group-telegram.com/azatliqradiosi/25540
Last Update:
Азатлык Радиосы өчен язган комментарында журналист Ринат Мөхәммәтов Русия мөфтиләр шурасы һәм шәхсән Гайнетдин мөфтигә каршы язылган әләкләргә карата фикерләре белән уртаклаша.
"Бәлки, Русия мөфтиләр шурасы, Русия мөселманнарының Диния нәзарәте — дәүләт белән берләшкән, әмма азмы-күпме мөстәкыйль булып кала алган соңгы шундый оешмадыр. Шулай да, Гайнетдин структурасының да вакыты чикләнгән булырга тиеш.
Хәер, ул үзе дә бар нәрсәне бик яхшы аңлыйдыр. Үзе дә 1937 елда булган "ЦДУМ эше" белән таныштыр. Алай гына да түгел: Сталинның ничек итеп режимга лояль булган мөфтиятне җимерү тарихын Гайнетдин оешмасында хәтта китаплар итеп бастырып та торалар.
Тик Русия мөфтиләр шурасы кебек оешмаларның иң зур фаҗигасе шул: алар яңа чынбарлыкка карата мөнәсәбәтләрен ахыргача формалаштыра алмыйлар. Алар һаман да тормыш кире үз җаена кайтыр дип өметләнә, чөнки хәзер бөтен нәрсәне ташлап китсәләр, чирек гасыр дәвамында җыелган мирасларыннан баш тартырга туры киләчәк. Ә китәселәре килми, чөнки хәлләр тынычланса, алга таба да "рухи идарәче" булып рәхәт кенә яшәргә мөмкин бит."
Тулысынча 👉 безнең сайтта укыгыз. VPN кирәкми.
#комментар
@azatliqradiosi
BY Azatlıq Radiosı
Share with your friend now:
group-telegram.com/azatliqradiosi/25540