Telegram Group Search
Ул сиңа шулай мәхәббәтен белдермәсә, нигә кирәк ул сиңа? Уйла🤔

Гашыйклар көне уңаеннан без TatNews Tatar белән бергә сезнең өчен татар шагыйрьләренең мәхәббәт турында иң матур цитаталарын җыйдык❤️
ИДЕЛ журналының февраль саны маркетплейсларда💌

OZON
WB
Яндекс Маркет
TM Shop
Мәхәббәт турында иң шәп китаплар подборкасы🤍

• Ли Роуз «Баскетбол чемпионов. Основы»
• Муса Җәлил «Моабит дәфтәрләре»
• Эрих Мария Ремарк «Триумфальная арка»
• Мөдәррис Әгъләмов «Еракка китеп кара»
• Дж. К. Роулинг «Дары смерти»
• Гэри Демонте Чепмен «5 языков любви»

Әсәрләр турында тулырак: idel.top
14 һәм 15 февральдә Татарстан Республикасы Милли музеенда һәм аның филиалы – Муса Җәлил музей-фатирында Герой шагыйрьнең тууына 119 ел тулу уңаеннан чаралар уза

• Беренче мәртәбә «Җәлил Казанда» җәяүле экскурсиясе узачак. Маршрут шәһәр үзәге буйлап Муса яшәгән, эшләгән һәм иҗат иткән нокталар аша уза.

• 15.00 сәгатьтә Муса Җәлилнең музей-фатирында балаларның патриотик проектлары старт ала.

• 8 яшьтән 11 яшькә кадәрге 7 катнашучы яшьтәшләре өчен Җәлилнең музей-фатиры буенча экскурсия үткәрәчәк.

Тулырак: idel.top
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Бүген Казанда «Подслушано в Рыбинске» сериалын тәкъдим иттеләр.

Без Рузил Минекаев белән очраштык һәм аралашып алдык. Тиздән контент көтегез!🤩
«Нәсел кайтавазы. Ашина мизгеле» спектакленә ике кешелек чакыру билеты бүләк итәбез!

Чара искиткеч тирмәдә үтә. Ул борынгы төрки чор үрнәгендә төзелгән. Тирмәдәге барлык элементлар да шул бөек чорны хәтерләтә.

Чара программасында: чәй, чәк-чәк, милли ризыклар (кумыс һәм казылык) авыз итү, борынгы төрки көнкүреш әйберләрен күрсәтеп, тирмә буенча экскурсия, татар телендә уйнала торган этно-спектакль.

Спектакль 22 февральдә 17:00 сәгатьтә Иске Татар бистәсендәге «Юрта» этнообъектында күрсәтеләчәк.

Шартлар мондый:
1. «Тамырлар», «ИДЕЛ», «Иптәшләр Татарлар», «Tatnews Tatar», «Интертат» каналларына язылырга
2. Постка реакция калдырырга
3. «Участвовать» төймәсенә басарга

Нәтиҗәләрен 20 февральдә 17:00 билгеләячәкбез. Уңышлар!
Муса Җәлил исемендәге премия лауреатлары билгеле

2025 елгы Муса Җәлил исемендәге Республика премиясенә 4 шәхес лаек дип табылган.

Лауреатлар турында — сайтта →idel.top
Март азагында Әлмәт шәһәрендә «КАРАШ» театраль лабораториясе кысаларында әзерләнгән 5 төрле спектакль күрсәтеләчәк, беләсездер…

Зөләйха Камалова «КАРАШ»та драматург буларак катнаша, «Хәтер суы» дип аталган әсәр яза — аны сәхнәгә Илнур Гарифулла куячак.

Әлеге спектакль Лениногорск районы, аның сулыклары, чишмәләре турында. Хәзер алар шул спектакль өчен төрле кешеләрдән мәгълүмат җыялар: тарих, ниндидер истәлекләр, чишмәләр һәм сулыклар белән бәйле риваятьләр.

Лениногорск якларыннан булган якыннарыгыз, кызыклы мәгълүматларыгыз булса, @zuleykhakamal га языгыз.
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Рузил Минекаевның татар телендә иң еш әйтә торган сүзе нинди?🤭

Бу көннәрдә Казанда «Подслушано в Рыбинске» сериалы презентациясе узды. Аны Рузил Минекаев үзе тәкъдим итте. Без актер белән очрашып, аңа татар телендә 10 сорау бирдек.

Ә сез Рузилгә нинди сорау бирер идегез?
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Бүген ИДЕЛдә кунакта Искәндәр Низамиев булды!

Кариев театры артисты белән әңгәмәне март санында көтегез😉
«Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенә эшләр кабул ителә

Бәйге номинацияләре: поэзия, проза, драма.

Гаризалар һәм әдәби әсәрләрне 2025 елның 30 сентябренә кадәр юллый аласыз, ди оештыручылар.

Тулырак: https://idel.top/news/novosti-tt/idelem-akcarlagy-ias-iazucylar-baigesena-eslar-kabul-itela
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Дилияр Борһанов балачактан калган гадәте турында сөйли👋
Театр тормышы белән якынрак танышкан саен, сәхнә артында күпме тылсым яшерелгәненә инанасың

Без театр серләрен өйрәнүне дәвам итеп, Тинчурин театрының бутафор цехында булдык. Спектакльдә актерлар куллана торган реквизитларны ясаучылар белән таныштык.

Лидия Скопа, Аня Губская, Наҗия Галимова белән бик кызыклы әңгәмә ИДЕЛ журналының февраль санында чыкты!
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
ИДЕЛ журналының март санында сезне бик харизмалы егет белән таныштырабыз🔥

Дилияр Борһанов — татар комигы, «Әйдә ШаяРТ» фестивале җиңүчесе һәм бик позитив кеше!
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
ФЕВРАЛЬ саны вендинг аппаратларында🪐

• «Төньяк вокзал» метро станциясе
• «Тукай мәйданы» метро станциясе
• «Горки» метро станциясе
• «Яшьлек» метро станциясе
• «Дубравная» метро станциясе
• «Сукно бистәсе» метро станциясе

• «Евроспар», Глушко ур., 16Г
• Агропромпарк, Аграр ур., 2
• «Евроспар», Ф.Әмирхан ур., 101В

• Министрлар кабинеты
• Г. М. Тукай ис. «Казан» аэропорты
2025/02/19 06:15:35
Back to Top
HTML Embed Code: