Telegram Group Search
Исеме: Куң фу панда
Чыгу елы: 2008
Жанр: мультфильм, гаиләви.
Дәвамы: 95 мин.
Тавышлау: бертавышлы (Булат Шәйми)

По исемле авыр гәүдәле, сугыша белмәгән панда гомере буе Куң фу остазы булырга хыяллана. Нәкъ менә "Ярсулы бишлекнең" кыю сугышчылары кебек. Ләкин Поның әтисе - каз, тәмле өй токмачы сатучы, кечкенә генә кафеның хуҗасы, улының ниятләренә шикләнеп карый. Уул Поны кирәкмәгән хыяллары турында онытып, әтисе кебек эшмәкәрлек белән шөгыльләнер дип уйлый.
Тик көннәрдән бер көнне Поның тормышы кинәт үзгәрә. Аҗдаһа сугышчысы булырга хыялланган, тик әшәкелеге өчен моннан мәхрүм ителгән явыз сугышчы Тай Луң (ак барыс) төрмәдән кача. Хәзер инде бөек Куң фу остазы Үгвәй шәһәр халкын яклап, аны үчле Тай Луңның ярсуыннан сакларлык чын Аҗдаһа сугышчысын сайлап алырга тиеш.

Кунг фу панда на татарском
Хәерле Яңа ел яллары белән, җәмәгать!

Күптән түгелге берничә кешенең мөрәҗәгате буенча шушындый мәкалә булдырасы иттек әле. Әгәр дә күптәннән үзегезне тәрҗемә һәм татар телендәге контент санын үстерү эшендә сынап карыйсыгыз килсә, тик кайдан башларга белмәгән булсагыз, менә сезгә бу озын, авыр юлны башлап җибәрү өчен сәбәп!

Әгәр дә мәкаләдәге киңәшләрне кулланырга тырышканнан соң берәр нәрсәгез килеп чыкмаса, хәбәр бирегез, ярдәм итәрбез һәм мәкаләне яхшыртырбыз!
Исеме: Кыргый бал
Чыгу елы: 2015
Жанр: драма, романтик
Дәвамы: 117 мин.
Тавышлау: икетавышлы (Газиз Фәттах, Фирүзә Хәбибуллина)

"Кыргый бал" фильмы яшь музыкант Барыш һәм аның сөйгән яры Фюсун тормышын тасвирлый. Үзенең иң зур мәхәббәтен мигъмарият бүлегендә укучы Барыш университетта очрата. Чибәр егетнең аңа гашыйк булып йөрүче бик күп кызлары булса да, Фюсунны күргәч, аның күңеле асты өскә килә. Мәхәббәт аның йөрәгенә давыл кебек килеп кереп, барлык шикләрен һәм икеләнүләрен юкка чыгара.

Дикий мёд (Delibal) на татарском.
Хәерле #индекич, җәмәгать!

Без монда сезне татар мохитенә тагын да катырак җәлеп итү өчен татар телендәге каналлар җыелган папка булдырдык. Өстәгез, бергә булыйк, бердәм булыйк!

https://www.group-telegram.com/addlist/татар_ниләре
Ә безнең тәрҗемәләрне көткән арада күңелсезләнеп утырмас өчен, татар ниләрендәге каналларга язылыгыз! 🇷🇺
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Күптән түгел генә татарчага тулысынча тәрҗемә ителгән уен чыкты. Менә бөтен җире татарча инде. Менюсы да, персонаж диалоглары да, яшерен, сез беркайчан да күрмиячәк текстлары да. Аны да без тәрҗемә иттек, әйе)) Компка Steam´нан йөкләп алып була.

⬇️⬇️⬇️

https://store.steampowered.com/app/2320570/Tamagoneko/


🎮🎮🎮 Исеме Tamagoneko

Уен турында интервью

⬇️⬇️⬇️

https://milliard.tatar/news/tatary-na-steam-kot-iz-igry-tamagoneko-zagovoril-na-tatarskom-5718
Татар телендә күбрәк контент карыйсыгыз килсә, төрле-төрле өземтәләр, яңалыклар, аудиокитаплар, җырлар, йолдызнамәләр, мемнар һ.б. җыелган папканы өстәргә киңәш итәбез! 🇷🇺

https://www.group-telegram.com/addlist/татар_ниләре
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
2024/10/02 20:37:25
Back to Top
HTML Embed Code: