group-telegram.com/DUMRF_TAT/2383
Create:
Last Update:
Last Update:
Пәйгамбәребез нәсыйхәте
Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вәссәлам тәэсирләндергеч һәм күләмле догалар кылырга яраткан, ул аларны үзенә бер тәвәккәллек белән кылган. Аллаһ Илчесе доганы 3 тапкыр кабатлап кыла торган булган.
إِذَا دَعَا أَحَدُکُمْ فَلَا يَقُلْ اللَّهُمَّ اغْفِرْ لِي إِنْ شِئْتَ وَلَکِنْ لِيَعْزِمْ الْمَسْأَلَةَ وَلْيُعَظِّمْ الرَّغْبَةَ فَإِنَّ اللَّهَ لَا يَتَعَاظَمُهُ شَيْئٌ أَعْطَاهُ
«Сезләрдән кем дә булса дога кылганда: “Ий Аллаһ! Теләсәң, мине гафу ит!” - дип әйтмәсен. Ышанычлы һәм кыю итеп сорасын. Аллаһка сезнең теләсә кайсы гозерегезне үтәү авыр түгел» (Мөслим «Сахих»ы, 4649).
Җомга көн мөбарәк булсын!
@DUMRF_TAT
BY ДУМ РФ татарча

Share with your friend now:
group-telegram.com/DUMRF_TAT/2383