Telegram Group Search
Знаменитые_личности.pdf
7.3 MB
Азат Ахунов, Завдат Миннуллин: "Знаменитые личности: историко-биографический сборник. Дайджест".

В дайджест «Знаменитые личности» вошло одиннадцать очерков о персоналиях, которым были посвящены отдельные книги в рамках проекта «Шәхесләребез» («Знаменитые личности»). Предлагаемые вниманию читателей очерки – сжатое изложение этих книг. В то же время очерки самостоятельны, написаны на базе различных источников и находок. Историко-биографические статьи о знаменитых личностях написаны А. Ахуновым, образцы их трудов подготовлены З. Миннуллиным.
Книга предназначена для широкого круга читателей, интересующихся многовековой историей и культурой татарского народа.

@tatarkniga
Муса_Джалиль_в_документах.pdf
8.8 MB
Р. Ф. Исламов: "Муса Җәлил – документларда".

Бу җыентыкта шагыйрь, Советлар Союзы Герое (үлгәннән соң) һәм Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил (1906–1944) хакында документлар тупланды. Алар: төрле архивлардан һәм чыганаклардан җыйналган рәсми һәм шәхси хатлар, телеграммалар, автографлар, финанс мәсьәләләренә караган, әсирлек чоры, аклау, хәзерге заман, хосусый тормышына бәйле материаллар. Шулай ук аның тормышы һәм эшчәнлеге хроникасы, тулыландырылган яңа библиографиясе китерелә.

@tatarkniga
Ханиф_Хайруллин.pdf
3.9 MB
Хәйруллин Х.Г.: "Улларым, сез кайда?: повестьлар".

Әлеге китапка язучы Хәниф Хәйруллинның өч повесты туплап бирелә. «Улларым, сез кайда?» әсәрендә татар халкы узган авыр тормыш юлы, колхозлашу
чорлары, авыл кешеләренең сугыш китергән афәтләрне бергәләшеп күтәрүләре, улларын яу кырында югалткан ананың ачы язмышка дучар булуы, адәм балаларының нинди генә хәлләрдә дә кешелек сыйфатларын югалтмыйча яши алу үрнәкләре татар авылы кешеләренең намуслы тырыш хезмәтләре аша сурәтләнә.
«Киржаклар илендә» әсәрендә исә яшүсмер малай Илдарның әти-әниләре белән бергә Себергә сәяхәт кылуы, анда төрле мажаралы хәлләргә юлыгуы, серле тайга дөньясы мавыктыргыч бәян ителә.
«Канатлар талмасын» повестенда авыл тормышындагы яңарышлар, яңа шартларда җитәкчелек итү, яшь кадрларны — киләчәк кешеләрен тәрбияләп үстерү
проблемалары тасвирлана.
Хәниф Хәйруллин әсәрләре авыл кешеләренең тырыш хезмәтен, матур теләкомтылышларын һәм якты киләчәген тормышчан, ышандыргыч итеп сурәтләве
белән үзенә җәлеп итә.

@tatarkniga
2025/06/24 21:22:23
Back to Top
HTML Embed Code: