Telegram Group Search
кызлар, бер-беребезне үзебез сакламасак, безне тагын кем саклар?
бәхет аны эзләмәгәндә килә.
сине мең дә бер кеше белән алыштыра алсалар, син бу кешегә кирәкме икән?

кирәк түгелдер инде.
караңгылык булмаса, яктылыкның кадерен белмәс идек.
язмышларга кемнәр закон яза,
кемнәр аны куя гамәлгә?!
дәгъваларны ничек белдерергә
ялгыш узган тиле гомергә?
башка галәмдә...

синең йөрәгең беркайчан да яраланмаган,
якын кешеләр беркайчан да алдамый,
барысы да әйбәт тәрбияләнгән,
кызлар бер-берсен хөрмәт итә,
кешеләр саубуллашып китә,
синең һәрбер адымыңа ышаналар,
ул күзләр башкаларга карамый.
мин бүлешә белмим, бүлешергә теләмим дә, бүлешергә өйрәнәсем дә килми.

аңлашылдымы?
хисләр - шәп нәрсә.
ләкин максатларың турында да онытма.
үзеңне аңлый башларга вакыт.
айның иң йомшак кратерына сыенып, йокыга чумасым килә.
авылга кайтып, Әни кочагына сыенасы килә.
син иртәнге бишкә кадәр йоклап китә алмыйчан, интегеп ятканда, алар кая булган икән, кемнәргә елмайганнар икән?
мунчада уйларны да юып төшереп булса, шәп булыр иде.
нигә мин Казанда язны тулысынча сизмим?

ә авылда һавасы да язныкы.
мин барлык кешегә дә ошарга тиеш түгел бит инде.
кызлар турында егетләрдән сорама.
җәйгә дә күп калмаган икән бит.
син бу яратуга, чыннан да, лаек.
мин, беренче чиратта, үз-үземә гашыйк.
2025/01/07 07:41:37
Back to Top
HTML Embed Code: