ДУМ РФ татарча
Халыкара сәясәттә борылыш атнасы: мөфти Гайнетдин - рухи дипломатия йөзе Узган атна Россия тышкы сәясәтендә гарәп-мөселман юнәлешендәге берничә мөһим вакыйга белән истәлекле булды 12 февральдә Россия лидеры Владимир Путинның Сүрия гарәп республикасының күчеш…
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин җитәкчелегендәге делегациясенең Әбү-Даби каласында булган тагын бер очрашуы: Мөхәммәд ибне Зәйд исемендәге гуманитар фәннәр университетында
@DUMRF_TAT
@DUMRF_TAT
Коръәндәге хаталарны төзәтү мәсьәләсе
Муса Җаруллаһ Бигиев турындагы фәнни-биографик җыентыктан, автор – Айдар Хәйретдинов
1909 ел Муса әфәнденең язмышында аеруча мөһим вакыйгаларга бай булып чыга. Беренчедән, бу елның башында әле һаман да Казанда яшәгән Муса әфәнде «әл-Ислах» гәзитенең 18 гыйнварда чыккан «Иң лязем бер игълан» мәкаләсендә Коръән Кәримнең мәшһүр Казан басмаларында күпсанлы хәреф хаталары табуы турында игълан ясый.
Башта бу дәгъва Казан мөселманнарының ачуын чыгара, татар бистәләрендә гөрләп торган халык арасында төрле имеш-мимешләр йөри башлый, хәтта милли шагыйребез Габдулла әфәнде Тукай, Муса Бигиевне чеметтереп, сатирик шигырь дә язып өлгерә. Тавыш-гаугалар чыгырдан чыга башлап, халыкның тәмам фетнәләнүенә битараф калмаган Казан бае Мөхәммәтрәхим әфәнде Юнысов әлеге киеренке мәсьәләне мәйданга чыгарып хәл иттерү өчен Муса әфәндене һәм аңа каршы чыгучы танылган дин әһелләрен үзенең өендә дәгъват итеп, махсус гыйльми җыен үткәрергә тәкъдим итә. Чакырылганнар дәгъватны кабул итәләр.
...
Февральнең 7сендә үткәрелгән беренче мөзәкарә җыелышы башланганда гомуми саны 300дән артып киткән халыкның ярсып-кызып, Муса әфәнденең дәгъвасына карата гауга кубаруы ихтималын аңлаган могътәбәр дин әһелләре, бу чараның дилбегәсен җәһәт кенә үз кулларына алып, мәҗлес тәртипле-саллы сурәттә үткәрелсен өчен араларыннан рәис белән сәркатип билгелиләр.
...
Беренче җыелышның кызу мохиты һәм киеренкелеге Муса әфәндене «әл-Ислах» гәзитенең 18 февраль санында «Рәсме Коръән» исемле мәкалә бастырып чыгарырга этәрә. Шулай итеп, галим үзенең дәгъвасын һәм фикерләрен Юнысовлар йортының кысаларыннан иреккә чыгарып, киң күләм халык массаларына ирештерүен дәвам итә.
Февральнең 21ендә Юнысов йортында Муса әфәнде күтәргән мәсьәләгә багышланган икенче җыелыш үткәрелә. Яңадан кызу бәхәсләр куба, ахыр чиктә, Коръән язылышын, Госман Коръәненә туры китереп язуның дөреслеге һәм тиешлеге турында килешүгә ирешелә.
#Муса_Бигиев_150ел

Берләшергә һәм бергә эшләргә
19-20 февральдә Бәһрәйндә Ислам динендәге халыкларның үзара аралашу сорауларына кагылышлы конференция эшли
Чарада Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов катнаша.
Мәртәбәле җыен Бәһрәйн короле Хәмәд ибне Гайсә Әл Хәлиф һәм Мөселман аксакаллары шурасы химаясендә уза. Чарага төрле илләрдән 400дән артык атаклы шәхес килгән.
Конференция эшендә Әл-Әзһәрнең бөек имамы шәех Әхмәд әл-Тайиб, Малайзия премьер-министры Әнвәр Ибраһим, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль сәркатибе Хөсәин Ибраһим Тахи һәм Казахстан парламенты сенаты рәисе Мәүлән Ашимбаев бар.
Конференция барышында катнашучылар мөселман өммәтенең бердәмлегенә, проблемнарның уртак чишелешенә, Ислам дине әһелләре арасындагы мөнәсәбәтләрнең даимилегенә кагылышлы мәсьәләр буенча фикерләшә.
Профессор Дамир Мөхетдинов мөфти Гайнетдин исеменнән Бәһрәйн Корольлегенең Югары Ислам шурасы рәисе Абдурахман ибне Мөхәммәд ибне Рәшид Әл Хәлифкә сәлам һәм рәхмәт сүзләрен ирештерде

Профессор Дамир Мөхетдинов Россия-Америка сөйләшүләрен шәрехләде
Мәгълүм ки, агымдагы елның 18 февралендә Сәгуд Гарәбстаны башкаласы Әр-Рияд каласында соңгы 3 елда беренче тапкыр Россия һәм АКШ арасында сөйләшүләр узды
Әлһәмдүлилләһ, Изге Рамазан аена санаулы көннәр калганда Исламдагы ике изге урын - Мәккә белән Мәдинә илендә, Сәгуд Гарәбстанында озак вакытлы тәнәфестән соң беренче тапкыр Россия-Америка сөйләшүләре узды, алар дөньяның ике державасы — Россия һәм АКШ башлыкларының конструктив ихтыяры нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Глобаль каршылыкларны йомшарту, ныклы тынычлыкка ирешү һәм кешелек иминлеген тәэмин итү юлында беренче адымнар 3 дәүләт - Россия, Америка һәм Сәгудия байраклары фонында ясалды. Соңгысы мөселман шәһадәтнамәсе язылган яшел төстәге байрак. Без - мөселманнар өчен бу аерым бер яхшы билге. Без тынычлык, исәнлек, гаделлек һәм гакыллы дөнья төзелеше өчен догада, милли лидерыбыз Владимир Путинга уңышлар телибез!
Аллаһның рәхмәте белән моннан ике дистәгә якын ел элек безнең рухи лидерыбыз мөфти Гайнетдин Мәскәү Җәмигъ мәчетендә ике изге урынны саклаучы Король Сәлмән ибне Абдул-Азиз Әл-Сәгуд (ул вакытта варислы шаһзадә) кабул иткән иде, ул вакытта делегациядә хәзерге корольнең улы Мөхәммәд ибне Сәлмән (хәзерге вакытта варислы шаһзадә) дә бар иде. Шул очрашу нәтиҗәсендә сәгудлеләрдә безнең дәүләткә хөрмәтле караш уянды, Россиянең диннәр арасындагы тынычлык яклы ил икәнлегенә, дәүләтебезнең Ислам диненә ихтирамлы мөнәсәбәтле һәм дини кыйммәтләрне хөрмәт итүче ил булуына инандылар! Ышанам ки, ул очрашу Россияне хөрмәт итүдә һәм Әр-Риядның бүген үзара глобаль аңлашуга ирешергә әзер булуында мөһим роль уйнады.
Дамир Мөхетдинов, Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисенең беренче урынбасары

Профессор Дамир Мөхетдинов Россия-Америка сөйләшүләрен шәрехләде Мәгълүм ки, агымдагы елның 18 февралендә Сәгуд Гарәбстаны башкаласы Әр-Рияд каласында соңгы 3 елда беренче тапкыр Россия һәм АКШ арасында сөйләшүләр узды Әлһәмдүлилләһ, Изге Рамазан аена санаулы…
Дамир Мөхетдиновның алдагы язмасында телгә алынган очрашу фотосурәтләре килеп иреште:
2006 ел
Мәскәү Җәмигъ мәчетендә мөфти шәех Равил Гайнетдин белән Сәгуд Гарәпстаны короле (ул чагында - шаһзадә) Сәлмән ибне Абдул-Азиз Әл Сәгуд очрашкан көн.

Коръән нәсыйхәте
Халыклар төрлелеге турында:
يَا أَيُّهَا النَّاسُ إِنَّا خَلَقْنَاكُم مِّن ذَكَرٍ وَأُنثَى وَجَعَلْنَاكُمْ شُعُوبًا وَقَبَائِلَ لِتَعَارَفُوا إِنَّ أَكْرَمَكُمْ عِندَ اللَّهِ أَتْقَاكُمْ إِنَّ اللَّهَ عَلِيمٌ خَبِيرٌ
И кешеләр! Без сезне ир һәм хатыннан бар кылдык. Бер-берегезне белеп-таныр өчен халыклар һәм кабиләләр иттек. Аллаһ каршында иң хөрмәтлегез – иң тәкъва булучыгыз. Хакыйкатьтә, Аллаһ - Белүче, Хәбәрдар («Әл-Хүҗүрат» (бүлмәләр) сүрәсе, 13 а.).
Җомга көн мөбарәк булсын!

⚡Бүген җомга көнне Екатеринбург шәһәрендә
Ватанны саклаучылар истәлегенә рухи-мәгърифәтчел мөселман үзәге ачылды.
Ул мәшһүр галимебез Ризаетдин Фәхретдин исемен йөртә. Екатеринбургның Дружинин урамы, 4 нче йорт адресы буенча урнашкан.
Үзәк әлеге төбәк мөселманнары өчен мөһим мәдәни һәм дини объект.

⚡Бүген җомга көнне Екатеринбург шәһәрендә Ватанны саклаучылар истәлегенә рухи-мәгърифәтчел мөселман үзәге ачылды. Ул мәшһүр галимебез Ризаетдин Фәхретдин исемен йөртә. Екатеринбургның Дружинин урамы, 4 нче йорт адресы буенча урнашкан. Үзәк әлеге төбәк мөселманнары…
Екатеринбург шәһәрендә ачылган мөселман үзәге бер меңгә якын кешене сыйдырышлы.
Биредә гыйбадәт кылу мөмкинлегеннән тыш уку сыйныфлары, конференц-зал, күргәзмә мәйданчыгы, спорт уеннары почмагы, мәҗлесханә һәм кабул итү бүлмәсе бар.
Үзәктә "Ватанны саклаучылар истәлегенә" дини мөселман оешмасы эшчәнлек алып барачак, имам-хатыйб итеп Илгиз Аббязов билгеләнгән.

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мөфти Гайнетдин котлавы
23 февраль, 2025 ел
Кадерле ватандашлар!
Россия Федерациясе мөселманнарының диния идарәсе, идарәбезгә муафыйк булган дин әһелләре һәм шәхсән үз исемемнән бар россиялеләрне Ватанны саклаучылар көне белән ихластан котлыйм!
Бүгенге бәйрәм – Россия халкының мәдәни кодының аерылгысыз өлешенә әверелгән үзенчәлекле көн. Ата-бабаларыбызның батырлыгына сокланып, замандашларыбызның батырлыгына һәм каһарманлыгына хөрмәтләп, без дуслык, үзара ярдәмләшү, якыннарыбызны һәм Ватаныбызны ярату кебек мәңгелек кыйммәтләрне саклыйбыз һәм аларны балаларыбызга, оныкларыбызга тапшырабыз. Нәкъ менә шушы кыйммәтләр безгә һәртөрле авырлыкларга каршы торырга ярдәм итә, Россиянең тыныч күген саклап калу, дөреслекнең ялганны һәм яхшылыкның явызлыкны җиңүенә ирешү омтылышында халкыбызны берләштерә.
Без барыбыз да үз гомерләрен Ватанны саклауга багышлаган ватандашларыбызны тирән ихтирам белән хөрмәт итәбез һәм аларга сокланабыз. Бүгенге котлауларның төп адресатлары - махсус хәрби операциядә катнашучылар, хәрбиләр, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, шулай ук фронтта һәм тылда волонтерлар сыйфатында безнең сугышчыларга риясыз ярдәм күрсәтүчеләр һәм һәр яклап җиңүне якынайтучылар. Котлау кабул итүчеләр арасында Бөек Ватан сугышы ветераннары аерым урын алып тора, алар - Ватаныбызны фашизмнан йолып калган тере каһарманнар.
Гражданлык бурычы, Ватаныбыз һәм киләчәк буыннар язмышы турында кайгырту безне, аерым алганда, Россия тирәсендәге һәм гомумән, дөньядагы катлаулы процессларга, тулы җаваплылык белән карарга этәрә. Мин бар ватандашларымны үзара каршылыкларны калдырырга, аңлы һәм максатчан рәвештә җәмгыять бердәмлеген ныгыту өчен көч куярга, милли лидерыбыз тирәсендә берләшергә һәм аңа дөнья мәйданында Россия мәнфәгатьләрен якларга ярдәм итәргә чакырам.
Ватанны саклаучылар бәйрәмендә бар ватандашларыма чын күңелдән сәламәтлек һәм рух ныклыгы телим. Догаларымда
Аллаһы Раббыбыздан халкыбызны һәм яклаучыларыбызны
Үз ярдәменнән ташламавын, барыбызга да бердәмлек, тынычлык һәм бәхет-сәгадәт насыйп итүен сорыйм!
Баш мөфти
шәех Равил Гайнетдин,
Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисе