Бөгелмә районындагы бер бистәдә клуб түбәсен алып аткан. Каты җил көтелә якын арада, сак булыгыз. Сездә ничек соң анда хәлләр, гомуми күзлектән чыгып караганда?
Частный секторда эшләүче водоканал ремонтнигы белән сөйләшеп тордым. Олы абзый. Хәзер кешеләр бик дорфа ди. Безгә карата потребительское отношение ди. Совет заманында алай түгел иде ди. Безне якын итеп, өйләренә алып кереп, чәйләр эчертәләр иде, әле салып та бирәләр иде ди.
Сезнең шундый бәхетле танышларыгыз бармы, син аңа телефоннан берәр хәбәр җибәрәсең, ул сиңа 5-6 көннән җавап итеп берәр смайлик җибәрә.
Кичә супермаркетка кергән идем, моңарчы гел 48 сум булган бер әйбер 52 сум булып куйган. Вот так.
Мин бу гөнаһлар турында ни өчен сөйләдем? Сез бу гөнаһларны кешеләрдә эзләр өчен түгел, үзегездә эзләр өчен.
Җомга вәгазендә ишеткәннәрдән.
Җомга вәгазендә ишеткәннәрдән.
Дөнья җәйгә авышкан чак,
Килеп җитте Май ае,
Шушы май ялларында
Һәр кешенең үз җае.
Кемдер чаба бакчасына,
Кемдер авыл ягына,
Куба шәһәр, машиналар
Ташкын булып агыла.
Авылларда көтеп тора
Әби-бабай, туганнар,
Бәрәңгене утыртырга
Кайта, диеп оланнар.
Ә оланнар бик хәйләкәр,
Кирәк түгел авыр эш,
Аларның бит уйларында:
Шашлык, мунча һәм бәлеш.
Ял итәргә кайттык, диләр
Һәм саф һава суларга,
Аңлыйсызмы шуны диләр -
Ял кирәк бит кулларга.
Әби-бабай аптырашта,
Ну, бу шәһәр баласы,
Күңел ачу гына булсын
Нинди хәйлә табасы?
- Әйдә, хәзинә эзлибез,
Көтеп тора көрәкләр,
Саф һава ул менә шунда -
Җырлап тибәр йөрәкләр.
Утыртыла бәрәңгеләр,
Түтәлләр дә казыла,
Өй юыла, кер эленә,
Бар буыннар языла.
Эш тә бетә, шашлык пешә,
Ялт итә ул табыннан.
Әбиләре бәлешләрен
Оланкайлар сагынган.
Чыжлап торган мунчаларда
Эш беткәчтән хәл керә,
Бабай көлә, менә шулай
Авыл шифа, көч бирә.
Кәефләр дә күтәренке,
Туйдырган шашлыгы да,
Тагы кайсы туганнарның
Кушылыйк шатлыгына.
Бәрәңгеләрен утыртыйк,
Бакчалары биш гектар,
- Юк, инде кайтыйк шәһәргә,
Анда мөһим эшләр бар.
Май яллары менә шулай -
Майлы да ул, җайлы да,
Тик кояшы юмарт булсын,
Һәм килмәсен кайгылар!
Мирһади Разов
Килеп җитте Май ае,
Шушы май ялларында
Һәр кешенең үз җае.
Кемдер чаба бакчасына,
Кемдер авыл ягына,
Куба шәһәр, машиналар
Ташкын булып агыла.
Авылларда көтеп тора
Әби-бабай, туганнар,
Бәрәңгене утыртырга
Кайта, диеп оланнар.
Ә оланнар бик хәйләкәр,
Кирәк түгел авыр эш,
Аларның бит уйларында:
Шашлык, мунча һәм бәлеш.
Ял итәргә кайттык, диләр
Һәм саф һава суларга,
Аңлыйсызмы шуны диләр -
Ял кирәк бит кулларга.
Әби-бабай аптырашта,
Ну, бу шәһәр баласы,
Күңел ачу гына булсын
Нинди хәйлә табасы?
- Әйдә, хәзинә эзлибез,
Көтеп тора көрәкләр,
Саф һава ул менә шунда -
Җырлап тибәр йөрәкләр.
Утыртыла бәрәңгеләр,
Түтәлләр дә казыла,
Өй юыла, кер эленә,
Бар буыннар языла.
Эш тә бетә, шашлык пешә,
Ялт итә ул табыннан.
Әбиләре бәлешләрен
Оланкайлар сагынган.
Чыжлап торган мунчаларда
Эш беткәчтән хәл керә,
Бабай көлә, менә шулай
Авыл шифа, көч бирә.
Кәефләр дә күтәренке,
Туйдырган шашлыгы да,
Тагы кайсы туганнарның
Кушылыйк шатлыгына.
Бәрәңгеләрен утыртыйк,
Бакчалары биш гектар,
- Юк, инде кайтыйк шәһәргә,
Анда мөһим эшләр бар.
Май яллары менә шулай -
Майлы да ул, җайлы да,
Тик кояшы юмарт булсын,
Һәм килмәсен кайгылар!
Мирһади Разов