Бүген без, һөнәр үзләштереп, кулларына диплом алган Технология техникумы студентларын олы юлга озаттык.
Актаныш технология техникумы 50 еллык тарихы булган районыбызда бердәнбер һөнәри белем бирүче уку йорты. Техникумны тәмамлаган белгечләр районыбыз хуҗалыкларында гына түгел, барлыкөлкәдә дә хезмәт куя.
Бүгенге көндә Илебезнең тынычлыгы өчен көрәшкән егетләребезнең дә күбесе шушы уку йортындатәрбия алган чын ир-атлар. Дөньяларыбыз тынычланып исән-сау әйләнеп кайтырга язсын аларга.
Хөрмәтле студентлар, остазлар, ата-аналар! Сезне тагын бер кат ихлас күңелдән бәйрәм белән котлыйм. Ел да кабатланса да, һәр чыгарылыш өчен ул бердәнбер, кабатланмас, матур һәм кадерле мизгел ул. Үз – үзегезгә ышаныгыз, куелган бурычлар өстендә тырышып эшләгез, авырлыклар белән очрашканда төшенкелеккә бирелмәгез, ә иң мөһиме – кеше булып калыгыз һәм барысы да сезнең яхшы булачак!

Чыгарылыш бәйрәме ел саен килсә дә, мәктәп бусагасын атлап чыккан һәр кешегә кабатланмас мизгелләргә бай чара ул.
Бүген без 11 сыйныфны тәмамлаган 75 егет-кызны олы юлга озаттык. Киләчәкләре якты, яңа җиңүләргә, ачышларга һәм күңелле мизгелләргә бай булсын. Хәерле сәгатьттә!

Яшьләр көне уңаеннан районыбызның таянычы, киләчәге булган яшь гаиләләрне дә тәбрикләдек. Рәхмәт аларга!
Дорогие ветераны боевых действий Актанышского района! Примите мои искренние поздравления с важной памятной датой.
Первого июля мы отдаем дань глубочайшего уважения российским ветеранам, исполнявшим свой воинский долг в различных горячих точках и вооруженных конфликтах. Вас отличает непоколебимый дух, любовь к Родине и верность своим товарищам. Ваш богатый жизненный опыт имеет огромную ценность для подрастающего поколения. Пусть он служит образцом отваги для нынешних военнослужащих, участников специальной военной операции, и будущих защитников нашей страны!
Бүген без Илебез мәнфәгатьләрен яклап, үз гомерләрен биргән райондашларыбызны искә алабыз. Аларның батырлыклары безнең хәтерләрләдә мәңге сакланыр. Хөрмәтле ветераннар! Чын күңелдән сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет һәм тыныч күк йөзе телим!

Бүген урта мәктәпләрнең 2024-2025 уку елындагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясап, киләчәккә бурыч-максатлар билгеләдек.
Төп бурычларның берсе – сыйфатлы белем бирү. Киләчәктә дә укыту процессын камилләштереп, һәр баланың шәхесен һәрьяклап үстерү өчен шартлар тудырырга кирәк.
Төрле фән олимпиадаларында уңышларыбыз шактый, әмма бердәм дәүләт имтиханнарына игътибарны арттыру зарур. Моның өчен бездә мөмкинлекләр җитәрлек

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Мәхмүт улы белән хуҗалыкларда, якынлашып килгән урып-җыюга комбайннарның әзерлеген карадык. Дөресен әйтергә кирәк, бу мәсьәләгә төрлечә караучылар бар. Техникасын тулысы белән карап, әзерлек сызыгына бастырган механизаторларыбызга ихластан рәхмәт! Иң мөһиме - урып-җыюны хәвеф-хәтәрсез, исән-имин, югалтуларсыз җыеп чыгарга язсын. Комбайннарның күбесе, басудан басуга күчкәндә олы юлларга чыгарга мәҗбүр. Бар куркынычсызлык таләпләрен үтәп хәрәкәтләнү зарур.