Алексей Кунгуров;
🔸элекке дипломат Борис Бондарев.

Forwarded from Татарча видеолар😃👍🏼
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Татарлар ничек сөйләшә — 1 | Казан арты һәм Минзәлә яклары сөйләме
Татар теле — бик бай тел. Бу кыска видеода 2 сөйләмне тәкъдим итәбез. Видеоны тулысынча 👉 менә монда карагыз.
Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar